Логотип
Дус-күршеләр

«Я беларус, размаўляю па-беларуску»*

Белоруслар – көнчыгыш славян халкы. Төс-биткə алар руслардан аерылмый диярлек. Ачык туры карашлары, ихлас елмаюлары аларны тагын да мөлаем итеп күрсəтə. Бүгенге көндə Татарстанда биш мең тирəсе белорус яши. Белорус күршелəрнең хəлен белик əле бу юлы.

Белоруслар  – көнчыгыш славян халкы. Төс-биткә алар руслардан аерылмый диярлек. Ачык туры карашлары, ихлас елмаюлары аларны тагын да мөлаем итеп күрсәтә. Бүгенге көндә Татарстанда биш мең тирәсе белорус яши. Белоруслар – хезмәт сөючән халык. Аларның тормыш рәвеше электән җир белән бәйле булган. Шуңа күрә бәрәңге – белорус халкында аерым әһәмияткә ия. Бәрәңгене аларның рәсми булмаган символы дип тә әйтергә була, диләр. Ел саен белорус селекционерлары бәрәңгенең яңа сортларын чыгарып тора, кеше башына ашалган бәрәңге буенча да белоруслар дөньяда беренче урында тора икән. 

Гореф-гадәтләр
Белорус халык традицияләрен халык һөнәрләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Алар белорусларның мәдәниятендә мөһим роль уйный. Чигү, чүлмәкчелек, лозоплетение кебек һөнәрләр аеруча игътибарга лаек. Соңгы елларда талантлы осталар кәрҗин үрү һөнәрен яңарта башлаганнар. Белорус кәрҗинен, башкалардан аермалы буларак, нигезенә ике аркылы боҗра куеп үрәләр. Шул рәвешле аның төбе дә, яннары да бергә үрелеп менә. 
Белорусларның заманча туйлары да төрле гореф-гадәт, йолалар белән баетылган. Алар әле дә әби-бабаларыннан килгән гадәтләргә тугры калалар, туйга әзерлек алып барудан алып туйдан соңгы ритуалларга  кадәр саклап яшиләр. Яшьләргә бәхетле тормыш вәгъдә итүче бер матур гадәт – кәләшнең чәчәк һәм җиләкләрдән үргән такыя киюе бугенге көндә дә сакланган әле. Кәләшнең  киявенә атап тегелгән никах күлмәгенә яман күзләрдән саклый торган төрле билгеләр, тамгалар салына. Гаилә дус, тату, бәхетле яшәсен өчен кияү туй көнне шул күлмәкне кияргә тиеш икән. 

Бәйрәмнәр
Белорусларның күпчелеге православ христианнар һәм католиклар. Шуңа күрә әлеге халыкта ике юнәлештәге дини бәйрәмнәрне дә билгеләп үтү күзәтелә. Шуларның иң зурысы – Раштуа. 25 гыйнварда аны католиклар билгеләп үтә, ә 7 гыйнвар көнне православ христианнар бәйрәм итә. Пасха да шулай ук хөрмәт иткән бәйрәмнәренең берсе. Халыкчан бәйрәмнәрне дә яратып уздыра белоруслар. Май чабу, Купалье, Коляда, Дажынкi. Гукянне вясны бәйрәме дә үз асылына кайта башлаган. Ул да, май чабу кебек, язны чакыруга нигезләнгән бәйрәм. Аның төп символы – ләкләк (аист). Агачка төрле төстәге тасмалар эләләр, кош рәсемнәре белән бизиләр, камырдан да кошлар ясап пешерәләр. Язны кызлар җырлап чакыра башлый. Җырның һәр куплеты азагында «гу-у-у-у» дип кычкыралар. «Гукянне вясны» бәйрәме исемен әнә шул аваздан алган.  
Белорусларда Купалье бәйрәме аеруча әһәмияткә ия. Аны Раштуа белән дә бер рәткә куялар хәтта. Гомуммән, татарлар өчен Сабантуй булса, белоруслар өчен Купалье бәйрәме якын икән. Әлеге бәйрәмне 6 нчы июльдән 7 нче июль төненә уздыралар. Бу – иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Аның тамырлары мәҗүсилек динен тоткан гасырга барып тоташа. Купальены кояшка, җирнең муллыгына багышлап, аның нигъмәтләре, юмартлыгы өчен рәхмәт йөзеннән үткәргәннәр. Христианлык дине киң таралыш алгач, Иоанн Креститель туган көненә туры китереп «Иван Купала» көне буларак кереп калган. Шуның белән бәйрәмгә бәйле гореф-гадәтләр дә бераз үзгәрә: ут һәм су ярдәмендә чистарыну кебек кабул ителә. Бәйрәм вакытында кызлар-егетләр ут аша сикерәләр, су коеналар. Легенда буенча, бу төнне барлык үсемлекләр дә шифа көченә ия була. Кызлар бу көнне төрле үләннәр, чәчәкләрне җыеп, аларны чиркәүдә «яктырталар». Аннары ел дәвамында шул үләннәр белән дәваланалар икән. Купальеның төп атрибуты – учак. Аны хәстәрләү белән ирләр шөгыльләнгән. Халыктан кирәкмәгән әйберләр, иске киемнәрне җыеп шул утта яндырганнар. Папоротник чәчәген эзләү – Купалье төненең тагын бер йоласы. Имеш, әлеге үсемлекнең чәчәк атканын күрсәң, бәхетле озын гомер кичерәчәксең, хайваннар, кошлар телен аңлый башлыйсың...

Милли аш-су
 Белорусларның кухнясы гади һәм файдалы. Аның нигезен угычтан чыгарган бәрәңгедән пешергән ризыклар тәшкил итә. Белолруслар һәрвакыт яшелчәгә, гөмбәгә, сезонлы җиләк-җимешкә өстенлек бирәләр. Бу аларның ватаннары урнашкан җирлек табигате үзенчәлегенә бәйле. Электән үк урман биргән нигъмәтләрдән оста файдаланганнар, шуларны җыю белән шөгыльләнгәннәр. Компот, морс кебек эчемлекләр дә еш кулланыла. Алар элек баллы ризыкларны да алыштырган хәтта. Ит ризыклары гадәттә дуңгыз итеннән пешерелә. Белоруслар ризыкка сакчыл, тыйнак мөнәсәбәттә. 
Безнең татар бәлешен күргән белорус милләте вәкилләре: «Бу курник бит!» – дип әйтер иде. Аларда да бәлеш сыман ит белән суганнан пешергән ризык әзерләргә яраталар. Белорусларда танылган тагын бер сый – салкын чөгендер ашы – «свекольник». Аны яшелчәләр турап әзерлиләр. Нигезен кызыл чөгендер тәшкил итә. Каймак белән болгатып, кирәгенчә сыеклар өчен бераз су өстиләр. Кайвакыт табынга биргәндә боз да салалар. Чын «свекольник» салкын булырга тиеш!
Белорус халкының милли аш-суы дигәндә, күпләр иң элек драники ризыгын атар. Драникины теләсә кайсы көнне, иртәнге ашка да, кич тә пешерергә була. Аның рецептлары бик күп. Ләкин нигезендә һәрвакыт угычтан чыгарган бәрәңге ята. Бәрәңге янына он, тоз, бераз сода салалар да майлы табада кыздыралар. Өстәлгә каймак белән бергә чыгаралар. 

Милли кием
Белорусларның ике төрле костюмы бар. Берсе аның дворяннар катламына карый, «шляхский» дип атала. Икенче төр костюм гадирәк, халыкчанрак. Ул халыкның көнкүрешенә туры китереп тегелгән.
Белорусларның милли киемендә ике төс өстенлек итә: ак һәм кызыл. Ак төс чисталык билгесе булса, кызыл төс – кояш һәм тормыш төсе. Кызыл төс күз тиюдән, төрле начар көчләрдән саклый дип санала. Шуңа күрә белорус костюмнары һәрвакыт кызыл төсле чигелешле. 
Хатын-кызлар киеме берничә элементтан тора: күлмәк, итәк, корсет, алъяпкыч. Баш киеме хатын-кызның статусына бәйле: яшь кызларның башында такыя, яулык, кубак булса, ә тормышка чыккан хатыннар наметка (зур киң яулык),  каптури (ярымтүгәрәк башлык) кигәннәр. 
Ирләр киеме күлмәк, штан, жилет, пиджак, сөртектән гыйбарәт. Билбау – ирләр киеменең төп элементы санала. Слуцк шәһәрендә кулдан тегелгән билбаулар үз вакытында читтән кайтарыла торган билбауларны алыштырган. Бу үзенчәлекле кул эше үрнәге Белоруссиянең горурлыгы саналган. Алар ефәк, алтын, көмеш җепләрдән 2–4,5 метр озынлыкта тегелгәннәр. 

Җыен урыны
Татарстанда белорусларның мәдәниятен саклап килүче бер матур урын Югары Ослан районы Печищи бистәсендә урнашкан. Бу – шагыйрь Янка Купала музее. СНГ халыклары җыенына килгән Белоруссия президенты Александр Лукашенко, музей хезмәткәрләре күргәзмәсендә булганнан соң: «Бу музей гына түгел, Татарстан җирлегендә белорус халкы мәдәнияте почмагы бит», – дип әйткән. «Татарстанда бик күп милләт халыклары яши, ләкин белоруслар гына мондый музей белән мактана ала», – ди аның директоры Римма Абызова.
Римма ханым мәктәптә укытучы булып эшләгәннән соң тәкъдим ителгән әлеге вазыйфага элек бармак аша гына караса да, хәзер җаны-тәне белән шагыйрь Янка Купала музеена, белорус халкы йолаларына кереп киткән. Аның ике кызы – «Ружек ветка» (роза чәчәге) исемле белорус дуэты солистлары. Печищи авылында уза торган барлык милли чараларда, җыеннарда, бәйрәмнәрдә халык җырларын тере тавыш белән башкаралар. Югары Ослан районы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ольга Бутенко оештырып җибәргән дуэт хәзер дә эшен дәвам итә. Ә Ольга ханым башка балалар белән шөгыльләнә, яңа буынга белорус җырларын да, башка халык җырларын да өйрәтә. Үзе дә музей оештырган барлык чараларда катнаша. 
Чыннан да, музейда буыннар алмашы күзәтелү – күңелле күренеш. Шагыйрь Янка Купала иҗаты белән танышып, аның шигырьләрен сөйләп, пьесаларын сәхнәләштереп үсә монда йөрүче балалар. Музейның ишеге барлык дусларына да, Татарстанда яшәүче белорус халкына да һәрвакыт ачык. Юкка гына милли бәйрәмнәрдә катнашырга дип Татарстанда Белорус халкы оешмасы әгъзалары да Печищига юл алмыйдыр. Туган җирләренең традицияләрен саклап яшәүче урын ул – музей. 
Янка Купаланы Белорусларның икенче Пушкины дип атыйлар. Бөек Ватан сугышы башлангач, белорус халкының бөек шагыйре эвакуацияләнеп Казанга җибәрелә. Эшелонга эләгә алмыйча, үз юлы белән безнең якларга килергә чыккан шагыйрь Печищи авылына җиткәч күкрәк тутырып Идел һавасын сулый. Он тарту заводы директоры, шагыйрьнең паромга утыру өчен чиратта торганын ишетеп, аны үзе янына чакыра, хөрмәт күрсәтә. Шәһәргә китәргә ашкынып тормаган Янка Купала директор тәкъдименә каршы килми, Печищида калырга була... Хәзер шагыйрь яшәгән фатирда музей урнашкан. 
Иван Купала бәйрәме дә монда билгеләп үтелә. Бу бәйрәм – шагыйрьнең күңеленә аеруча якын бәйрәмнәренең берсе. Музей хезмәткәрләре аны элеккеге традицияләргә нигезләнеп, нәкъ шагыйрь яратканча халыкчан итеп үткәрергә тырышалар. Белорус милләтеннән булган кунаклар, музейның дуслары җыела ул кичне Печищига. Бәйрәмдә һәрвакыт тере тавыш, музыка яңгырый. Ел саен кунаклар саны да арта, ди директоры Римма Абызова. 
25 декабрь көнне католиклар Раштуасына да Татарстанда яшәүче белорус халкы монда җыела, төрле йолаларны күрсәтәләр, бергәләп бәйрәм итәләр, спектакльдән өзекләр куялар.

* "Мин – белорус, белорусча сөйләшәм"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар