Логотип
Дус-күршеләр

Мон – мокшан, кортан мокшень кяльсо

Дөньядагы иң җырчы халык – мордвалардыр, мөгаен. Бәйрәмгә дә алар табын артында сыйланыр өчен дип түгел, җырлар өчен дип җыела.

Татарстанда 30 меңгә якын мордва яши. Халык саны буенча, татар, рус, чуаш һәм удмуртлардан кала, алар бишенче урында. Әле XX гасыр урталарына кадәр мордва дигән милләт булмаган. Мукшы һәм эрзя дип аталып йөртелүче ике халыкны 1930 нчы елларда – Мордва Республикасы оешкан чорда бер терминга берләштереп, мордва милләте дип атап йөртә башлыйлар. Бер үк милләт булып саналсалар да, алар икесе ике төрле телдә сөйләшә, әдәбиятлары, мәдәниятләре дә үзгә. Бер-берсеннән хәтта киемнәре белән дә аерылып торалар. Шунысы кызык, башка халыклар аларны мордва дип атап йөртсә дә, алар үзләрен кайсы төркемгән керүләренә карап, мукшы һәм эрзя ди. Антропологик тикшеренүләр дә бу ике төркемнең аерым тамырлары булуын күрсәтә. Узган гасырларга кадәр генә һәр ике төркем үзен аерым милләт санаган, катнаш никахлар хупланмаган. Алар хәтта йөзгә-биткә дә төрле. Мукшылар – нык бәдәнле, каракучкыл түгәрәк йөзле, төрки халыклар белән охшашлыклары күбрәк. Эрзялар, киресенчә, нәзек-зифалар, йөз-битләре белән европалыларга тартымнар. Аерымлыклары булса да, берләштерүче сыйфатлары да аз түгел. Барыннан да бигрәк кунакчыллык, эш сөючәнлек, тырышлык берләштерә аларны.

Урюм авылы

Бу юлы сәфәребез – Тәтеш районы Урюм авылына – мордва дусларыбыз яшәгән төбәккә. Язма чыганакларда Урюм авылының тарихы XVII гасыр урталарыннан башлана. Сигез тегермәнле, берничә кибетле зур авыл булган ул кайчандыр. Өлкәннәр сөйләвенчә, Рязань өлкәсеннән күченгән 17 гаилә нигез сала аңа. Урынны бик белеп сайлаганнар – якында гына Идел елгасы, өсләренә урман аварга тора. Аңынчы монда болгар кабиләләре яшәгән, бу хакта борынгы мөселман каберлекләре һәм 1325 ел белән билгеләнгән болгар кабер ташы сөйли.

1862 елда авылда Никольское чиркәве ачылып, 1872 елдан дини белем бирүче чиркәү мәктәбе эшли башлый. 1912 елда земский мәктәбе төзелә. Ә 1974 нче елда Урюм урта мәктәбе укучылары яңа уку елын өр-яңа мәктәптә башлап җибәрә. Ләкин бу бина тузып, капиталь төзекләндерү таләп ителгәч, укучыларны һәм укытучыларны күршедәге Пролей-Каша авылындагы мәктәпкә күчерәләр.

Тәтеш районында мордва авыллары алтау. Бишесе мукшыларныкы, берсендә эрзялар яши. Ләкин безне Урюмдагы атаклы «Умарина» ансамбле дә кызыксындыра. 50 еллап эшләп килүче милли фольклор ансамбле белән һәр авыл да мактана алмый. 1971 елны оеша әлеге коллектив. Колхозның алдынгы сыер савучылары башлап җибәрә аны. Шуннан бирле инде ансамбльдә ике состав алышынган. Дүртенче состав булып балалар үсеп килә. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – Елена Карпова. 2003 елны коллективка халык ансамбле статусы бирелә. Мордваларны җырчы халык дип әйтсәң дә була!. Алардагы тавыш, алардагы аһәң! Бернинди музыка бизәлешсез, уен коралсыз башкарылган бу җырларны үзеңә ишетергә кирәк.

Халыкның көнкүреше

Мордвалар менә дигән игенчеләр, балыкчылар, умартачылар, балта осталары, аучылар. Урюмныкылар да элек-электән урман эше һәм балык тоту белән шөгыльләнгән. Авылда өч балык тоту станы бар, һәр станда берничә бригада эшли. Арба-чана ясаучылары белән дә данлыклы бу яклар. Авыл бүген дә нык-таза тормыш белән яши. Сөрелми калган буш җирләр юк. Фермерларның барысы да – шушы авыл кешеләре.

Ике катлы таш клубка узып, икенче катка – китапханә һәм музей бүлмәләренә күтәреләбез. Менә кайда ул борынгы байлык! Китапханәче Тамара Михайловна Куркова, йорт саен йөреп, чормалардан, тузанлы келәтләрдән бөртекләп җыйган экспонатлар болар. «Ярый әле өлгереп калдык, хәзер берсен дә таба алмас идек», – ди ул. Киле, гөбе, бишек, чигүле сөлгеләр, итек басу, чабата каю кораллары, элеккеге кием үрнәкләре, борынгы акчалар, фотосурәтләр... «Монысы туку станогы. Хуҗасыннан бер машина утынга сатып алдык аны. Ә бу келәмгә инде йөз елдан да артыграктыр», – дип, музей белән таныштыра безне мөдир. Тамара Михайловна – рус милләтеннән булса да, авылның тарихын, авылдашларының борынгы гореф-гадәтләрен барлап, өйрәнеп, киләчәк буыннарга тапшыру өчен тырышып йөрүче тынгысыз зат. 1984 елда – китапханәгә эшкә килгәннән алып бүгенгәчә мордваларның мәдәнияте үзәгендә ул.

Милли киемнәр

Өйдә тукылган ак җитеннән тегелеп, мулдан чигеп бизәлгән күлмәкләр мордва хатын-кызының уңганлыгын гына түгел, аның байлыгын да күрсәткән. Бик кыйммәт торган мондый кием-салым. Бер күлмәк бәясенә бер сыер алырга мөмкин булган хәтта. Мордваларның борынгы көндәлек киеме туниканы хәтерләткән күлмәктән (панар) һәм чалбардан гыйбарәт. Панар өстеннән хатын-кызлар киездән тегелгән киң билбау бәйләгән. Мул итеп чигелгән, итәгенә чуклар, сәйләннәр, кыңгыраулар тагылган бу билбау хуҗасының дәрәҗәсен, байлыгын, кайсы нәселдән булуын да күрсәткән.

Төркиләргә генә түгел, фин-угор халыкларының да күпчелегенә хас булган көмеш тәңкәле изүләр, хәситәләр урынына мордвалар төрле ташлардан, балык сөякләреннән тезелгән мәрҗәннәрне (эрьгонят) яратарак төшкән. Алар никадәр күбрәк булса, шулкадәр күркәмрәк саналган.

Чигелгән алъяпкычлар исә, милли костюмның бер өлеше буларак, шактый соңрак керә әле. Эш киеме генә түгел, бәйрәм киеменең дә бер бизәгенә әйләнә ул.

Баш киемнәре дә хатын-кызның яшен һәм социаль статусын белдергән. Биек итеп тегелгән һәм так сандагы катлаулы чигеш белән бизәлгән баш киеме панго эрзяларда да, мукшыларда да бар. Бәйрәмгә киелә торганнары комач тукыма һәм алтын җепләр белән бизәп тегелгән. Пангоның ике чигәсенә кыңгыраулар тагылган. Бездәге «татар кызын башта ишетәсең, аннары гына күрәсең», дигән гыйбарә аларда да бар. «Мордва кызларының килүе әллә каян ишетелеп торган», – диләр. Яшь кызлар исә башларына такыя кигән.

Мордва хатын-кызы имән кебек – җирдә нык басып торырга, күп итеп сәламәт балалар табарга тиеш булган. Тулы гәүдәле, алсу битле хатын-кызлар чибәр саналган. Аяклары агачтай нык һәм юан күренсен өчен, алар балтырларына кат-кат итеп чолгау чорнаганнар, аның өстеннән ыспай итеп үрелгән чабата кигәннәр. Ул чолгауны тигез дә, матур да итеп чорный белү үзе бер сәнгать саналган.

Милли йолалар

Мукшылар да, эрзялар да христиан динендә. Ләкин кайчандыр мәҗүси динендә булулары көнкүреш йолаларында барыбер чагылып киткәли әле. Урманга җиләк-гөмбәгә барасы булса, бүген дә урман иясе Вирьавадан рөхсәт сорыйлар. Җиләк җыеп чишмә буена хәл алырга утыргач, үзең алып килгән сый белән сыйланырга аны да чакырганнар. Югыйсә урман иясе үпкәләр, икенче юлы килгәндә җиләкле, гөмбәле урыннарын яшерер. Су иясе – Ведьава, басу иясе – Пексэава, мунча иясе – Баняава... Ияләр – бары тик хатын-кыз затыннан гына. Йорт-хуҗалыкны исә Кудюртава саклый. Йортны озакка калдырып киткәндә, аңа эндәшеп, өйне хәвеф-хәтәрдән саклавын үтенәләр.

Валда шинясь – мордваларның мәҗүсилек чорыннан ук килгән борынгы бәйрәмнәре. Көн белән төн тигезләнгән көнне – 21 июньдә үткәрәләр аны. Бөтен тирә-яктан дус-туганнар җыела. Бүген ул милли фольклор бәйрәме рәвешендә уздырылса да, борынгы чорларда бу көнне мордвалар үзләренең изге агачларына килеп, Илаһка табынганнар, сәламәтлек һәм уңыш сорап, күмәк дога кылганнар. «Валда шинясь» хәзер республика күләмендә зурлап бәйрәм ителә, мордвалар гына түгел, Татарстанда яшәүче барлык милләт вәкилләре дә катнаша анда.

Дини бәйрәмнәрдән булган Троицаны да мордвалар үзенчәлекле итеп уздыра. Кичтән урманга өрәңге ботакларына баралар. Аларда бу «каенга бару» дип атала. Ләкин каенны сындырырга ярамый, ул изге һәм файдалы агач. Иртәдән авылның бер көчле, таза ирен шушы өрәңге ботаклары белән бизиләр. Аю – «овто» бизәү дип атала бу йола. Һәр йортта капка алдына табын корыла, «овто» урам буенча узып, һәр өйдә тукталып котларга һәм сыйланырга тиеш. Бу гадәт авылда бүген дә яши. Кайчагында «аю» итеп хатын-кызларны да киендерәләр.

«Масинце» – май чабу бәйрәме дә ел буена көтеп алынган иң күңелле көннәрнең берсе. Бу көнне яшьләр, баш иеп, өлкәннәрдән гафу сорый. Ел буена җыелып килгән үпкә һәм ачулардан арына, күңелен сафландыра торган көн ул.

Бала туып, кырык көн үткәч, бәби туе – «кистеният» яки, чамасына карап, «сюкоронь кандома» уздырыла. «Кистеният»кә кунаклар парлап чакырыла, ә «сюкоронь кандома»га хатын-кызлар гына килә. Бәйрәмнең мөһим атрибуты – һәр кунак өч түгәрәк күмәч алып килергә тиеш. Бу йола авылларда бүген дә үтәлә.

Сыер бозаулаган көн дә бәйрәм. Ул көн «топэнь ознема» дип йөртелә. Туганнар, күршеләр җыелып, угыз сөтеннән пешерелгән «топэ»дан авыз итә.

Туйлар

Бездәге шикелле, мордваларда да яучылау, димләү йоласы булган. Уллары үсеп җиткән әти-әниләр тирә-юньнән уңган-булган кыз күзләгәннәр. Бай нәсел баласын алырга тырышканнар. Күп очракта яшьләр бер-берсе белән беренче тапкыр фәкать туйда гына очрашкан.

Иртәгә туй була дигән көнне кыз өендә сандык тутыру йоласы башкарылган. Кызның туганнары, дусларыннан тыш, егетнең әтисе дә катнашкан анда. Сандыкка савыт, ике кашык, ипи, икона, чигүле сөлгеләр, бүләкләр, кызның киемнәрен тутырганнар. Булачак кайната исә акча салган.

Икенче көнне инде кызны егет өенә озатканнар. Кияү үзе бу эштә катнашмаган. Аның ягыннан өлкән яшьтәге бер хатын-кыз – өлкән кодача башкарган аны. Йөзенә төшереп шәл ябынган кызны өйдән елатып алып чыкканнар. Ул булачак иренең өенә башын иеп, елап килеп кергән. Туйдан соң «Прень кеподема» дигән йола башкарылган. «Баш күтәрү» дип тәрҗемә ителә ул. Кызны кияү йортына алып килгән кодача яшь кәләшнең толымнарын үреп, кияүдәге хатыннар гына кия торган баш киеме – шешере астына яшергән. Шушы көннән соң аңа инде толымнарын читләргә күрсәтеп йөрү тыелган.

Милли аш-су

Терлекчелек, яшелчәчелек, балыкчылык белән шөгыльләнгән мордваларның милли аш-суларында да итле һәм яшелчәле, балыктан әзерләнгән ризыклар өстенлек итә. Умартачылар буларак, бәйрәм табыннарында балдан әчетеп ясалган эчемлекләр, боза (квас) куела. Иң яратып әзерләгән, бер генә бәйрәмне дә аннан башка уздырмый торган нинди ризыкны атар идегез, дигән соравыбызга, урюмлылар крахмалдан әзерләнгән токмачны атады. «Крахмалэнь лапшат» дип аталган әлеге тәгамне әзерләве кыен түгел. Моның өчен 200 г бәрәңге крахмалы, 400 г сөт, 2 йомырка, 100 г үсемлек мае, 100 г атланмай, тоз гына кирәк. Сөткә йомырка сытып, тәменчә тоз салып, крахмал белән коймак камыры кебек куелыкта камыр изелә. Көнбагыш мае тамызылган майлы табада шушы камырдан юка гына итеп беленнәр пешерелә. Суынган беленне ярты сантиметр калынлыгындагы тар гына озынча тасмаларга кисеп, бераз кипшертәләр. Кипшергән токмачны чуен савытка тутырып, күмелгәнче кайнар сөт салалар, тәменчә тоз һәм 100 г чамасы атланмай өстиләр. Чуенны 180–190 градус кайнарлыктагы мичкә урнаштырып, 15 минут томалап пешерәләр. Озаграк та тотарга була, ул чагында ул матур кызгылт төскә керә, тәмлерәк тә була. Элек крахмал токмачыннан сөтле ашны утын мичендә томалап пешерә торган булганнар.

 

Мин – мукшы, мукшы телендә сөйләшәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар