Логотип
Дөрес туклану

Ташкабактан вафли

Ташкабактан күптөрле файдалы һәм тәмле ризыклар әзерләргә мөмкин. Без исә вафли пешереп карарга тәкъдим итәбез. Мондый вафли эремчекле сыр, җиңелчә генә тозланган балык белән иртәнге аш өчен әйбәт.

Бүген ташкабак үсмәгән бакча юктыр, мөгаен. Ташкабак – универсаль яшелчә. Пешерсәң дә тәмле, кыздырсаң да, икрасын ясасаң да, тәбә, аш, боткаларга кушсаң да...

  • Тиз һәм җиңел әзерләнүе өстенә, ташкабак В1, В2, РР, С витаминнарына да бай. Сары төстәге ташкабак антиоксидантларга – лютеин һәм зеаксантинга аеруча бай булуы белән аерылып тора. Моннан тыш, ташкабакта тупас җепселләр аз, шунлыктан аны ашказаны белән проблемалары булган кешеләр дә куллана ала. Андагы йомшак азык җепселләре организмнан артык суны һәм токсиннарны чыгара.
  • Ташкабакның бәвел кудыру үзлеге билгеле. Бу – аның калийга бай булуы белән аңлатыла, чөнки калий тозлар алмашын көйли, артык сыеклыктан арынырга ярдәм итә.
  • Әлеге яшелчәне даими куллану атеросклерозны кисәтергә булыша. Составында пектин күп булуы белән йөрәкне һәм кан тамырларын ныгыта.
  • Ташкабакның тагын бер файдалы үзлеге – үт бүленеп чыгуны яхшырту. Үтнең тиешенчә бүленеп чыгуы ташлар барлыкка килүне һәм әлеге органның ялкынсынуын булдырмый.
  • Ташкабакта калорияләр аз, ул теләсә кайсы диета белән яраша ала. 100 г ташкабакта нибары 20 ккал. бар, аксым – 1,2 мг, май – 0,2 мг, углеводлар – 3,12 мг.

Әлеге файдалы яшелчәдән күптөрле файдалы һәм тәмле ризыклар әзерләргә мөмкин. Без исә вафли пешереп карарга тәкъдим итәбез. Мондый вафли эремчекле сыр, җиңелчә генә тозланган балык белән иртәнге аш өчен әйбәт. Бердән – тәмле, икенчедән – файдалы һәм туклыклы да.

Кирәк 

  • 2 зур булмаган ташкабак
  • 2 аш кашыгы эремчекле сыр
  • 2 йомырка
  • вак угычтан уылган 50 г сыр
  • 6-7 аш кашыгы дөге оны
  • тәменчә тоз
  • теләгән кеше кипкән сарымсак
  • итальянча аштәмләткеч үләннәр куллана ала.

Эш барышы 

  • Ташкабакны угычтан уып (яшь булса, кабыгы белән уарга була), 5-7 минуттан кул белән суын сыгып алабыз.
  • Барлык ингредиентларны бергә катнаштырабыз. Куе масса барлыкка килергә тиеш. Аны майланган вафли табасына салып пешерәбез.
  • Вафли табасы булмаса, коймак кебек, табада гына да кыздыра аласыз.

Ташкабакны озаграк саклар өчен

  • Сабак очын эретелгән парафинга тыгып алырга була. Шулай иткәндә, ул череми.
  • Ташкабак салынган тартманы җылылык приборларыннан ераг-рак тотыгыз. Аның өчен гадәти бүлмә температурасы һәм гадәти дымлылык яхшырак.
  • Ташкабакны караңгы урында сакларга кирәк. Туры караган кояш нуры һәм җылылык аркасында, эчендәге орлыклары шыта башлый.
  • Һәр яшелчәне аерым саклау отышлы. Уңыш әллә ни күп булмаса, ташкабакның һәрберсен аерым-аерым кәгазьгә төреп куя аласыз. Мондый мөмкинлек юк икән, араларына катыргы кәгазь кыстырыгыз. Ташкабакны дымланудан саклар өчен, тартмага коры пычкы чүбе яки салам салырга мөмкин.

Фото: Камилә Димөхәммәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар