Логотип
Дөрес туклану

Кояшлы хөрмә

Хөрмәне дөрес куллансагыз, артык гәүдә авырлыгыннан да арынырга мөмкин. Бер хөрмә җимешендә – якынча 70 калорий, ул ашамлыклардагы файдалы матдәләрне тиз сеңдерергә ярдәм итә. Диета вакытында организмны файдалы матдәләр белән баета, артык суны куа, шешенүләрне киметә.

Хөрмә яратучылар әлеге татлы, матур, кояшлы җимешнең кибет киштәләрендә күренә башлавын түземсезлек белән көтеп ала. Хөрмә шул килеш тәмле булса да, дөрес туклану рецепты буенча бу җимештән берничә ашамлык тәкъдим итәбез.
Хөрмәдә көчле антиоксидант саналган ашамлык җепселләре, полифеноллар, минераллар, дубиль матдәләр бар. Алмада, мәсәлән, ашамлык җепселләре хөрмәгә караганда, ике тапкыр азрак. Хөрмә С, А, Р витаминнарына һәм бик күп микроэлементларга: тиамин, кальций, калий, фосфор, магний, натрийга бай. Аны көн саен ашасагыз, калкансыман биз өчен мөһим булган йод дефицитын тулыландырырсыз.
Хөрмәне дөрес куллансагыз, артык гәүдә авырлыгыннан да арынырга мөмкин. Бер хөрмә җимешендә – якынча 70 калорий, ул ашамлыклардагы файдалы матдәләрне тиз сеңдерергә ярдәм итә. Диета вакытында организмны файдалы матдәләр белән баета, артык суны куа, шешенүләрне киметә. Хөрмә составында шикәр, глюкоза, фруктоза, сахароза булу сәбәпле, диабетикларга ашарга киңәш ителми.

Хөрмәле салат
     

Кирәк:

  • 2 хөрмә;
  • 1 баш кызыл суган;
  • 200–250 г күркә түше;
  • 1 учлам салат;
  • 1 аш кашыгы кабак төше;
  • 1 чәй калагы кош ите өчен тәмләткеч.

Күркә итен кисәкләргә бүлеп, тәмләткеч белән болгатыгыз да коры табада кыздырыгыз. Суганны ярымбоҗралап, хөрмәне теләгәнчә турагыз. Салат яфракларын өзгәләп савытка салыгыз, хөрмәне, әзер күркә итен өстәгез. Салат өстеннән кабак төше сибегез.

Хөрмәле чиа-пудинг
       

Кирәк:

  • 2 хөрмә;
  • 1 стакан кокос сөте;
  • 3 аш кашыгы чиа орлыгы.

Чистарткан хөрмәне шакмаклап турагыз, кокос сөте кушып, блендер ярдәмендә бертөрле массага китерегез. Чиа орлыклары өстәп болгатыгыз да җиде-сигез сәгатькә суыткычка куегыз. 

Хөрмә белән «Чатни» соусы
Соус кош итләренә дә, балыкка да туры килә.
     

 Кирәк:

  • 1 хөрмә;
  • 1–0,5 см имбир;
  • ярты баш кызыл суган;
  • 2-3 аш кашыгы лимон суы;
  • бер чеметем уылган кара борыч;
  • көнҗет (кунжут).

Хөрмәнең кабыгын салдырып, төшеннән арындырып, пычак ярдәмендә бертөрле масса ясагыз. Суганны бик ваклап турагыз, имбирны угычтан уыгыз. Бер савытта шуларны кушып, лимон суы һәм борыч өстәгез. Яхшылап болгатыгыз да савытка капкач ябып, ике сәгатькә суыткычка куегыз.
Кыздырган тавыкка соусны агызыгыз, өстеннән көнҗет сибегез.

Хөрмәдән смузи
     

 Кирәк:

  • 2 хөрмә;
  • 2 алма;
  • 1 см имбир;
  • 1 чеметем дарчин (корица);
  • 150 мл су.

Хөрмә белән алманы кабыгыннан чистартыгыз, төшләрен алып, шакмаклап турагыз. Имбирны угычтан уыгыз. Бөтен ингредиентларны да бертөрле масса барлыкка килгәнче блендер ярдәмендә болгатыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар