Логотип
Дөрес туклану

Караҗиләк чоры

Җәй – организмны микроэлементлар һәм витаминнар белән баета торган чор. Яшелчә, җиләк-җимеш... Урманнарда әнә караҗиләк өлгергән! Уңган бакчачылар караҗиләкне хәзер үзләре дә үстерә. Әмма бакчадагы куакларда өлгергән җимешләр эрерәк булса да, аларның файдалы матдәләре азрак икән. Дөрес тукланырга яратучылар өчен караҗиләкнең файдасы һәм аннан ниләр әзерләп булуы турында Камилә ДИМӨХӘММӘТОВА сөйләр.

Җәй – организмны микроэлементлар һәм витаминнар белән баета торган чор. Яшелчә, җиләк-җимеш... Урманнарда әнә караҗиләк өлгергән! Уңган бакчачылар караҗиләкне хәзер үзләре дә үстерә. Әмма бакчадагы куакларда өлгергән җимешләр эрерәк булса да, аларның файдалы матдәләре азрак икән. Дөрес тукланырга яратучылар өчен караҗиләкнең файдасы һәм аннан ниләр әзерләп булуы турында Камилә ДИМӨХӘММӘТОВА сөйләр.


Караҗиләкнең файдасы турында язып кына бетерерлек түгел! Аның баш мие эшчәнлеге белән бәйле җитди авыруларга, төрле ялкынсынуларга каршы тору сәләте бар. Бу җиләк антиоксидантларга бик бай.

Кышка туңдырганда караҗиләк үзенең файдалы үзенчәлекләрен югалтмый. Шуңа күрә аны туңдыргычта ел буена җитәрлек итеп сакларга да була.

  • Караҗиләктә кан тамырлары системасына, йөрәккә файдалы, онкология авыруларыннан саклаучы антиоциан дигән матдә бар.
  • Организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарта, сәламәтлеккә уңай тәэсир итә. Караҗиләктәге антиоксидантлар тиз картаюдан саклый, хәтерне яхшырта, иммунитетны ныгыта, хатын-кызның айлык циклын һәм репродуктив системаны җайларга булыша.
  • Бу җиләктә ашкайнату системасы һәм эчәклекләр өчен файдалы булган азык җепселләре дә бик күп. Составында углевод, аксым һәм клетчаткалар дөрес нисбәттә булганга, ябыгу өчен диета тотучыларга да бик яхшы. 
  • Халыкта караҗиләк күзләр өчен файдалы дигән ышану яши. Әйе, ул чыннан да компьютер каршында озак эшләгәннән соң күзләрнең аруын, ялкынсынуын бетерә. Әмма аның өчен бу җиләкне көнгә өч тапкыр 100 әр грамм ашарга кирәк.
  • Ничек кенә файдалы булмасын, караҗиләкне кулланганда уникеилле эчәктә проблемалар, аллергия һәм калкансыман биз авырулары, кан оешучанлыгы түбән булган кешеләргә сак булырга кирәк.

Тиз әзерләнә торган иртәнге аш

Кирәк: 
250 г караҗиләк, 150 г банан, 80 г солы лачавы (хлопья), 150 мл кефир, дарчин (корица), ванилин.

Эш барышы:

  • Солы лачавына кефир салабыз.
  • Шуңа банан, караҗиләк өстәп, блендерда әйләндерәбез.
  • Дарчин һәм ванилин өстибез.
  • Стаканга салабыз, өстен караҗиләк һәм банан кисәкләре белән бизибез.

Караҗиләктән витаминлы смузилар:

  • 100 г караҗиләк, бер банан, бер авокадо, аз гына су.
  • 200 г караҗиләк, 200 мл йогурт яки кефир, 2 аш кашыгы бал, 3 аш кашыгы солы лачавы, 2 аш кашыгы лимон согы.
  • 100 г караҗиләк, бер әфлисун, ярты стакан шпинат, 150 мл су.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар