Логотип
Дөрес туклану

Брокколидан – наггетслар

Брокколи һәм чәчәк кәбестәсе витаминнарга һәм микроэлементларга бай, ләкин үзгә тәме аркасында күпләр мондый төр кәбестәне артык өнәп бетерми. Ә без сезгә әвернә чәчәклеләр төркеменә караган яшелчәләрнең файдасы турында сөйләргә һәм алардан тәмле ризыклар әзерләргә өйрәтмәкче булабыз.

Брокколи һәм чәчәк кәбестәсе витаминнарга һәм микроэлементларга бай, ләкин үзгә тәме аркасында күпләр мондый төр кәбестәне артык өнәп бетерми. Ә без сезгә әвернә чәчәклеләр төркеменә караган яшелчәләрнең файдасы турында сөйләргә һәм алардан тәмле ризыклар әзерләргә өйрәтмәкче булабыз.

  • Әвернә чәчәклеләр төркеменә кергән яшелчәләрдә калория аз булса да, алар клетчаткага бай. Клетчатка озак вакытка туклык хисе бирә, гәүдәгә артык авырлык өстәми. Моннан тыш, ул эчәклекнең сәламәтлеген кайгыртучы бактерияләргә дә азык булып хезмәт итә. Клетчатка кандагы шикәр күләмен көйли, организмны токсиннардан, канцерогеннардан, авыр металлардан чистарта, В1, В2, В6, РР витаминнары синтезын көчәйтә. 
  • Әвернә чәчәклеләрнең яман шеш авыруына, бактерияләргә, вирусларга каршы тору үзлеге күптәннән мәгълүм. Алардагы матдәләр бавыр эшчәнлеген торгыза, үт бүленеп чыгуны яхшырта, үпкәләрне ныгыта. 
  • Тагын бер кызыклы факт – брокколида С витамины әфлисунга караганда да күбрәк. Бу витамин иммунитетны ныгыта.

Брокколи белән чәчәк кәбестәне пар өстендә пешереп, табынга соус белән бирергә була. Биш минут пешергәч, өстенә йомырка сытып, мичкә куеп алсаң да тәмле. Әле тагын алардан бик тәмле һәм файдалы яшелчә наггетслары әзерләргә мөмкин. 

Кирәк / 1 баш уртача зурлыктагы брокколи / ярты баш чәчәк кәбестә / 1 цукини яки ташкабак / тоз / кипкән сарымсак / бер тотам укроп / дөге оны / 100 г сыр.

Эш барышы 

  • Брокколи белән чәчәк кәбестәне тәлгәшләргә аерып, 5 минутка кайнар суга салып торабыз. Үзебез бу вакытта цукини яки ташкабакны турыйбыз. 
  • Блендерга башта кәбестәне, аннары ташкабакны салып, эре валчык хәленә килгәнче ваклыйбыз. 
  • Вакланган яшелчәләрнең марля аша сутын сыгабыз. 
  • Кәбестә белән ташкабакны савытка салып, ваклап туралган укроп, тоз, кипкән сарымсак, сыр һәм 2 аш кашыгы дөге оны кушабыз. 
  • Онны аз-азлап кына кушарга кирәк, барысын бергә туглагач, фарш куелыгындагы масса чыгарга тиеш.
  • Үзебез теләгән формада наггетслар әвәләп, мичтә 30–40 минутлап пешерәбез. 

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: ru.freepik.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар