Логотип
Казанның истәлекле урыннары

Спас-Преображенский соборы

Собор Спас-Преображенский монастыре биналары комплексы составына керә. Безнең көннәргә соборның музейлаштырылган археологик өлешләре сакланып калган.

 

Преображенский собор Казан Кирмәненең көньяк-көнбатыш өлешендә төзелә. Башта түбән ярусы ак ташлы агач чиркәү 1550 елларда төзелә һәм Преображенский дип атала. Монда Казанның беренче архиепископы Гурий монахлык кабул итә. Ул 1563 елның 5 декабрендә Преображенский соборның түр өлешенең артына күмелә, ә аның кабере Спас-Преображенский монастырь зиратында беренче була. Соңрак биредә танылган руханилар һәм Казан диния академиясе профессорлары, сәүдәгәрләр һәм хәрбиләр, түрәләр җирләнә.

1579 елда агач чиркәү янып бетә һәм аның урынына таштан алты баганалы өч алтарь аркасы булган биш башлы Преображенский соборга нигез салына. Собор агач чиркәүнең янгыннан сакланып калган таштан эшләнгән җир асты каты өстенә төзелә.

XVIII гасырда Преображенский соборның төньяк һәм көньяк диварларына галереялар ясала. Көньяктан соборның түбән ярусы биеклегендә гөмбәз түбәле җәйге ачык корылма, ә төньяктан – ике катлы галереялар төзелә. Аның түбән каты трапеция рәвешендәге зур ташка, аркасыман капма-каршы гөмбәзгә таяна. Галереяның икенче каты монастырь башлыгы йортын Никола Ратный чиркәве белән тоташтыручы коридор булып хезмәт итә. Галереяның көнчыгыш ягында киң алгы як баскычы була.

XVIII гасыр уртасында архимандрит Феофил Игнатович Преображенский соборның диварларын күтәрә, борынгы мичкә сыман түбә урынына яңа – тимер дугаларга урнашкан түбә куя һәм чиркәүне беренче тапкыр тимер белән каплый.

1901 елда соборның көнбатыш ягыннан бөтен киңлегенә янкорма ясала.

1920 нче елларда Спас-Преображенский соборны шартлаталар. Безнең көнгә кадәр аның нигезе һәм «мәгарәсе» сакланып калган. Объект музейлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар