Тәрәзә юуның 10 ысулы

 

 

Менә тагын тәрәзә юар чак килеп җитте. Һичшикчез, һәркайсыгызның үзе генә белгән тәрәзә юу сере бар. Әмма, без сезгә тагын  10 ысул тәкъдим итәбез... 

 

№1 Йод 

Тәрәзә пыялалары ялт итеп торсын өчен, 1 литр суга 5 тамчы йод тамызып болгатасың да, персик төсенә кергән җылымса су белән башта эчке яктан, аннары тыштан юасың. Микрофибралы тастымал белән корытасың. Ахырдан кәгазь сөлге яки туалет кәгазе белән пыяланы ялтыраганчы сөртергә кирәк. (Газета белән сөртүчеләр дә бар, шулай ук чистарта, ләкин кулга, тәрәзә рамнарына газета буявы йога.) Йодның судагы эремәсе теләсә нинди тапларны, пычрануларны бетерә. 

 

№2 Уксус 

Бу рецепт буенча күп функцияле тәрәзә чистарткыч әзерләү модада. Беренчедән,  пыяладагы тапларны бетерә, икенчедән, тәрәзәләрне пычратучы бөҗәкләрне куркыта. Бу эремәне ясау өчен 1 стакан җылы суга 50 мл уксус кушып болгатасың. Аннары пульверизатор ярдәмендә пыялага сиптереп, тәрәзәне йомшак чүпрәк яки салфетка белән корытып сөртәсең. 

 

№3 Лимон яки лимон кислотасы 

Уксус исе бар кешегә дә ошамаска мөмкин. Шуңа күрә аны лимон кислотасы белән алыштыра аласыз: ул да нәкъ шул ук үзлекләргә ия. Бу юл белән чистартканда, өегездә лимон исе килеп торыр. 

Башка төрле итеп тә ясап була. 1 литрлы банкага лимон кабыклары тутырабыз да, шуңа  9% лы уксус эремәсе салабыз. Эремә 1,5–2 атна торганнан соң, аны сөзәбез. Килеп чыккан сыеклыкны суга кушып, тәрәзә, идәннәр юганда файдаланабыз. Пычракны да ала, дезинфекцияли дә. 

 

№4 Нашатырь спирты 

Шулай ук чистарта да, дезинфекцияли дә. Дөрес, исе бик куәтле, шуңа күрә тәрәзәләрне югач, бүлмәләрне җилләтергә кирәк. Сулыш органнарына зыян салып, агуланмас өчен саклану битлекләре киеп эшләү хәерлерәк. 

Эремә ясар өчен 2 аш кашыгы нашатырь спирты 2 стакан суга салып болгатырга кирәк. Аннары инде тәрәзәләрне стандарт схема буенча юсаң да була. Ул шулай ук көзгеләрне, хрусталь савытларны чистартканда кулланыла. Сүз уңаеннан, кибетләрдә сатыла торган тәрәзә юу сыекчаларының составында да шул ук нашатырьлы спирт бит. 

Әгәр пыяла бик нык пычранган булса, аңа уксус та өстәргә кирәк. 1 стакан суда 1 аш кашыгы нашатырь спирты, 1 аш кашыгы уксус эретергә кирәк. Уксус урынына техник спирт та кулланырга ярый. 

 

№5 Крахмал 

Ул бик тузанлы тәрәзәләрне юганда яхшы, таплар да калдырмый. Нигезендә халык рецептлары ята. Иң гади эремә болай ясала: 1 аш кашыгы крахмалны 1 литр суга саласың. Шул катнашманы пыялага сылап, губка белән сөртеп, кибәргә калдырасың. Аннары коры чүпрәк белән сөртеп кенә аласың. 

Чи бәрәңге белән дә шулай чистартып була. Бәрәңгене ярып, бүлбеләре белән пыяланы сөртәсең. Тәрәзә кипкәч, крахмал калдыкларын сөртеп аласың. Тәрәзә ялт итеп торачак. 

Крахмалның нинди сере бар соң? Пыяла беренче карашка гына тигез һәм шома күренәчәк. Чынлыкта анда сыдырылулар җитәрлек. Ул урыннарга су бик тиз эләгеп, кипкәч таплар кала. Ә крахмал водород кушылуларны йомшартып, таплар барлыкка килүне киметә. 

 

№6 Марганцовка 

Халык телендә марганцовка дип йөртелгән калий перманганаты төрле өлкәләрдә кулланыла. Аның белән тәрәзә дә юалар. Моның өчен суда 1-2 кашык марганцовканы эретәләр, ул алсу төскә керә. Бөтен кристалларның да эреп бетүе кирәк – алар пыялага эләкмәсен. 

 

№7 Аш тозы 

Тоз шулай ук пычракларны юып төшерә, пыяланы ялтырата. 1 стакан суда 2 аш кашыгы тозны эретәсең дә шуның белән тәрәзәләрне юасың. 

 

№8 Сода+уксус 

Хуҗалыкта киң кулланыла торган бу катнашма тәрәзә юганда да ярап куя! Тәрәзәгә балалар ясаган рәсемнәрне яхшы ала ул. 2 литр җылымса суда чирек стакан сода һәм 100 мл уксусны эретергә кирәк. Сода кристаллары эреп бетәрлек булсын, юкса пыяланы кыруы бар. Әлеге эретмә белән пычрак өслекне губканың каты ягы ярдәмендә юып, соңыннан кәгазь сөлге белән корыталар. 

 

№9 Чәй 

Чәй төнәтмәсе шулай ук пычракны яхшы ала. 1 чынаяк каты чәй төнәтмәсенә 3 аш кашыгы уксус кушарга кирәк. Бу сыекчаны пульверизатор ярдәмендә пыялага сиптереп, чүпрәк белән сөртеп чыгасың. Аннары инде газета белән корытырга да була. 

 

№10 Глицерин 

Монысы инде юар өчен түгел, пычрак тапларны бетерер өчен кулланыла. Пыяла идеаль дәрәҗәдә юылып, ул чисталыкны мөмкин кадәр озаграк саклыйсың килсә, әлеге состав бик булыша. 

 Рецепт гади генә. 40 мл суны 60 мл глицерин белән бутыйсың, 2-3 тамчы нашатырьлы спирт тамызасың һәм шул катнашма белән тәрәзәләрне сөртәсең. Ул пыяланы бозланудан да саклый.                 

  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7865
    2
    55
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5284
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2212
    0
    23
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    4105
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату