Логотип
Бала

«Әти, гел эштә син...»

Кайбер ирләр үз баласы белән уртак тел таба алмый. Нәрсә бу? Бала белән аралашырга теләмәүме, әллә куркумы? Сәбәпләре берничә булырга мөмкин.

 

Әтиләр колагына!

Балалар тәрбиясе өчен, гадәттә, әни кеше җаваплы. Кайвакыт бу авыр йөк дәү әни-дәү әтиләр өстенә төшә. Ә менә әтиләргә килгәндә... Алар бала белән азрак вакыт уздыралар. Әтиләрнең ешрак эштә булуы да бәйле моңа, әлбәттә. Ләкин вакыты булып та бала белән аз вакыт уздыручы әтиләр дә күп. Нәрсә бу? Бала белән аралашырга теләмәүме, әллә куркумы? Сәбәпләре берничә булырга мөмкин.

Беренче сәбәп: әни кеше баланың әтисенә ышанмый. Дөрес ашатмый, дөрес киендерми, дөрес сүзләр сөйләми... Хатын-кызлар еш кына ирләренә үзләрен яхшы, кайгыртучан әти буларак күрсәтергә ирек бирми. Алар ирләрен җитди, җаваплы була белми дип саный. Әйе, бала карау үтә дә җаваплы эш. Ләкин ирегезгә ышанмасагыз, ул бала белән якыная алмаячак та. 

Чыгу юлы: әти кешегә үз ролен үти башлар өчен, кечкенә генә вазыйфалар йөкләүдән башлагыз. Мәсәлән, иртән баланы киендерү, кичен аңа әкият уку йә мәктәпкә озату кебек эшләрне әтисе башкарсын.

Икенче сәбәп: ирегез үзен әти була белми дип саный. Беркем дә бу осталык белән тумый югыйсә. Яхшы әти булыр өчен бары тик тәҗрибә кирәк. Моны ирләр үскән чакта үз гаиләсеннән дә отып калырга мөмкин. Ләкин кайберәүләргә үз балачагы тәҗрибәсе берничек тә ярдәм итә алмый. 

Чыгу юлы: ирегезгә хисләрен, кайгыртучанлыгын күрсәтү юлларын эзләргә ярдәм итегез. Мәсәлән, суыткыч ишегенә, көзгегә, язу өстәлендә балага атап калдырган төрле язулар калдырырга мөмкин. Анда баланы үсендерә, мактый торган сүзләр язып куярга була. Бала белән горурланганыгызны, аны яратканыгызны языгыз. 

Өченче сәбәп: әтинең, чыннан да, озак эшләү аркасында бала белән аралашырга вакыты җитми. 

Чыгу юлы: көн дәвамында бала белән видео аша да аралашырга мөмкин. Көне ничек узуы белән кызыксынсын, хәлләрен сорашсын, нинди яхшы яңалыклар барлыгын белешсен. Йоклар алдыннан бергә кызыклы китаплар укырга, өстәл уеннары уйнарга була. Бала белән күп вакыт уздыруга караганда, ул вакытның сыйфатлы узуы кыйммәтрәк, бала шуны исендә калдырачак. Бала белән әтисе генә эшли торган бер кичке ритуал уйлап табыгыз. Әтисе баланы эшкә алып барса да була. Сирәк булса да, якынаер өчен яхшы гамәл бу. Бала әтисенең кая эшләгәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен үз күзләре белән күрер, яхшырак аңлый башлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар