Логотип
Бала

Тәгәри китте йомгагым!

(баланың унынчы-уникенче айлары)
 
Кибет ишеге дисеңме, баскыч, кар көртеме — арбаны виртуозларча бер кул белән генә идарә итәм хәзер. Бер кулымда кызымны сикертеп көлдерсәм, икенчесе белән савыт-саба чайкыйм, шул арада идәнгә шуып төшкән уенчыкны да, аяк бармакларым белән эләктереп, урындыкка куям. Циркта жонглер вакансиясе юкмы?

Кызыбыз-йомгагыбыз беренче адымнарын ясады! Бер урында таптаныр димә – күз дә алырга ярамый хәзер. Аңа бар дөнья кызык! Кәгазь, полиэтилен кисәге, һәр ялтыравык ымсындыра – авызына керә дә китә. Тартып алу ниятемне шундук абайлый – якынлашуымны күрүгә кача башлый! Тын юлына әйбер кереп китеп, тончыкса? Нишләргә соң?
* Баштан авыз кырыена (уртасыннан кертсәгез, эчкәрәк этеп җибәрү ихтималы бар) бармак тыгып, ризыкны алып карарга кирәк. Көткән нәтиҗәне бирмәсә, баланы каплап яткырып, гәүдәсен алга таба иябез һәм бераз селкибез. Ялгыш йотылган ризык йә укшып, йә болай гына килеп чыгар.

Танышларым сөйләгәне бар – бу чаралар ярдәм итмәгәндә, аягыннан тотып селкергә кирәк икән. Йөткергән балага комачауламагыз – ютәлли икән, бик әйбәт. Бугаздан авыз куышлыгына күчкән ризыкны чыгарырга ярдәм итегез.

Су белән тончыккан баланың кулын өскә күтәрергә яки башын өскә чөяргә киңәш итәләр. 
Сулышы кысыла башлаган икән, кызарынган, күгә­ренгән, аңын югалткан балага «Ашыгыч ярдәм» ча­кыртыгыз һәм үзегез беренче ярдәм күрсәтә башлагыз.
* Иң әүвәле сулыш юлларын чистартыгыз;
* аркасын сыгылдырмыйча, башын һәм муенын тотып, каты нәрсәгә яткырыгыз.
*күкрәк турын ачыгыз;
* баш һәм имән бармак ярдәмендә авызын ачтырып, баш бармак белән телен бастырыгыз. Бугазында йоткан әйберне күрсәгез, ничек тә булса тартып чыгарыгыз;
бала сулыймы? Моны ачыклау өчен ияген күтәреп, башын артка ташлатыгыз. Авызы ачык калырга тиеш. Колагыгызны авызына китерегез – тыңлагыз. Сулышын ишеткән вакытта карагыз – күкрәге күтәреләме?  Бу хәрәкәтләр өчен нибары 5 секунд вакытыгыз бар;
суламый икән, реанимация чарасын башлагыз. Баланың борынын кысып тотыгыз да авызын ачып, ике мәртәбә өрегез (бер секунд эчендә, арасында пауза);
* ясалма сулыш ясаганда баланың күкрәге күтәрелмәсә, башының торышын үзгәртегез. 
* тагын ике мәртәбә кабатлагыз;
* баланың сулыш алганы беленми икән, аркасына суккалагыз – түше белән учыгызга яткырыгыз, баш һәм имән бармак ярдәмендә ияген тотыгыз. Утырыгыз. Башы гәүдәсеннән түбәнрәк торырлык итеп, баланы ботыгызга салыгыз;
* калак сөякләре арасына 5 секунд дәвамында дүрт мәртәбә учыгызның аскы өлеше белән кисәк сугыгыз;
* йөзе белән өскә каратып, баланы икенче кулыгызга яткырыгыз, кулыгызны ботка яки тезегезгә терәгез. Башын гәүдәсеннән түбәнрәк тотыгыз;
* ике бармагыгызны баланың күкрәгеннән бераз түбәнрәк куегыз;
* 5 секунд дәвамында күкрәге 1,5-2,5 сантиметрга батып керерлек итеп, бармаклар белән дүрт мәртәбә басып алыгыз;
* баш һәм имән бармаклар ярдәмендә авызын ачып карагыз – йоткан әйбер күренә икән – тартып чыгарыгыз. Бала сулыш аламы?
* йоткан әйбер чыкмый икән, баланың авызына ике мәртәбә өреп, аркасына дүрт мәртәбә сугыгыз. Күкрәгенә дүрт тапкыр басып алыгыз. Ашыгыч ярдәм килгәнче шулай дәвам итегез.

Бала зур булмаган түгәрәк төймә, шарчык, сәйлән, тимер акча йотса, памперс-чүлмәк эчен 3-4 көн тикшерергә кирәк. Күп итеп яшелчә, җимеш ашатыгыз. Клизма куярга, эч йомшарткыч дару эчертергә ярамый. Баланың эче авыртса, косса, чүлмәктә кан күренсә, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез! 
Очлы, зур әйбер йотып җибәргән очракта шундук «Ашыгыч ярдәм» чакырыгыз, үзегез берни эшләмәгез! Баланы аягыннан тотып селкергә, ипи ашатырга, су эчертергә ярамый!

Баладан яшерәбез:
* энә, булавка, скрепка, теш чистарткыч таякчыклар, кармак, кадаклар;
* батарейкалар;
* магнитлар (берничәсен йоту хәтәр);
* пыяла кисәкләре;
* шәфталу, караҗимеш кебек җимеш төшләре;

Кунакка барганда баланы күздән ычкындырасы түгел!
 

Өстәмә ризык

Бала рационының бай булуы шарт. Көн саен ул түбәндәгеләрдән авыз итәргә тиеш:
* ит (сыер, ат, йорт куяны, күркә);
* сөт ризыклары (кефир яки эремчек);
* яшелчә;
* җиләк-җимеш;
* ярма (шул исәптән, ипи дә).

Әкренләп ашлар бирә башларга вакыт. Тавык шулпасына бәрәңге, токмач салдым. Тавык кисәге, берникадәр бәрәңге, токмачны кайнаган кайнар су белән кушып, чәнечке белән издем. Менә хәзер кәстрүлдәге ашка тоз-борыч салсаң да ярый. Алай яхшырак та икән әле – тозны иң ахырдан салсаң, ризык файдалы булуын беләм мин хәзер!

Кара карлыган, анар, чия сутлары, алма һәм банан измәләре эчне катырып җибәрсә, алма-өрек измәсе, караҗимеш, кәбестә, чөгендер сутларының йомшартка-нын онытмаска тырышам. Дөресен әйткәндә, җиләк-җимеш измә-сутларында витаминнар яшелчәләрнекенә караганда азрак.

Ромашка чәе, күрәгә, йөзем суы эчертәм – көненә 100-150 мл сыеклык кирәк балага. Ә кызым эчәргә бик яратмый, махсус шприц ярдәмендә яңагы артына сиптерәм – сыеклык эчәргә өйрәтү бик мөһим, чөнки грипп-ОРЗлар вакытында суны күп һәм еш эчерергә туры киләчәк. Бу очракта С витаминына бай булган гөлҗимеш суы бигрәк тә файдалы булыр. Гөлҗимешне юып киптерәбез һәм вак итеп турыйбыз. Кайнап торган суга салып, 10 минут тотабыз. Аннары 3-4 сәгать термоста төнәтәбез. Сөзеп алгач бераз фруктоза кушабыз. Шул рәвешле, алмадан, йөземнән дә тәмле һәм файдалы сулар әзерләп була.


Җәйпәк табан

Табиб: «Сабыегызда аю табан икән», – диюгә, хафага төшмәгез. Табан өч яшькә кадәр формалаша гына әле. Әгәренки үкчә тышка чыгып кәкрәйсә, чаң сугарга кирәк! Бала бармак очына басып йөрсә, эш ха­рап дип куркытканнар иде, эзләнә торгач, мәгълүм булды – өч яшькә кадәр баланың күбесе шулай йөри икән.
Балам тәпи басуга, «өйдә аяк киеме кидертәсеме-юкмы?» дигән сорауга җавап эзли башладым. Әлбәттә инде, бу мәсьәләдә дә педиатр-белгечләр бер фикергә килә алмады. Бер төркеме кигерергә куша – аяк дөрес формалаша, бала аяк киеменә күнегә, җәйпәк табанга профилактика була; икенче төркем өйдә ялантәпи йөртергә кирәк ди – чыныга, аяк дөрес формалаша, янәсе. Кемне тыңларга?!

Без алтын урталыкны сайладык – өйдә бер-ике сәгатькә генә аяк киеме кигерәбез, калган вакытны ялантәпи йөри.


Үлчәмен билгелибез:

Баланы кәгазьгә бастырып, табанын карандаш белән әйләндереп алабыз (бармакларының туры торуын тикшерегез). Линейка ярдәмендә баш бармак белән үкчә арасын үлчибез.

Аяк киеме сайлыйбыз:
* көннең икенче яртысында;
* табигый материалдан тегелгән, каты артлы, кечкенә үкчәле (бала артка таба егылмый), табаны сыгылучан һәм шумый, яхшы супинаторлыны;
* кешедән калган аяк киеме деформацияләнү сәбәпле, ул сезнең балага ярамый;
* аяк киеменең башы һәм баш бармак арасында 
* 1-1,5 см ара калырга тиеш;
* аяк киеме сыйфатлы булу шарт – экономия файдага түгел. 


Ярамыйга карамый?

Автобуста бер яшь әнинең баласы үзләре утыргычы янында басып торган кызга аягы белән төртеп кызык таба. Теге кыз түзә-түзә дә әни кешедән чарасын күрүен үтенә. Тегесе:
– Без балага «ярамый» дип әйтмибез. Шундый яңа методика!
Кыз аптырап кала. Боларны читтән күзәтеп баручы егетнең генә бер дә исе китми:
– Әйе-әйе! Мине дә нәкъ шул методика белән тәрбияләделәр, – ди дә чәйни торган сагызын чыгарып, яшь әнинең чәченә ябыштыра.

«Ярамый!» дип үстермибез, теләсә нәрсә эшләсен, ирекле булып үссен дибез, японнар әнә шулай эшли, без алардан киммени?» – мондый сүзне сезнең дә ишеткәнегез бардыр. Әйе, японнар шулай эшли. Әмма моның максаты нинди? Бу сорауны яшь әти-әниләр үзләренә биреп тә тормый, ахрысы, җавабын да белми. Бу – бер. Икенчедән, болай гади генә булмас япон халкы – бу сүзнең хикмәте булырга тиеш. Хикмәтен эзли торгач, таптым бит. Японнар балаларны бик ярата. Баланың теләсә нәрсә эшләргә хакы бар. Әни кеше балага «ярамый» дип әйтү урынына «авырттыра, пешәсең, мине бор­чыйсың» дип аңлата, сабый исә тора-бара нәтиҗәләр чыгарырга өйрәнә. Алар еш кына: «Сине күрше малаена алмаштырырбыз, болай булгач», – дип тә куя. Биш яшькә кадәр шулай дәвам итә. Бу дәвердә бала – «патша». Ә менә биш яшьтән башлап бала «кол»га әверелә, унбиштән соң гына «олыга тиң» санала. 

Японнар тәрбиясенең парадоксы да шуннан гыйбарәт: бала чагында теләсә нәрсә эшләгән бала кануннарга табынучан гражданинга әверелә. Ничек итепме? Биш-алты яшендә бала кагыйдәләр системасына, чикләүләргә нигезләнгән системага эләгә. Теге-бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга икәнлеге аларга катгый рәвештә аңлатыла. Буйсынмыйсың, башкача эшлисең икән, оятлы буласың (бу японнар өчен иң куркыныч нәрсә – элек самурай йөзен югалта калса, харакири ясаган), төркемнән читләшәсең. Бер япон да үзенең тормышын төркемнән башка күз алдына китерми.
Шуны да белдем – барлык японнар да бу системадан канәгать түгел, чөнки ул иҗадилыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә урын калдырмый икән. «Башкалардан аерылма! Борыныңны сузма!» – японнарның тормыш принципларыннан берсе.

Мондый тәрбия менталитетыбызга туры килми түгелме соң? Японнарча тәрбия бирә башлаган ата-аналар бала өч яшен тутыргач нык үкенә! Биетеп торучы кечкенә монстр белән ни эшләргә белмичә терсәкләрен тешли «алдынгы карашлы әти-әниләр». «Талны яшь вакытында бөгәләр» дип әйтә татар мәкале. Монда да хикмәт бар! Сукырларча «бөгәргә, изәргә» дигән сүз түгел бу. Баланы кечкенә монстр итеп үстермә генә. Бала табигатьтәге җәнлек сыман ата-анасына иярергә тиеш, киресенчә түгел! Авырып киткән бала әче дарудан борынын җыергач нишләрсез? Уенчыклар кибетендә башын-акылын югалтып, барлык уечыкларны таләп итеп кычкырганда? Һичшиксез, гаиләдә демократия, сайлау иреге булсын – сез Кеше үстерәсез. Әмма сабый аңларга тиеш – әти-әни кушкан икән, эшлисе. Сайлау иреге бар аның – даруның йә әчесен, йә татлысын эчә. Ошаган уенчыклардан кайсысын сайлый – машинанымы, аюнымы?

Тәрбиягә караган мәсьәләләр хакында ирем белән еш фикер алышабыз, үзебезчә стратегия корабыз, теге-бу ситуациядә нишләрбез, дип, үзебезне әзерлибез. Уен-мәзәкләр үткәннәрдә калды – балабыз, әнә, тагын нидер табып, авызына кабып маташа.

«Син ишектән чыгып киткәннән башлап әйләнеп кайтканчыга кадәр ут йотып торам бит. Менә үз балаң булгач, минем хәлне аңларсың әле», – баласына бу сүзне һәр әни әйтәдер. 

Балабызга бер яшь туларга тора. Бер ел эчендә тәҗрибәсез әнидән белемле, эзләнүчән әнигә әйләнгәнмен, җәмәгать...

Кызлар! Минем дөньяга рәхим итегез – һәр яңа адымы, сүзгә охшап киткән авазы, һәр елмаюы өчен куану, әтисе белән бер-беребезгә булган мәхәббәтнең көннән-көн арта бару, бала өчен көн дә ут йотып тору дөньясына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар