Логотип
Бала

Үтергәнче ярату!

Дөньядагы иң көчле ярату – әнинең баласын яратуыдыр, мөгаен. Аның хакына әллә ниләр корбан итәргә әзер ул. Кодрәтеннән килсә, сабыен йөрәгенә генә куеп, тормышның бар авырлыгыннан йолып калыр иде. Ә менә шул иң көчле хиснең дә чикләре бармы? Гомумән, яратуга чикләр кирәкме? 
 
«Башыңа ки! Алайса беркая чыкмыйсың!» «Башта аша!» «Ник соң кайттың?»  
Без – әниләрнең иң еш кабатлый торган сүзләредер инде бу. Без дә кайгыртмасак, кем кайгыртыр балаларыбызны? Ләкин шулкадәр нык кайгыртуыбыз кирәкме соң аларга? Җитеп килгән ул-кызларыгыздан сорагыз әле, күбесе (әле барысы да булмаса!) «юк» дип әйтәчәк. Бала өчен артык борчылу, һәр адымын күз уңыннан ычкындырмаска тырышу соң чиктә аның тормышын бозарга ук мөмкин. Үз гаиләсен кора алмый йөргән егетләр, утызга карап китсә дә, әнисенең бәбие булган кызлар күбесенчә әнә шул гиперопека корбаннары. 
 
Чамасыз кайгырту – гиперопеканың сәбәпләре нидә? Ул ничек чагыла соң?


Үзләренә булмаган ярату
Балачагында җитәрлек наз күрмәгән кешеләр, балалары тугач, үзләре күрмәгән яратуны чиксез күләмдә бирергә омтыла. Өрмәгән җиргә дә утыртмас ул баласын, иң яхшы киемне алып кидерер, сораган уенчыгына акча жәлләмәс... Һәр көйсезләнүен шунда ук үтәргә тырышыр. 
 
Чынга ашмаган хыяллар
Кемдер чынга ашмаган хыялын баласы аша тормышка ашырырга тели. Баланың теләге бармы-юкмы, булдыра аламы-алмыймы – әти-әни бернигә дә карамый, кулыннан җитәкләп аны шушы юнәлештә алып бара. «Безгә яхшырак күренә, үскәч, үзең дә рәхмәт кенә әйтерсең» – баланың ризасызлыгына җавап менә шушындыйрак.
 
Кирәклегеңне тою
Ничек кенә сәер яңгырамасын, монысы опеканың иң куркыныч дәрәҗәсе. Әнидән башка бернәрсә дә барып чыкмый дигән уй балага кечкенәдән сеңдерелә: «Әйттем бит! Икенче юлы мине тыңла!» Аның аз гына булса да иреккә омтылышы әнинең мәхәббәтенә хыянәт буларак бәяләнә. «Мин синең өчен бөтенесен эшләдем, ә син...» Әнә шулай баланың хисләре белән манипуляция башлана.
 
Гаеп хисе
Кеше күңеле – карурман, дип юкка гына әйтмиләр. Кайчак әни кешегә ул баласын җитәрлек яратмыйдыр кебек тоела. Яки башкалар аны начар әни булуда гаепләрләр сыман... Баланы теләп тапмаган очракта да, әни кеше, үзен аклар өчен, балага чамадан тыш кайгыртучанлык күрсәтә. Күңеленнән шул рәвешле гаебен юмакчы була. 
 
Биология фәннәре кандидаты, доцент, психолог Саҗидә РУСИНОВА кирәгеннән тыш опека турында сөйләшкәнче, башта аның башлангыч ноктасын һәм, шуннан чыгып, нормаларын билгеләргә тәкъдим итә. 
– Дөрес итеп тәрбияләгәндә, бала тормышындагы һәр этап – аның билгеле бер тәҗрибәгә ирешүе. Чамадан тыш кайгыртучанлык күрсәтеп, без аңа бу тәҗрибәне үзләштерергә комачаулыйбыз. Соңыннан гел ярдәмгә мохтаҗ, инициативасыз, китереп кенә биргәннәрен көтеп яткан кеше формалашуына аптырыйсы юк. 

Нәрсә соң ул опека? Ул – булышу һәм кирәкле ярдәмне күрсәтү.
Кайгыртуның чиге баланың яшенә карап билгеләнергә тиеш. Әйтик, күкрәк баласы өчен опеканың артыгы буламы? Без аны вакытында ашатып, астын алыштырып, карап-тәрбияләп торырга тиеш. Бер яше тулганчы ул безнең кайгыртуыбызга бик тә мохтаҗ әле. Әмма монда да артыгын кайгыртып җибәреп,туңмасын дип, бүлмәне эсселәтү, калын киендерү; салкын тияр дип, саф һавадан мәхрүм итү балага зыян гына китерә. 
1 яшьтән 3 яшькә кадәр баланың физик интеллекты формалаша. Ул күп хәрәкәтләнә, әйләнә-тирә белән таныша. Әгәр дә шушы вакытта, егылыр, бәрелер, дип, аны кирәгеннән артык кайгыртып, тиешенчә хәрәкәтләнергә бирмичә, иреген чиклибез икән, баланың физик интеллектына зыян китерәбез. Ә физик интеллектның тиешенчә формалашмавы психикага тәэсир итә. 
Мин әниләрне аңлыйм, хәтта бераз яклыйм да. Аларга эшләргә, тормышны кайгыртырга кирәк, баланы манежга да утыртырга туры килгәли, хәтта бәйләп тә куярга (авылда элек баланы өстәл аягына бәйләп калдыру шул чарасызлыктан булган бит инде). Әйе, ул анда азмы-күпме хәрәкәтләнер, физик интеллектын берникадәр үстерер дә, ләкин  бу аның психикасы өчен эзсез узмас. Бөтен кеше йөри, бер аның иреген чиклиләр. Мондый халәт озакка китсә, балада үзен ким сизү хисе барлыкка килә. Бу очракта «нишләргә соң?» дигән сорауны әлегә күтәрмибез. Бала караган әнине эшләргә мәҗбүр итмәү дәүләт сәясәте чикләренә үк кереп китә. 
Шушы урында фил турындагы бер кыйсса сөйлим әле. Зур филнең аягын нечкә бау белән тышаулап куйганнар. Моны күргәннәр аптырый: «Бу бауны өзү аңа берни дә түгел бит. Ник өзми икән?» Ә җавап гади генә – ул кечкенәдән шушы бауга бәйләнгән булганга хәзер аны өзә алуын белми дә. 
 
Ирекне чикләү агрессив негатив уята. Бала табигатьтән бирелгән дөрес фәрманга – ирекле булу фәрманына буйсына. Ул ирек артында нәрсә булуын, нинди куркынычлар сагалавын без беләбез, щ бала әле аны белми. 
Еш кына нәрсә соң ул бәхет, дип сорыйлар. Бәхет ул – әйләнә-тирә мохиткә һәм шушының эчендә үзеңә эмоциональ бәя бирү. 

Бәхет өчен эмоциональ интеллект (аны икенче төрле психик интеллект та диләр) җавап бирә. Ул балага 1,5 яшь булганда формалаша башлый. 2 яшьлек бала бәхет хисен инде бик шәп тоя. Ә менә шушы вакытта күрсәтелгән чамасыз опека балага бәхет төшенчәсен дөрес кабул итәргә комачаулый. Бәхетнең аңлатмалары күп аның. Шуларның берсе – тирә-юньдәгеләргә зыян китерми генә үз ирегеңне тою. Ирегеңне тою! Һәм синең ирегеңне башкаларның да тануы!

3 яшьтә балалар үзләренә нәрсә ярый, нәрсә ярамаганын өйрәнә. Ирекнең чикләре барлыкка килә. Бу чорда социаль интеллект формалаша. Социаль интеллект ул – җәмгыятьтә ирешкән уңышларның нигезе. Башкалар белән аралашырга, дуслашырга, мөнәсәбәтләр корырга өйрәнүе  – баланың социумдагы тәүге тәҗрибәсе. 
5 яшенә ул инде үзе өчен социаль кысаларны ачыклап бетерә.  Бу яшьтә бала үзенең тәртибен көйли. Әлеге чорда, кагыйдә буларак, ул сүз тыңламаучанга әверелә. Аның һәрнәрсәне үзенчә эшләп карыйсы килә. Бу дөрес, ул нәкъ шундый булырга тиеш. Үзебезгә буйсынуын таләп итсәк, башкалар сүзенә карап эш йөртүче кеше үстерәчәкбез. Тормыш юлында аңа гел дөрес юл гына күрсәтүчеләр очрар дигән гарантия бармы? 
Дөрес итеп тәрбияләнгән очракта, 5 яшьлек баланың һәм физик, һәм психик, һәм социаль, һәм рациональ интеллекты (баскычтан йөгереп төшсә, егылырга мөмкин икәнен белә ул хәзер, кайнар чәйнекне дә тотып караганы бар) формалашкан була инде.
6 яшендә балада мөстәкыйльлек барлыкка килә, тирә-ягына карарга, чагыштырырга өйрәнә. Бу яшьтә аны куәтләп, дөрес юнәлешкә турылап торырга кирәк. «Син дөрес эшләмисең, алай кирәкми» дигән формада түгел, «Үзең ничек уйлыйсың соң?» – дип, киңәшләшү рәвешендә барырга тиеш тәрбия. Боерып, дөрес тәрбияләп булмый. 
8 яшендә баланың иҗади интеллекты формалаша башлый. Бу вакытта аңа тулы иҗади ирек бирергә кирәк. Җырларга тели икән – кулыннан тотмагыз (гәрчә аны җырлый белми дип санасагыз да). Бала үз проблемаларын үзе хәл итәргә өйрәнә. Анда үз-үзенә ышаныч барлыкка килә, курку хисе бетә.
9 яшендә балаларда берникадәр пауза булып ала. Әлегә кадәр сез бала белән янәшә барган булсагыз (образлы әйткәндә), хәзер аннан бер адым гына арттарак барырга тиешсез. Үзе уйласын, үзе хәл итәргә өйрәнсен. Бу яшьтә баланың иреген никадәр ныграк чикләсәң, аның киләчәктә бәхетле булыр өчен шанслары да шуның кадәр үк кими. 
10 яшендә балаларда әхлаклылык принциплары алга чыга. Шушы яшьләрдә инде «синең белән дус, аның белән дус түгел»ләр башлана – әхлакый интеллект формалаша. Күп галимнәр аны социаль интеллектның бер өлеше итеп карый, тик мин аны нәкъ менә әхлакый дип атар идем. Баланың бу этапларны узуы – тәрбиянең дөрес булуын сөйли. 
 
Әгәр дә тәрбия дөрес булмаса? Балага 12-14 яшендә табигать безгә ул хатаны төзәтергә тагын бер шанс бирә әле. Ул бу яшенә кадәр ала алмаган тәҗрибәсен шушы ике елда үзләштерергә сәләтле. 14 яшеннән соң кешенең баш миен «төзәтү» инде мөмкин түгел. Бала чагында артык тыңлаучан булган һәм социумда үзен ничек тотарга кирәген өйрәнә алмаган балалар, гадәттә, яшүсмерлек чорында «бәйдән ычкына». 
Бу яшьтә әти-әниләр ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итә миңа. Бер мисал: егет 9 нчы сыйныфта укый. Мәктәпкә барганда – бара, бармаганда – юк. Баланы мәктәпкә озатып йөрү өчен әти-әнисе кеше яллаган. «Сез аны дуслары алдында хур итәсез бит, – дим. – Аның бу яшенә җитеп, вазыйфаларын белмәвенә үзегез гаепле!» Баланың үз-үзен тотышындагы чатаклык ул – тәрбиядәге чатаклык. Гиперопека – тәрбияләү түгел, ул – баланың канатларын «кисү». Күбәләк курчагын искә төшерегез. Берзаман аңа кабыгыннан чыгар вакыт җитә. Бик авырлык белән, көч куеп чыга ул аннан. Әгәр дә шул вакытта күбәләкне кызганып, кабыгыннан тизрәк арынырга ярдәм итәсең икән, ул инде беркайчан да оча алмаячак. Кабыгыннан көчәнеп чыкканда гына аның канатлары очарлык булып ныгып җитә икән. Гыйбрәт алам дигән әти-әни өчен бик яхшы мисал. 

Икенче бер мисал: баланың «өчле»гә генә булса да укырлык мөмкинлеге бар. Ләкин тырышмый, укымый. Аның начар укуында әнисе укытучыларны гаепли, алар белән инде тәмам ызгышып беткән. Мондый әнисе барында ник укысын ул. Аның бөтен проблемасын әнисе хәл итеп бирәчәк бит. Ана кеше укытучылар, күршеләр, туганнар белән ызгышып, үз вазыйфасының бер өлешен аларга йөкләмәкче. 
Нигә читләтеп торырга, баланы чамасыз кайгырту ул безнең үзебез өчен кулай. Безнең үзебезгә шулай җайлырак. Аның белән шөгыльләнергә вакыт юк – манежга утыртабыз. Ишегалдындагы комлыкта күзенә ком сибәрләр тагын, аннан тизрәк алып китү җаен карыйбыз. Аның янына утырып, дәрес әзерләшәбез, үзе эшләсә, хата җибәрер, «ике»ле алыр, безгә ояты булыр... 
Аның да, күбәләккә әверелеп, көннәрдән бер көнне очасы барын гына онытабыз.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар