Логотип
Бала

Өметегез сүнмәсен яки «Баласызлык» диагнозы турында

Моннан ике ел элек табиб шәхси медицина карточкама минем өчен коточкыч сүзләр язып куйган иде: «Бесплодие». «Син балага уза алмыйсың» - дигән бу карар хатын-кыз өчен нинди мәгънәгә ия булуын үзе шуның аркылы үтүчеләр генә аңлыйдыр. Мин ул вакытта бер генә сорау бирдем: «Ни өчен мин?» Кайсы җирем китек соң минем? Азып-тузып йөргәнем юк, кечкенәдән диндә. Авыр күтәргәнем, зыянлы эштә эшләгәнем юк. Әнием бер-бер артлы ике бала тапкан, әти ягыннан әбием өчне, әни ягыннан әбием - алтыны! Ә табиб миңа син берне дә таба алмыйсың ди?!.

...Кияүгә чыккач мин дә, тизрәк бәбигә узу, бала сөю турында хыяллана башладым. Ярты елдан соң - менә сөенеч! Кунакларым килмәде! Тестта - ике таяк! И сөендек, и сөендек инде! Әмма 8 атна дигәндә эчем нык авырта башлады, кан китте. Узида бала үсеш алуын туктаткан диделәр. Алга таба - хастаханә, «выскабливание», дәвалану... Шулай итеп, беренче бәбигә узуым уңышсыз төгәлләнде. Мондый хәл хәзер 70% хатын-кызда күзәтелә икән. Еш кына беренче көмән йә төшә, йә үсеш алуын туктата. Табигый сайланыш процессы, дип аңлаттылар. Арты хәерле булса, 3-6 айдан яңадан балага узып, сау-сәламәт бала табалар. Минем очракта арты бик хәерле булмады.
«Выскабливание» ясаганнан соң аналыкка инфекция эләккән. Нәтиҗәдә, миңа аналык ялкынсынуы диагнозы куелды. Тагын хастаханә, дәвалану...

Болай булмас дип, түләүле табибка бардым. Ул минем дәваланып бетмәгән ялкынсынуга тагын бер кочак диагноз өстәде, кыйммәтле тикшеренүләр үткәрттерде, дарулар язды. Ул табибка бер ел чамасы йөрдем. Эшкә йөргән кебек. Барган саен тагын нидер өстәп кайтара, әле балага уза алмыйсың, иртәрәк ди. Ярты елдан соң әкренләп сүзне ЭКО темасына бора башлады. «Син әле яшь. Тизрәк мөмкинлекне файдаланып калырга кирәк!» - ди. Бер елдан соң инде миңа «баласызлык» диагнозы куйды. Шул диагноз буенча дәвалый башлады...

Чираттагы бер баруда табиб мине тагын ниндидер тикшеренү узарга икенче бер клиникага җибәрде. Клиникадагы медсестра минем кәгазьләрне карады да: «Сезне Фәлән Фәләновна җибәрдеме әллә?» - диде. Миннән уңай җавап ишеткәч, елмайды да: «Сез хәзер күренергә тиешле табиб аның дусты, ул үзенең пациентларын гел безгә җибәрә. Кыйммәтле тикшеренү бит. Сезгә чыннан да кирәк микән ул?» - диде. Бу кызның сүзләре айнытып җибәргәндәй булды. Димәк, мин система колына әйләнгәнмен. Хәзер мине дәваларлар, дәваларлар да, ахыр чиктә ЭКОга җибәрерләр.

Шуңа да хатын-кыз проблемалары белән интеккән ханымнарга беренче киңәшем - түләүле табиблар, клиникалар белән мавыкмагыз! Алар күп очракта акча суыру, аннан ЭКО кебек кыйммәтле процедурага үгетләү белән шөгыльләнәләр. Иң яхшысы - үзең ышана алырдай табиб табу. Ул түләүле клиникада да эшләргә мөмкин. Әмма аның үзеңә ярдәм итәчәгенә ышанырлык табиб булуы кирәк. Шуңа күрә, дуслар, танышлар аша эш итәргә тырышыгыз. Бу очракта табиб сезнең өчен җаваплык тоячак. Клиникага «урамнан» килеп кермәгез. Яхшы табиб түләүсез дә булырга мөмкин. Мин үзем андый белгечне хатын-кызлар консультациясендә таптым. Миңа калса, тәҗрибәле, кешелекле, табиб исеменә тап төшермәгән андый белгечләр һәр консультациядә дә эшли. Аларны табарга гына кирәк. 

Яңа гинекологым мине игътибар белән тыңлады да, вакыт сузуым өчен шелтәләп куйды. Түләүле клиникада җыелган бер папка анализларны, дәвалау схемаларын карап чыкты һәм миңа бөтенләй икенче төрле юнәлештә эш итәргә кушты. Төп басым дарулардан соң көчсезләнгән иммунитетны ныгытуга ясалырга тиеш иде. Кишер, чөгендер, бәрәңге, сельдерей согы, әрекмән тамыры төнәтмәсе, дару үләннәре, кара тмин мае, хильба төнәтмәсе, билгеле нокталардан кан агызу (хиҗама) - болар барысы да организмны кире тормышка кайтара башлады. Башта күрем циклы рәткә керде, аннан узи зур гына булган миоманың юкка чыгуын күрсәтте, аналык ялкынсынуы кимеде. Күңелдәге төшенкелек кимеп, өмет уянды.

«Баласызлык» диагнозы куелган ханымнарга төп киңәш - беркайчан да өметне өзмәскә кирәк. Аллаһы Тәгалә насыйп иткән булса, һичшиксез бәби сөярсез! Туасы җан барыбер туа ул, ә туасы булмаса, нинди генә яхшы табиб та саклап кала алмый. Иң мөһиме - төшенкелеккә бирелмәскә! Үзем өчен авыр вакытларда янымда ирем булды. Аның ярдәме, терәге зур иде. Ул булмаса, мин үзем генә җиңеп чыга алмас идем, бирешкән булыр идем...

Аллага шөкер, без бүген Азамат исемле батыр малай үстерәбез! Көтеп алынган бәби көтү процессы җиңел булды дип әйтә алмыйм. Берничә тапкыр саклануда ятарга туры килде, анализлар ахырга кадәр начар булды. Бу очракта бәби көтүче хатын-кызга үзен кулда тотарга өйрәнергә кирәк. Мин үзем өчен билгеле бер алгоритм булдырдым: салкын акыл белән эш итәргә кирәк. Кайбер очракта ниндидер дару капканчы икенче белгеч белән киңәшеп алу кирәк, икенче очракта - анализны кабаттан тапшырып карарга була. Ашыгып, үзеңә дә, балага да зыян салуың бар. Туачак бала өчен төп җаваплы кеше ул - син! Моны аңлап эш итү файдага гына булачак. 

...Минем ана исеменә ирешүем менә шундый маҗаралар аша булды. Аның җиңел генә бирелмәве декрет ялының, бала үстерүнең һәр мизгеленнән тәм табарга, кадерен белергә ярдәм итә. Әлегә бәбигә уза алмыйча интегеп йөрүче хатын-кызларга бу уйга ябышып ятмаска киңәш итәр идем. Кемгәдер ана булу бәхете беренче елда ук килә, кемгәдер гаилә тормышының өченче, икенче берәүләргә бишенче елында. Унбиш елдан соң гына әти-әни булган парны да беләм. Шуңа күрә, Ана булу турындагы өметне беркайчан да сүндермәгез!

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дә нәкъ шушы юлны үттем. Ник мин генә шулай икән дип уйлый идем бик тиз балага узучыларга карап. Мин генә түгел икән. Бик дөрес сүзләр язган Алсу.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чистартудан соң түләүле табибка мин дә бардым. Бихисап "авыру" тапты, үзе дәваларга алынасы булды. Аңарчы дәвалаган район больницасы табибына ышанычым зур иде, бу чирләр миндә булса, ул аларны, һичшиксез, игътибарсыз калдырмас иде, дип уйлап, башка мондый түтиләргә күренмәскә тәүбә иттем. ӘлһәмдүлиЛләһ, вакыты җиткәч, Әни булдым. Аллаһы Тәгалә һәр хатын-кызга шушы бәхетне насыйп әйләсен.

      Хәзер укыйлар