Логотип
Бала

«Мин үзем кадәр әле – кизәнмә!»

Язмамны Равил Фәйзуллин сүзләре белән башлау юкка гына түгел. Сүзебез балаларга багышланасы. Дөресрәге, баланы чит-ят кешенең ачулануына, тәрбияләргә маташуына.  
 
Трамвай буп-буш диярлек. Арттарак бер-ике кеше бар да, алдарак олы гына яшьтәге бер апа утырган.  Кызым белән аның артындагы буш урынга утырдык. 
 «Әни, масина! («Р» безнең әлегә – «л», «ш» хәрефе «с» булып чыга). Кала, һау-һау!» Балага бар да кызык. Маэмай күрү шатлыгыннан хәтта урыныннан ук калкынып куя. «Әни, таубус!» Автобусны да утырган җирдән генә сикергәләп, сәламлибез. Бәләкәй аяклары алдагы утыргычка тиеп-тиеп киткәли. Тукталышта әнисен җитәкләп басып калган малай да, светофорлар да, машиналар, кибетләр, барысы да – кызымның сәламенә «коенып» кала. Бала бит, шыпырт, дигәнне дә аңламый, аякларын атындырып, алдагы утыргычка бәреп алырга ярамагына да исе китми. Дөресрәге, китмәгән иде. Теге апа борылып кычкырганчыга кадәр. «Тагын бер урындыкка типсәң, аягыңны өзәм! Анасы да шуны карап бара, ник бер «замечание» ясасын!»  Апа безне ачуына коендырды да, киләсе тукталышта ук төшеп калды. Бала – куркуыннан, ә мин, мондый һөҗүмне көтмәгәнлектән, ни дип әйтәсен белми, авыз ачып калдык.
 
Мондый хәлләр тормышта гел булып тора. Күз алдыңда баланы ачуланып, куркытып, янап китүчеләргә әни кеше ничек җавап бирергә тиеш соң? Бәлки, эндәшмичә калыргадыр? Алай дисәң, бер белмәгән олы кеше ачуланганда, куырылып, бөрешеп килгән бала бик кызганыч. Аны мин дә якламасам, бу дөньяда тагын кем яклар? Чит баланы ачулану ярый торган гамәлме? Шушы сораулар белән укучыларыбызга инде таныш психолог, биология фәннәре кандидаты, доцент Саҗидә РУСИНОВАга мөрәҗәгать иттек. Аның хөкеме катгый: беркемнең дә баланы ачуланырга хакы юк! Беркемнең дә! Хәтта әти-әнисенең дә!
Бала әле яшәргә генә өйрәнеп килә. Ул әле нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен дә рәтләп белми. Хокукый яктан караганда, баланың хокуклары гына бар, ул бернәрсә өчен дә җавап бирми. Җаваплылык ул – ихтыяр көче. Кешенең ихтыяр көче өчен баш миенең маңгай өлеше җаваплы. Ә ул 18-20 яшьләргә генә өлгереп җитә. Бүгенге чор балаларының ул әле тагын да соңрак өлгерәчәк, – ди Саҗидә ханым. –  Минем үз оныгымны да кунакка баргач, оялтып, ачуланып ташлаганнары бар. Мин артык нечкә, хисчән кеше түгел, тормышны күргән кеше. Шулай да баламны аны тәрбияләргә хакы булмаган икенче берәүнең ачулануы миңа бер дә ошамады. Безнекеләр – авыл тәрбиясе алган халык. Казанда да авылдан килеп төпләнүчеләр күп. Ник яшерергә, авылда балалар белән кәнфитләнеп тормыйлар.  Авыл ул – тар даирә, консерватив кыйммәтләр мохите. Анда бисоциаль кануннар. «Кызның анасы – кырык, кырык беренчесе – чыбык», – дигән гыйбарә дә авылда тугандыр. Кешеләр бер-берсе белән якыннан аралашканга, чит кеше тирәлегенең чикләре җуела. Күрше малаен ачуланып, тәртипкә китерүне авылдашлар үз бурычы дип саный. Бу авыл кешеләре балаларны яратмаганнан түгел, ә күрше-күләннең бала-чагасы өчен һәркайсы үзен җаваплы тойганлыктан шулай килеп чыга. Моның яхшы ягы да бар, начар ягы да. Яхшы ягы – дөрестән дә авылда балалар, әти-әни күрми дип,  ни теләсәләр шуны эшләп йөри алмыйлар. Алар күрмәсә, күрше апасы яки күрше абыйсы күрә һәм, тотып колакны бормаса да, һичшиксез әти-әнигә хәбәр итәчәк. Авылда балаларны бөтен мәхәллә белән тәрбиялиләр.  Шушы мәхәллә рухын ул шәһәргә килгәч тә саклый: бер белмәгән балага кисәтү ясарга үзен хаклы дип саный. Әмма... ялгыша. 
 
Шәһәрдә бөтенләй башка мохит. Үз әти-әнисе булган, балага бер кеше дә бернинди дә йогынты ясарга тиеш түгел. Алар нинди генә әти-әни булсалар да!  Олы кеше үзен яклай ала, ә бала – юк!  Ул  олы кеше алдында көчсез. Физик көчсезлек турында гына әйтмим әле мин, бала рухи яктан да аңа караганда зәгыйфьрәк бит. Бармагы белән яный-яный ачуланып, ул кеше баланы түбәнсетә.  «Син минем алда көчсез, мин сине теләсә нишләтә алам!» – дип әйткән кебек инде бу.  Аны теләсә кем тотып ачуланырга хаклы кебек, аның шәхси тирәлегенә теләсә кем үтеп керә ала. Менә шуның өчен дә безнең балалар җәбер-золымга тиз бирешүчән. Без, олылар, аңа кечкенәдән үк, өлкәннәр дөньясының аннан өстенрәк булуын күрсәтәбез. Ләкин, олылар дөньясы кайвакыт шулкадәр миһербансыз. Бала исә әлегә һәркемгә ачык. Ул олы кешегә ни дәрәҗәдә ышанырга яраганын белми. Чит-ят баланы ачуланучы әни кешенең дәрәҗәсен генә төшереп калмый, баланың бәхетле киләчәгенә дә кизәнә. Ничекме? Баланы ачуландылар, ә әнисе аны яклый алмады. Бала бу вакыйганы бераздан онытыр да анысы. Әмма әнисенең аны яклый алмавын ул күңел төпкеленә салып куячак: «Әни мине яклый алмый. Аңа ышанырга, таянырга ярамый. Әни көчсез, үзе бер мескен, моннан соң, миңа үземне үзем якларга кирәк булачак», – дигән уй кереп урнашачак анда. Аннан аптырыйбыз, карап торышка шундый яхшы булып тоелганнар да кайчак көтелмәгән җинаятьләр кылып куя. Балачакта тирәнгә кереп калган үпкәләр, агрессия, кайчак шулай һич көтмәгәндә бәреп чыга. Ә бит җәмгыятькә әхлакый нормаларны тешен кысып үтәүче кешеләр кирәкми. Безгә һәртөрле агрессиядән азат, ирекле, шат күңелле кешеләр кирәк. Баланы ачулану, куркыту – рухи көчләү ул. Үзегез беләсез, көчләү ул инде берничек тә яхшы тәрбия бирү түгел.
 
«Нишләргә соң?» – диячәксез. Беренчедән, әти-әниләрнең үзен дә  бик яхшылап тәрбияләргә кирәк әле. Акыллы әни яки әти үзен шушы бала урынына куеп карасын. Бер белмәгән олы кеше каты тавыш белән, бармак яный-яный, аны ачуланганда ул үзен ничек хис итәргә тиеш? Ә аның урынында сезнең балагыз булса, аны шулай ачулансалар? Сез моңа ризамы? Мин бер нәрсәне ышандырып әйтә алам, сез кемгәдер зыян саласыз икән, ул кабат үзегезгә әйләнеп кайтачак. Үзегезгә булмаса, балагызга, оныгыгызга. Бу – психологик вирус. Аны таратудан туктарга кирәк. 
Сез менә теге вакытта, трамвайда барганда авызыгызны ачып калып, дөрес эшләмәгәнсез. Балага юнәлгән агрессияне шунда ук туктатырга тиеш идегез. Мондый вакытта тиз, катгый һәм таләпчән булырга кирәк: «Апа, сез олы кеше, балага нәрсә дип әйткәнегезне үзегез ишетәсезме? Шулай дип әйтргә ярыймы?» Ул, әрләшә башларга, сезне оялтырга керешергә мөмкин. Аның белән кара-каршы сүзгә керешергә кирәкми, билгеле. Әмма баланы яклавыгызны күрсәтергә тиеш идегез.
 
Тормышчан мисаллар, дигәннән, бер танышымның кызын кунакка гына килеп-китеп йөрүче әбисе, кайнанасы, гел ачуланып, тәнкыйтьләп тора. Утыруын да дөрес утырмый, ашавын да дөрес ашамый, чәчен дә тиешле урында тарамаган... Баланы яклап, кайнанага сүз әйтсәң, үпкәләве бар. Мондый очракларда нишләргә? 
 
Саҗидә ханым, психолог буларак, килен кешегә кайнанасы белән сүзгә килмәскә өнди. Иң яхшысы, ирегез белән сөйләшеп, әби кешегә булган дәгъваларыгызны аның авызыннан әйттерү. Сүзне болайрак башларга була: «Әни, син балага ничек дөрес икәнен үзең күрсәт. Үзен ничек тотарга тиешлеген аңлат. Кычкырып, ачуланып, син бит аны үз-үзенә начар итеп күрсәтәсең. Аңа бит моның белән гомер буена яшәргә. Минем балам шулай ук бөтенесеннән дә начарракмыни?» Баланы гел ачуланып, тәнкыйтьләп тору, аның «канатларын кисә», мин бер булдыксыз, дигән комплекс булдыра. Балага үзен генә ачуланалардыр шикелле, ул бит башкаларның да шелтә алганнарын ишетми. Аннары балаларның бер үзлеге бар: алар кемне ни өчен ачуланганнарына түгел, кемне ни өчен мактаганнарына күбрәк игътибар итә. Тәрбиянең нигезендә ачулану, шелтәләү түгел, мактап үсендерү һәм яхшы үрнәк ята. 
 
Фикерләр:
Искәндәр Сираҗи, журналист, язучы, 5 бала әтисе: 
«Ничек инде кеше баласын ачуланырга ярасын?!. Әти-әни һәм укытучылардан кала, беркем дә сүз әйтергә тиеш түгел. Ник укытучымы, чөнки ул шәрыктә әти-әнигә тиңләшә, әле алар да ачуланырга түгел, тәрбияләргә генә мөмкин. Берәр баланың ярамаган эшен күрсәң: «Кара әле, кем син, энем, дөрес эшләмисең бит син», – дип,  кисәтү ясарга була әле. Анда да әти-әнисе якында гына икән, фәкать алар аша, «Җәмәгать, бу баланың әнисе бармы монда, болай ярамый бит инде», –  дигәнрәк рәвештә. Ә баланы ачуланырга беркемнең дә хакы юк. Үз алдымда балаларымны ачулансалар, шуңа түзеп тораммы инде мин? Кеше баласын да ачуланмыйм, үземнекеләргә дә сүз әйттермим».
 
Гөлназ Сәфәрова, Татарстанның атказанган артисты:
«Бер белмәгән кеше синең балаңны ачулана башласа, бик яман икән ул. Безнең Айданның телен чыгарып, йөзен әллә нинди рәвешләргә кертә торган гадәте бар. Ул аны кеше үчеклим дип эшләми, үзенә-үзе кызык ясавы гына. Берсендә кибеттә йөрибез, улым телен чыгарып бара икән. Моны баласын җитәкләп килгән бер хатын күрде дә, үзләрен үчекләве дип уйлады бугай, Айданга ябырылды: «Малай актыгы, син әллә юләрме? Кешегә тел күрсәтергә ярамый дип, әниең өйрәтмиме әллә сине?» Ачуым кабарды. Айданның кеше үчекләү нияте булмаганын беләм бит. «Шуннан нәрсә булган, менә мин дә телемне күрсәтеп йөрим», – дидем дә, телемне чыгарып күрсәттем моңа. Шаккатып карап калды.
 
Сәйдә абыстай Аппакова:
«Юу-ук, чит кеше баласын түгел, үз балаңны да ачуланырга ярамый! Авызыңны ачып: «Гаң, гаң, гаң», – килеп әрләшү бер кешене дә бизәми. Кемнедер ачулану, үзеңне өстен кую да бит әле ул. Ачулану – каз өстенә су койган кебек, бер файдасы да юк, коела да бетә, баланың күңелендә калмый. Кирәк сүзне ипләп әйтергә, балам, болай эшләргә ярамый бит, дип, җай белән генә, җилкәсеннән сөеп кенә аңлатырга кирәк. Ипләп әйтеп тә, күршеләр дә әйтеп, башкалар да сөйләп, бала барыбер дә тыңламый икән, ул чагында инде ачуланырга да була. Менә мин 1 нче сентябрьдән 20 сенә кадәр транспортта яшьләрне вәгазьләп йөрим, балалар, олылырга урын бирегез, дип. Кайвакыт әбиләр: «Хәзер яшьләр шундый инде, урын бирмиләр», – дип, чәчрәп ябыша. «Болай ямьсез итеп сорагач, мин дә бирмәс идем», – дим. Матур итеп, ипләп сорарга кирәк». 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт яусын кинэшлэрегезгэ!

    Хәзер укыйлар