Логотип
Бала

Мин бала урладым... 

Мин бала урладым. Берүзем. Урам тулы халык, әти-әниләр шау-гөр килеп торган урыннан... 

Мин бала урладым. Берүзем. Урам тулы халык, әти-әниләр шау-гөр килеп торган урыннан... 

Әллә ни көч түкмичә... 

Барысын да баштан сөйлим әле. Гаилә белән Казанга күчеп килүебезгә  әле ике ел да тулмады. Шәһәргә балалар үсеше өчен мөмкинлекләр күплеген искә алып күченсәк тә, калада яшәүнең кайбер мөһим мизгелләре турында мин әле күз алдына китереп бетермәгәнмен икән. 

Авылда иркен бит, әле балам урамның бер очындагы дусларына барып кайта, әле икенче башына йөгерә. Якындагы кибеткә барып ипи-сөт алып кайтып бирү дә аның өчен шатлык кына. Кеше мөстәкыйльлеккә омтыла! Әнисенә булыша! 

...Һәм менә без шәһәргә күчендек. Шәһәрдә урамнар күп. Аргы очтан бирге очы күренми торган тыкрыклар, юллар... Ә кешеләр тагын да күбрәк! Нинди уйлар, ният белән яши ул кешеләр, миңа билгесез... Калада яши башлагач, балаларның үзләре генә урамга чыгу, кибеткә бару гадәтләрен тойдык. Сакланганны саклармын дигән бит... 

Телевизор, интернеттан инде бу җәйдә генә дә ничәнче тапкыр югалган балалар тарихы турында ишетәм... Куркыта. Балаларның күңелләре ачык, елмаеп сүз каткан һәркемгә ышана торган чаклары. 

Менә бу абыйдан ераграк тор, усал кешегә охшаган... 

Юк, әнием, ул миңа елмаеп карады, яхшы абый ул... 

Мин тормыш тәҗрибәсенә ышанам, ә балам елмаюларга... 

...Комда уйнаучы ике баланы җитәкләп киткәннәр. Әле һаман да таба алмыйлар, ди... 

...Мәктәптән кайтып барганда таныш түгел машинага утырып киткән... 

Авылда да мондый хәлләр булырга мөмкин, әлбәттә. Әле мин кечкенә чагында бер авылда чегәннәрнең комда уйнап утырган баланы урлап киткәннәр иде. Әниләр шуннан соң таныш түгел машина күренсә – өйгә йөгерергә кушканнары хәтердә... 

Ә шәһәр зур. Монда «төрле хәлләр» ешрак булып тора. 

Лифтка таныш түгел кешеләр белән керергә ярамый. 

Әнидән башка урамга чыгарга ярамый. 

Таныш түгел кешеләр белән сөйләшмәскә (бу кисәтү ике яклы югыйсә!) 

Песи, эт күрсәтәм, туңдырма бирәм дисәләр — ышанма! 

Шәһәрдә яши башлагач, балаларга тәрбия дәресләре шундый булды. Тик аларның файдасы гына менә... Мультиклар белән чирләгән балалар үзләрен һәрнәрсәне җиңә алучы супер герой итеп хис итә бит. 

Балаларны чит кешеләргә артык ышаныч белдерүдән ничек сакларга соң? Бу хәлләр ничек килеп чыга? Янында әнисе, әбисе булганда чит кешегә кулын бирәме бала? Иң мөһиме – әниләрнең игътибары кайда??? Урам тулы халык, әтиләр, әниләр, күпне күрүче дәү әниләр тулы урамда чит бала җитәкләп китү чыннан да реаль хәлме? 

Туганнан туган сеңлем, балам белән без әле моңарчы беркайчан да уйнап карамаган уен мәйданчыгына килдек. Балалар да, әниләр дә күп монда.  Баланы Зур апасы белән качельдә калдырдым да балалар җыелып уйный торган җеп баскычлар янына килдем. Күзәтәм. Мин психолог та, укытучы да түгел. Тик алты еллык әни тәҗрибәсе бар һәм балалар белән сөйләшергә бик яратам. Сары чәчле, гади генә киенгән күзлекле кыз янына килеп, аңа эндәшәм. Кем белән килдең, дим. Әби белән, ди. Бераз кырыйдарак урнашкан эскәмиядәге бер әбигә төртеп күрсәтә нәни кыз. «Әби белән бик күңелле түгел, артымнан йөгерми ул», – ди кыз. Кызның монда иптәшләре дә юк икән, минем белән уйнамыйлар, ди. Ничектер бар кешегә үпкәле мәле иде баланың. Иптәшләре юк. Димәк беркем дә комачауламый... Әби генә вакыт-вакыт бик игътибар белән бу якка карап ала.  Сөйләшкән саен, кызның миңа ышанычы арта барганын сизәм. Һәм көтмәгән сүз ишетәм: 

Әйдә, әбием күрмәгәндә сиңа бер секретик күрсәтәм. 

Секретик? 

Әйе, әнә теге ике зур агач артында ул... 

Миңа инде артыгын дәвам итәргә ярамый иде. (Югыйсә рәхим ит, бала минем белән «секретик» карарга барырга әзер иде!) Мин кызымны чакырып алам. Беркемдә дә шик уятасым килми, «секретик»ны бергәләп карап киләбез. (Әби сизмәде бугай, күздән югалып торсак та, кая бардыгыз дип сорамады!) Аннары әби янына үзебез барып таныштык. Әби кызның тәртибеннән зарланган арада, балага якынрак торсагыз иде, кызчык бик шук, күздән югалтмагыз, дип әйтергә тырыштым... 

...Тимур исемле малайның кызыл төстәге янгын сүндерү машинасы шәп иде. Янына килеп утырдым да, машинасын мактарга керештем. Тимур миңа машинаның яна торган утларын, баскычларын күрсәтте. Машина белән мәш килдек. Бераздан, җаен туры китереп, машинаны уен мәйданчыгыннан читтәрәк, асфальт юлда йөртеп карарга тәкъдим итте. Малай ризалашып, миңа кулын бирде. Кулын бирде... Һәм без икәүләп бер-ике адым атлауга: 

Әти, без машинаны асфальтта йөртеп карыйбыз, әйдә, безнең белән! – дип  әтисенә кычкырды. Мин бераз югалып калдым. Мөгаен, барысын да аңлатасы булыр хәзер. (Ярар, аның каравы, улының чит кешеләргә бик тиз ышанганын белер...) Әти кеше, чыннан да, шелтәле карашын миңа ташлады һәм кырыс тавыш белән улын үзе янына чакырып алды. Дәшмәде... 

Зәңгәр күзле кыз белән күбәләкләр кудык. Ул да мине үз итте. Күбәләк куа-куа мәйданнан шактый ерак китеп булыр иде... Кызның әнисе белән килгәнме, әтисе беләнме икәнен тәки аңламадым, чөнки безнең янга килеп кызыксынучы булмады. 

Икенче бер кыз үзенең исемен «Тәйсә» дип атады. Мин аның белән сөйләшергә тырыша башлауга, әнисенең итәгенә барып ябышты. (Аллага шөкер!) Әнисе: «Син нәрсә инде, кызым, бар балалар белән уйна», – дип, уен мәйданчыгына этәрде. Яңа гына баласының ышанычын яуларга тырышкан чит кеше «тырнагына» чак эләкми калуын сизми калды шул ул... 

Тагы бер малайның туңдырма дигән сүздән соң күзләре яна башлады... 

Балалар бик тиз ышана иде. Әллә соң өйдә алар белән бик аз аралашалар?! Юк, эш балаларда түгелдер. Кечкенәдән аларны дөньяга ышанганнары өчен ачуланып булмый бит инде! Саклык турында күпме сөйләшсәк тә, безнекеләр дә, әнә, кибетче, контролер апаларга өйдәге яңалыкларны сөйләп кенә торалар. Әни кызыл күлмәк алып кайтты, әтинең эт баласы аласы килми, иртәгә авылга китәбез... 

...Уен мәйданчыгында әллә ничә бала миңа кулын бирде. Чит кешегә... Балаларның әле берсенә, әле икенчесе янына килеп сөйләшеп йөргән джинсылы ханым да гаҗәпләндермәде мондагы әниләрне. Кемдәдер телефон, кемдер мавыгып-мавыгып башкалар белән аралаша, зарлана иде... 

Балалар урлау шактый уңышсыз тәмамланды, чөнки килеп сүз каткан, минем кемлегем белән кызыксынган, миңа карап сәерсенгән кеше булмады. Мәйданчыкка барганда мин барыер берәрсенең тавыш күтәрәсенә, нишләп кеше баласына бәйләнеп йөрүемә эче пошачагына ышанып барган идем. Андый очрак килеп чыкса, нинди аргументлар китерәсемне барлап килгән идем. Кирәге чыкмады.    

Алдан әйтеп киткәнемчә, балаларны дөньяга ышанычлы карашы өчен ачуланырга ярамый, әмма өйдә бу темага сөйләшүләр алып барырга кирәк, дип чаң суга белгечләр. 

 

Әти-әниләргә: 

Балалар әниләре сөйләгән «бала урлаучы»ны кинолардагыча куркыныч герой итеп күз алдына китерәләр: озын буйлы, шар күзле, кара киемле, усал йөзле персонаж итеп. Шуңа күрә аларга начар ниятле абый-апаларның (хәтта әбиләрнең!) кинодагыча булмаганын аңлатырга кирәк. Алар хәтта бик -бик мөлаем, артык әйбәт булып та күренергә мөмкиннәр. 

Балага адекват олы кешенең бала янына килеп беркайчан да әнисеннән рөхсәт алмыйча тәмлүшкә бирмәгәнен, таганда атынырга алып китмиячәген, баладан ярдәм сорамаганын әйбәтләп аңлатырга кирәк. 

Каядыр киткәндә бер-береңне кисәтергә кирәклеген балаларга үз мисалыгызда күрсәтергә тырышыгыз: эштән кайтырга чыккач, аларга шалтыратып әйтегез, кая барганыгызны, маршрутыгызны әйтеп йөрегез. Үзегездән башлагыз, бала сездән үрнәк алыр. 

Олырак яшьтәге балаларга, таныш түгел кеше белән еракка киткәндә нинди күңелсезлекләр килеп чыгасын мисаллар китереп аңлатырга була. 

Таныш түгел кеше алып китәргә тырышканда балага нәрсә эшләргә, ничек игътибар итәргә кирәклеген өйдә әкият, уенчыклар ярдәмендә аңлату отышлы. 

Балага нәрсә эшләргә? 

1. Таныш түгел абый-апа машинага утырырга кыстаса, кибеткә кадәр озата баруын сораса һәм башкалар. Ул кеше яныннан китәргә тырышырга, кулларны болгап  башкаларның игътибарын җәлеп итәргә, каты итеп кычкырырга. 

2. Кеше күп булган урынга чабарга, кибеткә, даруханәгә кереп качарга. Иң мөһиме: аулак урынга, буш подъездга качарга тырышмаска. 

3. Телефоннан әти-әниләр белән элемтәгә чыгарга тырышырга. 

 

Уяу булыйк, әниләр! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар