Логотип
Бала

«Кунакчыл йорт» – соңгы тукталыш…

Татарстанда бер-ике елдан яман шеш авырулы балалар өчен хоспислар эшли башлаячак.

Күргәннәребезне, мөлдерәмә кичерешләребезне, кызгану-чарасызлыктан гаҗиз булган халәтебезне йөзебезгә чыгармаска тырышып, Балалар республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлеге буйлап атлыйбыз. Бүлек мөдире, күренекле табиб Рафаэль Шаммасовның шәкерте – үзе дә инде озак еллар эшләп, зур тәҗрибә тупларга өлгергән югары категорияле табиб Илсия Вагыйзов-на Осипова безне озатып йөри. Коридорда балаларын кайсы җитәкләп, кайсы күкрәгенә кысып йөргән әниләргә сүз куша-куша, туктап, хәлләрен белештереп бара торгач, безне каршыбызга очраган ханым белән таныштырасы итте ул. үзе исә, «мин хәзер», диде дә, шундук янәшәдәге палатага кереп, күздән югалды.


«Әни, мин кайчан үләм?»

Яшь кенә әле ул үзе. Ә инде күргәннәре... Ул сөйли-сөйли дә: «Мондый хәлләрне дошманыңа да күрсәтмәсен», – дип куя. Балык Бистәсе районының Мәмли Казаклар Чаллысы авылында яшәүче Гарифуллиннар гаиләсенә килгән бу хәсрәтне бөтен авыл бергәләшеп күтәрә. Нидән генә башланды соң әле ул?! Малай үзе сау-таза туа. Бер дә менә шулай авырып китәр сыман түгел. Башка малайлар шикелле ул да шук-тиктормас, «җырла» дисәң, моңлы итеп җырлап та җибәрер, уйна дисәң, уенчык гитарасын чиертеп алырга да күп сорап тормас.
– Шундый иде, – дип сөйли Алсу, бик еракта калган кебек тоелган ул чакларны исенә төшереп. – Соңыннан, «күзләр генә тидеме икән әллә сиңа?» дип еладым. – Нәрсәдән башландымы? – ди ул сорауга сорау белән. – Башта, тик торганнан, «колак авырта», дип зарлана башлады. Без аны әтисе белән шушы хастаханәгә алып килдек. Ул чагында Рәмискә өч кенә яшь иде әле. Табиблар карады да: «Кола­гында гөмбә», диделәр. Дәвалагач, хәле җиңеләй­гәндәй булды. Әмма күп тә үтмәде, бала тагы елый, «авырта», ди. Янә хастаханәгә киттек. Бу юлы инде колагында шеш таптылар. Тагын дәваланып кайтып киттек. Тора-бара колагы ишетмәс булды, хәлсезләнә башлады. җитди чир турында уйлаган да юк инде. Нәселдә булмаганны... Бала рәтләнмәгәч, әйдә әле, анализлар тапшырып карыйк, дидек.

Кандагы лейкоцитларның нормадан егерме тапкыр артып китүен күргәч, табиблар өнсез кала: «Ничек бу бала поликлиникага үз аягы белән килә алды?» – ди алар, Алсуны бу хәбәр белән аяктан егып. Баланы шундук ашыгыч ярдәм машинасында Казанга алып киләләр. «Бу – 2009 елның 30 октябре иде. Минем үлеп терелгән көнем. Тормыш кадерен, аның џәр көнен яшәү белән үлем арасында калгач кына аңлыйсың икән. Баламда яман чир икәнен белгән көннән башлап, тормышым икегә бүленде. Башымда улымны терелтү уеннан башка берни дә калмады. Көн-төн Аллаһы Тәгаләдән coрыйм, атлаган саен «Раббым, ярдәм ит», дип ялварам».

Малайда яман сыйфатлы кан авыруы табыла. Сабый гомере өчен ике ай дәвамында барган аяусыз көрәш көткән нәтиҗәне бирми. Химиотерапиядән соң аның чәче, керфекләре коела, үзе күтәрәмгә кала.

– Рәмисне аңсыз килеш беренче катка реанимациягә алып төшеп киттеләр, – дип сөйли Алсу. – Мин көн-төн елыйм. Реанимация ишеге төбеннән китмим. Баскычтан белгән догаларымны укып төшәм, укып менәм. Инде табиблар да кисәтеп куйды: «Хәле бик авыр, әзер булыгыз». Балаңның үлеменә ничек әзер торырга, яши дә башламаган гомернең өзелүе белән ничек итеп килешергә? әйтәм ич, дошманыңа да күрсәтмәсен бу хәлләрне...

Таң аткан саен, күзеңне ачып җибәргән саен балаң турында «үлсә нишләрмен?» дип уйлаудан да газаплысы, ачысы юк. Ә күпме иртәләр аттырган ул шулай, күпме йокысыз төннәр үткәргән сабыйның бер аягы белән гүрдә булган гәүдәсе янында?
Ниһаять, табиблар баланың чиренә киртә куярлык ачкыч эзләп таба. Улының әкренләп савыга башлавын әнисе «могҗиза» дип атый. «Нинди генә авыр чагымда да өметемне өзмәдем, терелер дип үз-үземне юаттым», – ди ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә. Малай җиденче көнендә күзләрен ача. әнисе аны өр-яңа баштан ашарга, йөрергә өйрәтә. Хаҗдан кайткан суларны эчертә.
 
Чирне дәвалап була, димәк, балалар үлмәскә тиеш. Нәкъ менә кан анализы күрсәтә дә инде сәламәтлек торышын. 

Химиотерапия курсларының нинди хәтәр сынау булуын сәламәт кеше күз алдына да китерә алмый. Атна дәвамында, тәүлек буена химия препаратлы капельница астында ятып, бөтен организм агулана – температура күтәрелә, күз күреме начарлана, көчле баш авыртулар башлана. Боларның барысы да хәзер куркыныч төш шикелле артта калган. Без килгәндә, Рәмис дәвалауның икенче курсын үтә иде. Ул инде елмая, сөйләшә. «Бик сорасагыз, шигырь дә сөйләп бирә әле ул сезгә», – дип елмая әнисе. Рәмис яткан ике кешелек палата кечкенә генә булса да, якты, чиста. Биредә һәркайсының үз дөньясы – үз уенчыклары, ашыйсы килгән ризыклары, киясе килгән киемнәре. Чөнки аларны дәвалау елларга сузыла. Арада гомерләре өзелеп калганнары да бар.
– Нинди уенчык яратасың, акыллым? – дим, Рәмисне сөйләштерергә керешеп.
– Кран, – ди күп сөйләшергә яратмаган малай.
– Әйбәт ашыйсыңмы соң, тәмле пешерәләрме?
– Мин балык яратам, – дип куя малай, бу соравыбызга да бер җөмлә белән генә җавап биреп.
– Балык Бистәсеннән булганга балык яратасың инде син, – дип шаяртабыз.

Рәмис белән бер палатада яткан кызчыкның тумбочкасында да нинди генә уенчыклар юк. Һәм бик матур кыз сурәте төшерелгән ике фото.
– Бу чибәр кыз кем була инде? – дим, чәче үкчәсенә кадәр төшкән шул кыз бала рәсемнәренең берсенә ишарәләп.
Бала йөрәкне өздереп алырдай зур моңсу күзләрен миңа текәп тора да: «Мин», – ди. «Терел генә, чәчең тагын шулай озын булып үсәр», – дип юатам кызчыкны. «Хәлем бик авыр шул минем, апа!» – ди бала, олыларча көрсенеп.
 
Яман чирнең килеп чыгу сәбәпләрен белгән очракта, аны дәвалау да проблемага әйләнмәгән булыр иде.

– Хастаханәдә ята башлаганнан соң биш ай үткәч, беренче мәртәбә өйгә кайтып килдек, – дип сөйләвен дәвам итә Алсу. – Балалар Рәмисне башта чит итте, танымады. Озак күрешмичә торгач, бер-берсеннән ятсындылар димме... Безнең бит алар өчәү: олысы – Ниязга 12 яшь, кечесе – Азалиягә әле өч кенә яшь. Ә Рәмис – уртанчысы. Аннан ияләш-теләр тагы. Олы улым барын да аңлый. Кире хаста-ханәгә киткәч, Яңа ел алдыннан безне котлап хат язган, хәлләребезне сораган. «Кызганыч, минем наныем чирли, тик ул терелер, мин аңа ышанам», дигән. Реанимациядә озак яткач, балам өч ай әтисе белән күрешмичә торды... Шулай бервакыт хәлен белешергә әтисе килгән. Малайны кулыннан җитәкләп беренче катка алып төштем. Әтисе аны күтәреп алды да, и-и үбешәләр, и-и кочаклашалар. Бала әтисенең битен исни, шулка­дәр сагынышканнар менә. Аннары Рәмис: «Әтием, миңа яраткан уенчыгымны алып бир әле», – диде. Әтисе шундук аңа уенчык машина сатып алды.

Рәмис, хәле авырайган чакларында: «Әни, мин кайчан үләм?» – дип сорый торган булган. Ә әнисе аңа: «Үлмисең, яшисең!» дигән. Бүген инде ул андый сораулар бирми. Хәзер инде ул әнисен: «Өйгә кайчан кайтабыз?» – дип тилмертә.
– Тагын бер курс калды, аннан кайтарып җибәрергә дә була, – ди дәвалаучы табиб. – Әмма бу әле шуның белән – шул дигән сүз түгел. Бездә дәваланган бала­ның һәркайсы унсигез яшькәчә та-библар күзәтүе астында тора. Чир, үзегез беләсез, бик мәкерле. Аның кайчан янә баш калкытасын бер Аллаџы Тәгалә генә белә.
– Улыма егерме мәртәбә кан салдылар. Кан бирүче Шакировларга мин чиксез рәхмәтлемен, – ди Алсу Гарифуллина. – Гомумән, кешенең кемлеге кайгы-хәсрәт килгәндә беленә. Соңгы елларда бөтен авыл, хәтта район безнең борчу-хәсрәт белән яшәде. Кайсы ничек булыша: акча күчерүчеләр дә күп, бигрәк тә Айнур исемле эшмәкәргә рәхмәт. Кайчак хәтта исемнәрен әйтмичә булышалар. Ихластан кылынган игелек шундый була ул.
 
Ә хәзергә хоспис ул — Балалар республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлеге.

– Малайның хәле әйбәт күренә, – дибез, әни кешенең сүзләрен куәтләп.
– Шөкер, хәзер әйбәт инде. Тик курку калды. Инде моннан ары безнең гаилә аның өчен гел кыл өстендә торыр. Аңа хәзер кояш ярамый, мунча ярамый. Без ул үсеп җиткәнче шушы бүлеккә кендегебез белән береккән. Шуннан үзегез аңлыйсыз инде...
 

Канны тикшертеп торырга 


Яман шеш һәм кан авырулары табибы Илсия Вагыйзовна Осипова биредә эшләү дәверендә күпне күргән, күпне кичергән. Шуңа да аның без биргән сорауларга җаваплары, беренче карашка, кырыс, рәхимсез тоелса да, гадел яңгырый.

«Берничек тә кисәтеп булмыймыни соң ул афәтне?» – дибез. ә ул: «Берничек тә, – ди, кистереп. – Яман чирнең килеп чыгу сәбәпләрен белгән очракта, аны дәвалау да проблемага әйләнмәгән булыр иде. 

Ел саен балаларның барысына да тикшерү уздырып торган очракта, бәлкем, яман чир белән авыру куркынычы күпкә кимер дә иде. Тик безнең илдә андый мөмкинлекләр юк. Хатын-кыз йөкле вакытта карындагы хәлләрне күрергә, шеш тапканда яисә шикле күре-неш­кә юлыкканда, әни кешегә баласын төшертүне тәкъ­дим итәргә була анысы. Ләкин моңа әниләребез-нең бик сирәге бара. Чөнки алар, џәркайсыбыз шикелле, барысы да әйбәт булачагына өметләнә».
Онкогематология бүлеге кырык урынга исәпләнгән. Әйткәнебезчә, палаталар кечкенә булса да, аларның һәркайсы сабыйның үз бүлмәсен хәтерләтә. Яннарында – яраткан уенчыклары, шушы хәлдә бердәнбер якыны булган газиз әниләре. Айлар, еллар буе әниләр шушында – сабыйлары янында. Бүлектә дүрт кер юу машинасы тора. Ул көн-төн әйләнә. Кухняда – берничә суыткыч. Әниләр балалары ашарга теләгән ризыкның барын да шунда тота. Химиотерапия алган балалар ашауга бик нәзберек. Хастаханә ризыгын бик сирәге генә теләп ашый. Шуңа да әниләр кухняда: пешеренә, чистарта, юа... 
Монда әти-әнисе эчкече булган сабыйлар да бар. Аларны медицина персоналы, йә булмаса, волонтерлар карый икән.

– Бүлектә мондый авыруларны дәвалау өчен бөтен мөмкинлекләр бар, – дип сүзгә кушыла хастаханәнең медицина эшләре буенча баш табиб урынбасары Дамира Садыйковна Галиева. – Ул 1995 елда ачылды, 2006 елда хастаханәдә башланган үзгәртеп коруларга шушы бүлектән керештек. Яңа, камил җиһазлар кайтарттык, тулысынча Европа стандартларына җавап бирердәй итеп дәвалый да беләбез. ә болай, чиренә карап, авыруның – 70, ә кайчак 90 проценты аягына басып кайтып китә. Бу – бик яхшы күрсәткеч. Ә инде гомерләре санаулы гына калган сабыйлар өчен тиздән чит илләрдәге кебек хоспислар оештырылачак. (Хоспис – приют, инглиз сүзеннән. Өметсез авырулар өчен дәвалау учреждениесе.) Тумыштан каты авырулы, хәтта ки үзе мөстәкыйль сулыш ала алмаган балалар да бар бит. Аларны башта безнең бүлектә дәвалап карыйлар. Инде киләчәктә дә файдасы тимәсә, әлеге мин әйткән дәүләт учреждениеләренә озатачаклар.
 

Көннәр санаулы калганда…


Яман чирдән котыла алмаган бала соңгы сулышына чаклы хосписта, башкача әйтсәк, «кунакчыл өйдә» яши. Бу – дәвалау учреждениесе түгел. ә бәлки каты сызлану, авыртуларны вакытлыча оныттырып тору, азга гына булса да тормышының соңгы көннәрен җиңеләйтү, өметсез авыруларга медицина, социаль џәм психологик ярдәм күрсәтү бурычын үтәүче соңгы тукталыш.
– Хоспислар – безнең өчен зур яңалык, – ди Анжела Вавилова фонды рәисе урынбасары Ольга Мишутина. – Немецлар Бөек Ватан сугышында миллионлаган халык корбан булуда үзләрен әлеге көнгәчә гаепле хис итә. Күрәсең, шушы тойгы аларны үзләрендә генә түгел, бездә џәм башка илләрдә дә көннәре санаулы калган авыруларның хәлен җиңеләйтү йортлары салу уена этәргәндер. 

Бавариянең Кызыл Хаҗ җәмгыяте инициативасы белән башланган бу эшкә әлеге фонд һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы да кушылган. Бүгенге көндә аның урыны да билгеләнгән. Хоспис егерме кешегә исәпләнгән, анда һәркем аерым яшәячәк. Авыруга ул үзе яшәгән фатирны, йортны хәтерләтәчәк. Хәтта авырган балага үзенең яраткан эте-мәчесе белән дә яшәргә рөхсәт итәчәкләр. Төзелешкә 300 миллион сум тотылыр, дип көтелә. Чыгымнарның яртысыннан күбрәген немецлар бирергә вәгъдә итә.
– Ә хәзергә хоспис ул – Балалар республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлеге. Без бүген кирәкле дарулар, медицина җиџазлары кайтарту хәстәре белән йөрибез, – ди Ольга Мишутина. – Бүлектә еш булабыз. Атнага бер концерт оештырабыз. Елмай­ган бала тиз савыга ул. Соңгы тапкыр бирегә артист Дмитрий Дюжев, абыйлы-энеле дрессировщик Запаш­ный­­лар килгән иде. Бирегә үзебезнең баскетболчылар да бик еш йөри. Волонтерлар, аниматорлар килә...
Фонд хезмәткәрләре яман шеш авырулы баланың гаилә өчен нинди олы фаҗига булуын кеше сөйләве аша гына белми. Вавилов турында ишеткәнегез бармы?! Аның эшчәнлеге – Татарстан өчен уникаль күренеш.

Фонд рәисе Владимир Вавилов – кайчандыр үзенең биш яшьлек кызчыгын, шушы чирдән алып кала алмыйча, җир куенына салган кеше. Баласы өчен ике ел ярым дәвамында барган көрәш аны күп нәpcәгә инандыра: чирне дәвалап була, димәк, балалар үлмәскә тиеш.

Табибның: «Әниләр безгә балаларын йөри алмас хәлгә төшкәч кенә алып килә», дигәнен хәтерлим. Кызганыч, баланың канын тикшертүгә без әлләни игътибар бирмибез. Ә бик кирәк! Нәкъ менә кан анализы күрсәтә дә инде сәламәтлек торышын. Сабыйның зарына колак салу бик зур күңелсезлек­ләрне, ә бәлкем, фаҗигане дә читләтеп үтәргә ярдәм итәр иде. 

Тарихтан:
Яман шеш авырулары өчен беренче хоспис Мәскәүдә 1903 елның 8 ноябрендә Мәскәү дәүләт университеты профессоры, онколог Л. Левшин инициативасы буенча ачыла. 1897 елны Левшин шушы максатларда Мәскәү хәйриячеләреннән акча җыя. 1898 елның 12 февралендә бу проектны хуплыйлар. Ул вакытка Морозовлар фондка 150 мең сум акча күчерә. Шуңа күрә хәтта совет чорында да – егерменче еллар уртасына кадәр – учреждение Морозов исемен йөртә.

1903 елда Мәскәүнең Погодин урамында салынган дүрт катлы корпус, башта бер-ике урынлы палаталардан гыйбарәт булып, 65 кешегә исәпләнә. Биредә 1903 елда галим Мария Склодовская-Кюридан алынган радий препаратлары сынала. Погодин урамындагы онкология институты 1920 елда, хоспис функциясен үтәүдән туктап, дәвалау џәм тикшеренү клиникасына әверелә. Бүген ул П. А. Герцен исемендәге Мәскәү фәнни-тикшеренү онкология институты дип атала. 

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар