Гомер бүләк итәм...

(Бала табу йортында бала белән бергә туган ертык фикерләр)
Рухы белән көчле хатын-кызлар гына бездәге бала табу йортларында бала таба ала. Бу җөмләдә, кызганыч, басым «бездәге бала табу йортларында» дигән сүзтезмәгә төшә. Техник җиһазландыру-аппаратура югары дәрәҗәдә, табиблар үз эшләренең остасы, әмма хатын-кызны әйләндереп алган диварлар, коридор, ашханә, туалет-душ дигәннәре, чиста булса да, әйтерсең лә, югарыда әйтелгән рухны сындыру өчен махсус шундый ямьсез һәм иске. Кайбер әниләр сабыйларына гомер бүләк иткәннән соң да, палатада урын булмаганга, коридорда ятарга мәҗбүр хәтта. Киноларда күрсәтелә торган матур бүлмәләр – кайда алар?..
«Тулгак ешайгач, кабаланмыйча роддомга җыенасыз. Су китсә, ашыгарак төшәсез», – курсларда шулай өйрәттеләр. Миңа исә, яшем утыздан узганга күрә, тулгак башланганны бала тудыру йортында көтәргә тәкъдим иттеләр. Шулай эшләдем дә. Кемдер ул тулгак тотуны көтеп морадына ирешә, срогы 41 атнадан узучылар исә стимуляциягә дучар ителә – махсус дару, гель ярдәмендә тулгакны чакырталар. Аналык муентыгын табиб үзе дә ачарга мөмкин. Әмма бу да ярдәм итмәсә, бала ятучы куыкны тишеп, капельница билгели... Күрше өстәлдә яшь ана ята – җан ачысы белән кычкыруы әле дә хәтердә, мин дә шулай кычкырдым микән?..
Бала тапкач ук акушерканың кесә телефонымны китереп бирүенә шатланып бетә алмыйм – иремә дә шылтыраттым, сабыебызны фотога төшереп, аңа ММС та җибәрдем. Каталкага яткызып, бала тапканнар катына алып киттеләр. Әйберләрем тутырылган пакетлар да шул каталка өстенә өелде. Матур кинолардагы хастаханәләргә якын да килми безнең бала тудыру йортларындагы шартлар... Әмма тора-бара болар хәтердән юып төшерелә – «котылдым!» дигән эйфория генә кала.
Урыннан торып йөрергә куштылар. Бу минуттан инде үзеңне үзең карыйсың. Канга батканмын икән. Юыну әйберләремне көч-хәл белән эләктереп, үземә генә ышанып, коридорның икенче очында урнашкан душка юнәлдем. Биредә оят дигән нәрсә югала икән. Кешенең кешедә эше юк – тузган чәч, сыгылып төшкән билләргә игътибар итмисең – таплар калдыра-калдыра коридор буйлап атлыйсың...
Кызымны көненә җиде мәртәбә имезергә алып киләләр. Әле сөт тә юньләп төшмәгән – ни суырадыр балакаем? Ач кала – алып киткәндә елый. Аңлыйм – балалар бүлегендә туклыклы катнашмалар бирерләр. Ә ашатмасалар? Әни йөрәген җиңел генә тынычландырырмын димә.
Палатадагы барлык әниләр нарасыйларыннан башка берни күрмәскә әйләнә. Арабыздан беребез генә тик ята. Аның игезәк балаларының берсен, хәле авыр булганга, үзәк хастаханәгә алып киттеләр, икенчесе исә аннан да хәлсезрәк – биредә инкубаторда, урыныннан кузгату хәтәр. Без бала имезгәндә ниләр генә кичермидер инде ул... Ә түр караваттагысы – яшь кенә үзе – монысы икенче баласы икәнен, беренчесенең башындагы шеш аркасында ике яшендә үлүен әйтеп салды. Баласы турында сөйлисе килә – сизәм, әмма сораулар бирергә беребезнең дә йөрәге җитми. Күренеп тора – ул байтак күз яше түккән – табибларга әлеге диагнозга карата тыныч кына сораулар бирә ала – «Томографияне кайчан ясатырга мөмкин? Беренчебезнең шеше тумыштан дип әйттеләр соңыннан, югыйсә УЗИ берни дә күрсәтмәгән иде... Нәселдән килмидер бит бу?» Үземне чолгап алган язмышларны күңелгә якын алмаска тырышам. Булмый. Мине ике кешелек палатага күчерделәр – алты айлык булып туган игезәк балалары инкубаторда ятучы тагын берәү. Баламны имезергә алып килгәндә ул бичара ниләр уйлый икән? Үземнең кичергәннәремне әйтә алам – мин имезгәндә, ул сөт суыртучы аппарат белән күкрәккә төшкән сөтен сава иде. Аппаратның битараф тавышы кызымны матур сүзләр белән иркәләргә киртә була алмады. Палата тынлыгында аппарат шаулавын, яшь әнинең туганнары белән бертуктамый телефоннан сөйләшүен тыңлыйбыз. Ул хатынны үзе кебекләр янына урнаштырсалар, бер-берсе белән сөйләшеп, күңел яраларын бушатырлар иде. Әмма персоналның моны уйларга вакыты да, мөмкинлеге дә юк. Гаепләп әйтүем түгел, ул мөмкинлек юк – шуның белән шул.
Баламны имезергә алып килмәделәр. «Аны капельница астына салдылар», – яшь кенә нянечка күзләрен шарландырып миңа карый. Йөрәгем, әйтерсең, убылып төшеп китте! Балалар блогына барып җиттем җитүен, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Көчкә педиатрны табып алдым. «Сары төшкән. Лампа астында яткыру ярдәм итмәде. Капельница куйдык». Нәрсә ул сары төшү? Сабый үзен ничек хис итә? Нәни генә кан тамырларын энә авырттырмыймы?! Яңа туган балаларда бу авыру еш очрый, ул баланың кан һәм тукымаларында билирубинның (гемоглобин таркалганда хасил була торган пигмент) җыелуыннан барлыкка килә икән. Канда билирубин артып китсә, ул мигә үтеп кереп, үзәк нерв системасының күзәнәкләренә зыян китерүе мөмкин. Кичем балалар бүлеге янында таптанып узды. Кечкенә балаларын югалтып, акылдан шашкан хатын-кызларның хәлен элек аңлап бетерми идем. Хәзер исә шуларны уйласам, тетрәнеп куям... Акылдан шашуларына ышанам. Хәтта йөрәк әрнүләрен үземә «үлчәп» карый алам. Аллам сакласын...
Күңелем белән яңадан беренче көнгә әйләнеп кайтам. Бала тапканнан соң дүрт кенә сәгать узды. Авыртмаган җир калмады сыман. Хастаханәдә уздырган ул көнемне искә төшерәм. Барлык процедуралар, табибның авырттырып караулары, үтереп бил һәм арка сызлаулар, тулгак, ачысы, җөй салулар...
Ә акушерка баламны күкрәккә салуга... ирексездән елмаеп җибәрәм. Бер табибка, бер акушеркага карыйм, янәсе, күрәсезме, нинди матур минем кызым?! Мондый бала күргәнегез булмагандыр әле?! Үзем өчен бөтенләй көтелмәгән ачыш ясадым – хастаханә шыксызлыгы да, кече персоналның (кайбер-ләренең) тупас булуы да рухны сындыра алмый икән. Ни дисәң дә, бу авырлыкларга түзәрлек икән...
P. S. Мин яткан бала табу йортында капиталь ремонтка әзерләнәләр. Икенче баламны матур йортта табачакмын!
ИГЪТИБАР
Бала тапканнан соң аналык каннан арына башлый, ул чистара, элекке хәленә кайта. Күремгә охшаган канлы сүл (лохияләр) килү ике-өч, хәтта алты атнага да сузылырга мөмкин. Алар кимергә һәм куәтләнергә мөмкин. Бу чорда бары тик прокладка гына кулланырга ярый – тампон бактерияләр кертәчәк! Имезгәндә бүлендекләр күбрәк килергә мөмкин.
Лохияләр тизрәк чыксын өчен бала табу өстәлендә үк гади күнегүләр ясагыз – бишкә кадәр санап, тирән сулыш алыгыз һәм шулай ук бишкә кадәр санап сулышны чыгарып, эчегезне киерегез. Палатага күчеп, табиб сезне караганнан соң, аның белән киңәшеп, әлеге күнегүләрне көненә унар мәртәбә ясагыз.
Аналыкның торышы, соңгылыкның чыгып бетү-бетмәве УЗИда карала. Әмма кайбер очракта УЗИда чиста күренгән аналыкны берничә атнадан чистартырга туры килмәгәе! Уяу булыгыз!
Шуңа күрә:
– прокладканы сәгать саен алыштырсагыз,
– бер атна узгач та бүлендекләр ачык кызыл төстә булса,
– яткан килеш тә күп килсә,
– кан кисәк-кисәк булып оешып чыкса,
– начар ис килсә,
– температура күтәрелеп, калтыратса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез!
фото: pixabay.com
Бала тапканнан соң палатада ятам
Рухы белән көчле хатын-кызлар гына бездәге бала табу йортларында бала таба ала. Бу җөмләдә, кызганыч, басым «бездәге бала табу йортларында» дигән сүзтезмәгә төшә. Техник җиһазландыру-аппаратура югары дәрәҗәдә, табиблар үз эшләренең остасы, әмма хатын-кызны әйләндереп алган диварлар, коридор, ашханә, туалет-душ дигәннәре, чиста булса да, әйтерсең лә, югарыда әйтелгән рухны сындыру өчен махсус шундый ямьсез һәм иске. Кайбер әниләр сабыйларына гомер бүләк иткәннән соң да, палатада урын булмаганга, коридорда ятарга мәҗбүр хәтта. Киноларда күрсәтелә торган матур бүлмәләр – кайда алар?..«Тулгак ешайгач, кабаланмыйча роддомга җыенасыз. Су китсә, ашыгарак төшәсез», – курсларда шулай өйрәттеләр. Миңа исә, яшем утыздан узганга күрә, тулгак башланганны бала тудыру йортында көтәргә тәкъдим иттеләр. Шулай эшләдем дә. Кемдер ул тулгак тотуны көтеп морадына ирешә, срогы 41 атнадан узучылар исә стимуляциягә дучар ителә – махсус дару, гель ярдәмендә тулгакны чакырталар. Аналык муентыгын табиб үзе дә ачарга мөмкин. Әмма бу да ярдәм итмәсә, бала ятучы куыкны тишеп, капельница билгели... Күрше өстәлдә яшь ана ята – җан ачысы белән кычкыруы әле дә хәтердә, мин дә шулай кычкырдым микән?..
Бала тапкач ук акушерканың кесә телефонымны китереп бирүенә шатланып бетә алмыйм – иремә дә шылтыраттым, сабыебызны фотога төшереп, аңа ММС та җибәрдем. Каталкага яткызып, бала тапканнар катына алып киттеләр. Әйберләрем тутырылган пакетлар да шул каталка өстенә өелде. Матур кинолардагы хастаханәләргә якын да килми безнең бала тудыру йортларындагы шартлар... Әмма тора-бара болар хәтердән юып төшерелә – «котылдым!» дигән эйфория генә кала.
Эйфориядән соң
Урыннан торып йөрергә куштылар. Бу минуттан инде үзеңне үзең карыйсың. Канга батканмын икән. Юыну әйберләремне көч-хәл белән эләктереп, үземә генә ышанып, коридорның икенче очында урнашкан душка юнәлдем. Биредә оят дигән нәрсә югала икән. Кешенең кешедә эше юк – тузган чәч, сыгылып төшкән билләргә игътибар итмисең – таплар калдыра-калдыра коридор буйлап атлыйсың...Кызымны көненә җиде мәртәбә имезергә алып киләләр. Әле сөт тә юньләп төшмәгән – ни суырадыр балакаем? Ач кала – алып киткәндә елый. Аңлыйм – балалар бүлегендә туклыклы катнашмалар бирерләр. Ә ашатмасалар? Әни йөрәген җиңел генә тынычландырырмын димә.
Палатадагы барлык әниләр нарасыйларыннан башка берни күрмәскә әйләнә. Арабыздан беребез генә тик ята. Аның игезәк балаларының берсен, хәле авыр булганга, үзәк хастаханәгә алып киттеләр, икенчесе исә аннан да хәлсезрәк – биредә инкубаторда, урыныннан кузгату хәтәр. Без бала имезгәндә ниләр генә кичермидер инде ул... Ә түр караваттагысы – яшь кенә үзе – монысы икенче баласы икәнен, беренчесенең башындагы шеш аркасында ике яшендә үлүен әйтеп салды. Баласы турында сөйлисе килә – сизәм, әмма сораулар бирергә беребезнең дә йөрәге җитми. Күренеп тора – ул байтак күз яше түккән – табибларга әлеге диагнозга карата тыныч кына сораулар бирә ала – «Томографияне кайчан ясатырга мөмкин? Беренчебезнең шеше тумыштан дип әйттеләр соңыннан, югыйсә УЗИ берни дә күрсәтмәгән иде... Нәселдән килмидер бит бу?» Үземне чолгап алган язмышларны күңелгә якын алмаска тырышам. Булмый. Мине ике кешелек палатага күчерделәр – алты айлык булып туган игезәк балалары инкубаторда ятучы тагын берәү. Баламны имезергә алып килгәндә ул бичара ниләр уйлый икән? Үземнең кичергәннәремне әйтә алам – мин имезгәндә, ул сөт суыртучы аппарат белән күкрәккә төшкән сөтен сава иде. Аппаратның битараф тавышы кызымны матур сүзләр белән иркәләргә киртә була алмады. Палата тынлыгында аппарат шаулавын, яшь әнинең туганнары белән бертуктамый телефоннан сөйләшүен тыңлыйбыз. Ул хатынны үзе кебекләр янына урнаштырсалар, бер-берсе белән сөйләшеп, күңел яраларын бушатырлар иде. Әмма персоналның моны уйларга вакыты да, мөмкинлеге дә юк. Гаепләп әйтүем түгел, ул мөмкинлек юк – шуның белән шул.
Балам өчен өзгәләнүләр
Баламны имезергә алып килмәделәр. «Аны капельница астына салдылар», – яшь кенә нянечка күзләрен шарландырып миңа карый. Йөрәгем, әйтерсең, убылып төшеп китте! Балалар блогына барып җиттем җитүен, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Көчкә педиатрны табып алдым. «Сары төшкән. Лампа астында яткыру ярдәм итмәде. Капельница куйдык». Нәрсә ул сары төшү? Сабый үзен ничек хис итә? Нәни генә кан тамырларын энә авырттырмыймы?! Яңа туган балаларда бу авыру еш очрый, ул баланың кан һәм тукымаларында билирубинның (гемоглобин таркалганда хасил була торган пигмент) җыелуыннан барлыкка килә икән. Канда билирубин артып китсә, ул мигә үтеп кереп, үзәк нерв системасының күзәнәкләренә зыян китерүе мөмкин. Кичем балалар бүлеге янында таптанып узды. Кечкенә балаларын югалтып, акылдан шашкан хатын-кызларның хәлен элек аңлап бетерми идем. Хәзер исә шуларны уйласам, тетрәнеп куям... Акылдан шашуларына ышанам. Хәтта йөрәк әрнүләрен үземә «үлчәп» карый алам. Аллам сакласын...
Тагын киләсем килә!
Күңелем белән яңадан беренче көнгә әйләнеп кайтам. Бала тапканнан соң дүрт кенә сәгать узды. Авыртмаган җир калмады сыман. Хастаханәдә уздырган ул көнемне искә төшерәм. Барлык процедуралар, табибның авырттырып караулары, үтереп бил һәм арка сызлаулар, тулгак, ачысы, җөй салулар... Ә акушерка баламны күкрәккә салуга... ирексездән елмаеп җибәрәм. Бер табибка, бер акушеркага карыйм, янәсе, күрәсезме, нинди матур минем кызым?! Мондый бала күргәнегез булмагандыр әле?! Үзем өчен бөтенләй көтелмәгән ачыш ясадым – хастаханә шыксызлыгы да, кече персоналның (кайбер-ләренең) тупас булуы да рухны сындыра алмый икән. Ни дисәң дә, бу авырлыкларга түзәрлек икән...
P. S. Мин яткан бала табу йортында капиталь ремонтка әзерләнәләр. Икенче баламны матур йортта табачакмын!
ИГЪТИБАР
Бала тапканнан соң аналык каннан арына башлый, ул чистара, элекке хәленә кайта. Күремгә охшаган канлы сүл (лохияләр) килү ике-өч, хәтта алты атнага да сузылырга мөмкин. Алар кимергә һәм куәтләнергә мөмкин. Бу чорда бары тик прокладка гына кулланырга ярый – тампон бактерияләр кертәчәк! Имезгәндә бүлендекләр күбрәк килергә мөмкин.
Лохияләр тизрәк чыксын өчен бала табу өстәлендә үк гади күнегүләр ясагыз – бишкә кадәр санап, тирән сулыш алыгыз һәм шулай ук бишкә кадәр санап сулышны чыгарып, эчегезне киерегез. Палатага күчеп, табиб сезне караганнан соң, аның белән киңәшеп, әлеге күнегүләрне көненә унар мәртәбә ясагыз.
Аналыкның торышы, соңгылыкның чыгып бетү-бетмәве УЗИда карала. Әмма кайбер очракта УЗИда чиста күренгән аналыкны берничә атнадан чистартырга туры килмәгәе! Уяу булыгыз!
Шуңа күрә:
– прокладканы сәгать саен алыштырсагыз,
– бер атна узгач та бүлендекләр ачык кызыл төстә булса,
– яткан килеш тә күп килсә,
– кан кисәк-кисәк булып оешып чыкса,
– начар ис килсә,
– температура күтәрелеп, калтыратса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез!
фото: pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.