Логотип
Бала

Гаҗәеп балалар яки атылган йолдызлар

Бәхетле балачагы булган кеше, үскәч, иртәме-соңмы, уңыш казанмый калмый ул. 

 

Вундеркинд сүзе немец теленнән «гаҗәеп балалар» дип тәрҗемә ителә. Гадәттә, вундеркинд дип нинди дә булса бер өлкәдә сәләте белән аерылып торучыларны атыйлар. Сәләт – билгеле бер акыл эшчәнлеген гамәл-гә ашырырга этәрүче шәхси үзәнчәлек. Статистика буенча, 50 баланың берсе уртача сәләтле, меңнән бер-сендә югары сәләт булса, даһилар миллионга бер генә туа. Талант 5 яшьләргә 50–60% беленсә, 8 яшьләргә тулысынча диярлек ачыла. КФУ доценты, танылган психолог һәм психотерапевт Рамил Гарифуллин аңлатуынча, вундеркиндлар яшьтәшләреннән аермалы буларак, акыл ягыннан тизрәк үсеш алалар, тик кайбер-ләре билгеле бер яшькә җиткәч, үсеш тукталып, гади балаларга әйләнә. Алар арасыннан бик сирәк очракта даһилар да чыга. Кешелекне алга җибәрү өчен бу балаларга акылны табигать бүләк итә. Тик аның никадәр кыйммәт икәнен алар үзләре генә белә торгандыр. Нигездә, бер юнәлештә артык сәләтле бала башка өлкәләрдә калыша. Вундеркиндны башында күп нольле саннарны тапкырлап-бүлүче бик җитди сабый дип кенә күзаллау хата булыр иде. Талант төрле яклап ачылырга мөмкин. Интеллектуаль сәләтлеләр – бик күп мәгъ-лүматны тиз арада отып алучылар, психомотор вундеркинд – физик яктан тиз өлгерүчеләр, социаль сәләткә ияләр, яшьтәшләрен генә түгел, зурларны да үз артларыннан ияртүчеләр. Үзсүзле балалар белән бутамаска! Алар тиз аралашучан, лидер сыйфатлары булган бик сөйкемле сабыйлар. Музыка, рәсем белән «җенләнгән» иҗади сәләткә ияләре дә бар. 

«Аю да аппагым, керпе дә йомшагым» дигән кебек, бик күп ата-аналар үз балаларын нинди дә булса даһи талант иясе итеп күрә һәм ул сәләтне үстерү өчен бөтен тырышлыгын куя. Чутлап бетергесез акча түгәргә дә әзер. Ярый ла сабыйның да теләге булса! «Минем балам башкалардан акыллырак булырга тиеш» дигән һавалы уйларын чынга ашырырга теләп, мәктәпкә кергәнче үк уку программаларын үзләштерәләр. Ә бу тәрбия җимеше исә урталык таба алмый интегә. Яшьтәшләре белән аңа кызык түгел, ә зурраклар аны җитди кабул итми, хәтта ул балага карата хөсетлек туарга да мөмкин. Ә моның сабый күңелендә нинди эз калдыруын, кызганыч, киләчәк кенә күрсәтә. 

 

Сәләт – зур йөк 

Тарихка күз салсак, вундеркинд балаларга мода СССР вакытында туа. Ул чор сәясәте буенча, бөек милләтләрнең балалары башкача булырга тиеш тә түгел! Совет иле вундеркиндларының язмышын бөтен дөнья күзәтә. Тик аларның тормышы бер дә кызыгырлык түгел шул. Ул елларда совет һәм чит ил матбугаты Паша Коноплевның акылга сыймаслык сәләтенә дан җырлый. Ул 3 яшендә авыр математик биремнәрне чишә. 5 яшендә үзлегеннән пианинода уйнарга өйрәнә. 8 яшендә физиканы су урынына эчкән Паша 15 яшендә университетка, 18 яшендә аспирантурага керә. Якты киләчәк көткән яшүсмернең көннәрдән бер көнне психикасы бирешә. Үз-үзенә кул салыр хәлгә җиткән Пашаны туганнары психик авырулар сырхауханәсенә яткырырга мәҗбүр була. Ул, аннан чыга алмыйча, 29 яшендә вафат була. 

Узган гасырның 80 нче елларында танылган тагын бер бала – Полина Осетинская. Зур осталык белән пианинода уйнаган кызчык 6 яшендә ил буйлап гастрольләрдә йөри. 8 яшендә яттан 30 сәгатьлек музыкаль әсәрләр уйнаган Полина үсмерлек чорына җиткәч, өеннән чыгып кача һәм журналистларга сәләтенең «серен» ача. Баксаң, гаилә таркалып, кызны үзенә тәрбиягә алган әтисе бала чакта кулын имгәтә, шунлыктан профессиональ пианист була алмый кала. Хыялын кызына күчереп, аннан даһи музыкант ясарга карар кыла. Кызга исә сәләт мыскыллаулар һәм даими җәзалаулар аша бирелә. Күптән түгел Осетинская әтисенең тәрбия «алымнарына» багышланган китабын чыгарды. 

Сәләтле балаларның язмышы, нигездә, фаҗигале тәмамлана. Аларның үз талантларыннан башлары әйләнә, йә акыл үсеше тукталып, «гади кеше» дәрәҗәсенә төшү хурлыгын күтәрә алмыйлар. Араларында бәхетлеләр бик сирәк. 11 яшендә Мәскәү техник университетына укырга кергән Савелий Косенко шул ук яшьтә физика фәне буенча дәреслек язып, Гиннесс рекордлар китабына эләгә. Дөрес, әнисенең дә өлеше зур була. Ике югары техник белеме булган ана баласын бишектә чакта ук укырга-язарга өйрәтә. Хәзерге вакытта Канадада компания башлыгы булган Савелий балачагын искә төшерергә яратмый. Ул укуда «тиз алдыру»ның мәгънәсез булуын таный. «Даһи балаларның дуслары юк, аларга кырын карыйлар, ә иң мөһиме: бәхетле һәм бер кайгысыз вакытларын югалталар», – ди боларның барысын да үз җилкәсендә татыган вундеркинд. 

 

Даһимы, уңышлы кешеме? 

Сәләтле балаларның фаҗигале язмышы өчен ата-аналар җаваплы. Ничек тәрбиялисең бит баланы! Казанда яшәүче Саша Мишагинны әнисе Юлия гап-гади бала итеп кабул итә. 6 яшендә башында триллионнарны бүлеп тапкырлаган, интеграллар таблицасын ятлаган улын вундеркинд дип санамый. 

– Мин Сашаны биләүдән төшүгә үк төрле түгәрәкләргә алып чапмадым, – дип сөйли Юлия. – 5 яшендә генә санарга өйрәттем. Үзем гуманитар өлкәдә эшләгәч, аңа гел китаплар укыдым. Ә ул уенчык касса белән уйнарга яратты. Бер көнне аның шул уенчыкта санауга мөкиббән китеп утырганын күреп алдым. Бераз өйрәтеп тә алгач, ул анда 16 мең төрле саннар эзлеклелеген санап чыгарды. Мин улым белән кечкенәдән үк үз күреп, зурларча сөйләшәм. Аңа бервакытта да «җу-җу», «мәм-мәм», «пи-пи» дип әйткәнем булмады. Сәләтен күреп, математика серләренә баганалап тапкырлауны төшендерүдән башладым. Соңрак Сашаның саннарны күрү белән үк истә калдырганын да аңладым. Ул шул рәвешле квадрат, куб, интеграллар таблицасын ятлады. Ниндидер максатлар куеп, көчләп өйрәтмәдем, кызыксынуын күреп, аңа ярдәм генә иттем... 

Бала көннәр буе санап кына утырмый. Ул тыңларга ярата. «Сәгатьләр буе сөйләсәң дә, авызын ачып тыңлаудан туктамый», – ди әнисе. Гуманитар өлкәдә эшләгән Юлия бар белгәнен улына сөйли, белмәгәнен аның белән бергә өйрәнә. 

– Киләчәктә Сашаны кимчелеклелек комплекслары булган даһи математик итеп күрәсем килми. Шуңа да гыйлемне төрле яклап бирергә тырышам. Тарих, география, әдәбият дөньясы белән таныштырам. Ә Саша барысын да отып бара. Хәзер, математикадан бераз читкәрәк китеп, иҗат белән шөгыльләнә башладык. 
Бар нәрсәне тиз отып алуы Сашага озын шигырьләр ятларга ярдәм итә. Ә ул аларны эмоцияләрен кушып, артистларча сөйли. Шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә катнашып, шәһәр буенча призлы урыннар яулады, концертлар да алып бара. Укытучылары мактап туя алмый, Сашага исә сәхнә ошый... 

Әнисе дә канәгать: улы кешеләр белән мөнәсәбәт корырга өйрәнә. Юлия улының сәләтенә табынып яшәүче әниләрдән түгел, тиешле урында тәнкыйтьләп тә ала. 

– Бәлки, мин таләпчән әнидер, әмма башкарылган эш камил булырга тиеш. Моңа исә ялкаулык һәм замана чире булган гаджетлар комачаулый. Сашаны әлегә смартфон, компьютер уеннарыннан коткарып кала ал- 
дым. Билгеле, «ярамый» сүзе белән генә түгел. Аларның зыянлы икәненә үзенең төшенүен теләдем. Баш мие тө- 
зелешен, аңа компьютер уеннарының тәэсирен өйрәндек. Ул хәзер «компьютер уйнаганнарның баш мие тавык түшкәсе кебек тип-тигез, ә китап укыганнарныкы матур: сырлы-сырлы» дип уйлый. Мин мәгълүматны балага төптән аңлатып бирү ягында. Сөйләшүдән соң, аңа уйларга урын калдыру мөһим. Ә «юк» һәм бетте-китте – шуның белән нокта куелды түгел инде... 

 Сүз дә юк, Сашага Аллаһы Тәгалә сәләт биргән, күпкырлы гыйлемле булуы исә әнисенең тырышлыгы нәтиҗәсе. Өйдән торып эшләгән ана, бик күп вакытын балага багышлый. Дөрес, театр түгәрәге белән шахмат секциясеннән кала, башка популяр белем бирү үзәкләренә дә йөртми. Бары тик үзе генә бар нәрсәне, хәтта тормыш кагыйдәләрен аңлата. Быел Саша беренче сыйныфка укырга бара. Мәктәптә «биш»легә генә укуны да, киләчәктә Нобель премиясе алуны да максат итеп куймый. Бар хыялы – трамвай йөртүче булу. Математика нигә кирәк булачак дигән сорауга да җавабы гап-гади: «билетны да үзем сатачакмын». 

 

Кечкенә вундеркиндка – күп вакыт 

Вундеркиндларны яшьтәшләре үсештә куып тота икән, моның өчен кайгырасы юк. Статистика буенча, аларның 8% ы гына даһи була. Алар инде, алда язганымча, кешелек үсешен дәвам иттерүчеләр. Аллаһы Тәгалә иңнәренә зур йөк салганнарның бәхетле тормышы турында бернинди статистика алып барылмый. Шунысы билгеле, аларның гомере гади кешеләрнекеннән 10–15 елга кыскарак. 

Дөньяга килгән сабыйны ничек бар шулай кабул 
итеп ярата белү мөһим. «Табигать интеллектуаль яктан камил бала бирә икән, бу ата-анага тагын да җаваплы-лык өсти», – ди Рамил Гарифуллин. 

– Вундеркинд балаларга табынып яшәү – ата-ананың зур хатасы. Мондый баланы да башкалар кебек үк нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнен танытып үстерү мөһим. Вун- 
деркиндларга сокланмаска, ә бәлки сәләтен үстерү өчен шартлар тудырырга кирәк. Алардан медиашәхес ясау да ялгышлык. Дан-шөһрәт үсешкә комачаулый. Танылу кечкенәләр өчен генә түгел, өлкәннәргә дә зур сынау... 

Шуңа да вундеркиндларны, нигездә, өйдә укыталар. Быел Казан федераль университеты тарихында беренче тапкыр иң яшь студент укый башлады. 
Ул – Казанда яшәүче 14 яшьлек Лина Мөхәмәтҗанова. Башкаланың бер мәктәбендә белем ала башлаган кызны ата-аналары өйдә укытуга күчерә. Ул Санкт-Петербургтагы мәктәпне тәмамлый. Уку йортына документлар тапшырганда да гаилә журналистлар белән очраштырмауны шарт итеп куя. 

– Сәләтле балаларны тәрбияләгәндә аларны уңайлы мохиттә генә яшәтү дөрес түгел. Ихтыяр көчен үстерү өчен әледән-әле камиллек чикләрен арттырып тору зарур. Һәрвакыт авырлыкларны җиңеп торганнарның гына тормыш кыйммәтләре югалмый. Бу балаларны гыйльми педагоглар кулына тапшыру да аларның киләчәге өчен зур табыш булачак. Психологларга йөртүдән дә читенсенмәскә кирәк. Вундеркиндларда, нигездә, социаль акыл түбән була. Аларга кешеләр белән аралашу, мөнәсәбәтләр кору авыр бирелә, – дип сөйли Рамил Гарифуллин. Санаулар буенча, акыл иялә-рендә, гади кешеләр белән чагыштырганда, психик тайпылышлар ешрак очрый. 

 

Сәләтле баламы, һавалы анамы? 

Ата-аналарның иң зур хатасы – гап-гади баладан вундеркинд ясарга тырышу. Дөрес, тырышлык – талантның аерылгысыз ярдәмчесе. Тик баланың уй-теләкләре белән туры килү дә мөһим бит әле. Ярый да балага көннәр буе скрипкада уйнау яки саннар боткасында кайнау ошаса. Кайбер яшь әниләрнең максатлары: биләүдән үк укырга-язарга өйрәтеп, күпләрне шаккаттыру. Балаларым белән урамга чыккач, комлыкта уйнаучы сабыйларын күзәтеп утыручы әниләрдән ераккарак алып китәргә тырышам. Аларның сөйләшүе, гадәттә, 2-3 яшьлек балаларын чагыштыруга кайтып кала. «Ике генә хәреф беләме? Без бөтен алфавитны өйрәндек, санау да унга түгел, иллегә кадәр» кебегрәк ярышу ул. Мәктәпкә баргач, яшьтәшләре телләрен чыгара-чыгара квадрат ясарга өйрәнгәндә, ул балага 
ни кызык кала соң?! Дәрес белән кызыксынуы бетеп, ялкауга чыгарга да ерак калмый. Ә аналар чаң кага: мәктәпкә кадәр бөтенесен белә иде, укытучылар укыта белми! 

Ә бу ата-аналарда акча эшләү өчен күпме хезмәтләр булдырылды. Моны куәтләп, федераль каналларда сәләтле балаларның һөнәрен күрсәтүче тапшырулар ясала башлады. Болары – минем кебек әниләрдә кимчелеклелек комплексы тудыручылар. Шәхсән мин андый тапшыруларны караганда үземне баласы белән шөгыльләнмәгән юньсез ана итеп тоя башлыйм. Килешәм, ул тапшырулар итәк-чабуларны җыярга ярдәм дә итә торгандыр. 

– Бу тапшыру – шоу. Анда шундый ук балалар, аларның бары тик хәтерләре бик көчле. Ә бу бала үсешен күрсәтүче факторларның бер өлеше генә. Башка юнәлешләрдә күрсәткечләре түбән дә булырга мөмкин. Күбесе нәрсә сөйләгәннәрен аңламый да. Бу – бары тик ата-аналарның тырышлыгы белән даими өйрәтүләр нәтиҗәсе. Бала тормыш хакында фикер йөртә башлагач кына өлгереш чорына керә,– дип аңлата психолог. 

Триллион саннар белән «уйнаганы» да, әллә ничә уен коралында көй чыгаручылар да Бала булып кала. Даһимы ул, сәләтлеме, башкалар хәреф өйрәнгәндә кашык тотып ашый белмәгән сабыймы – барысына да бер генә нәрсә кирәк: ярату һәм наз, тирә-ягы тулы уенчыклар булу да комачауламас. Йолдыз атылу – матур мизгел, әлбәттә, тик күктә алар никадәр озаграк балкыса, шуның кадәр күбрәк сөендерә. 

 

Киңәш 

Күпьеллык тикшеренү мәгълүматларына караганда, балаларның 5% ы даһилык чаткылары белән туа. Тик йөздән берсенең генә сәләте ачыла. Сабыйдан даһи кеше үстерү мөмкинлеге бик аз, шулай да сынап карарга була. Моның өчен үзенчәлекле билгеләре булган баланы аера белү мөһим. Даһи балада булган сыйфатлар: 

- ул яшьтәшләре белән аралаша алмый, күбрәк өлкәннәргә тартыла; 

 - бик кызыксынучан һәм бу сыйфат еллар үткән саен көчәя генә; 

 - яңа һөнәрләргә мөстәкыйль рәвештә өйрәнә (санарга, укырга, рәсем ясарга); 

 - һәрвакыт камиллеккә омтыла; 

 - эмоциональ яктан тотрыксыз; 

 - бары тик бердәнбер яраткан шөгыленә генә өстенлек бирә; 

- кече яшьтән үк сәбәп-эзлеклелек бәйләнешен кора белә. 

4-5 яшькә кадәрге балагызда әлеге сыйфатларны күрсәгез, озакка сузмыйча белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тәҗрибәле балалар психологы, йә гыйлемле укытучы баланың акыл үсеше дәрәҗәсен билгеләп, нормадан күпмегә артык булганын әйтә алачак. 

 

 

 

 

Солтания ГАТАУЛЛИНА, психолог: 

 

Хәзерге ата-аналар балаларын кече яшьтән үк укытырга омтыла. Шул рәвешле әйләнә-тирәне тизрәк танып беләчәк дип уйлый. Укыту һәм танып белү яки үсеш – икесе ике төрле төшенчә. Укыту – махсус биремнәр аша нәрсә дә булса эшләргә өйрәтү. Ә үсеш – әйләнә-тирәне шөгыль аша танып белү. Әти-әниләр күбрәк беренчесен сайлый. Чөнки ул алар өчен иң уңайлысы. Бала бишектән төшү белән үк, аны төрле түгәрәкләргә биреп, баш мие эшчәнлеген күнектерә башлыйлар. Әниләр махсус биремнәр аша мәктәпкә әзерлибез дип уйлый. Бу бик зур хата! Баланы читлеккә бикләп, кече яшьтән иреген чикләп, уңай нәтиҗәгә ирешеп була микән? 

Нейрофизиологияне, баш мие зоналары үсеше табигатен берәүнең дә үзгәртә алганы юк әле. Һәр яшьтә аның билгеле бер өлешен үстерү зарур. Мәсәлән, 1 яшьтән 3 яшькә кадәр баланың төрле анализаторлар аша тоемлавын, хис-тойгы-ларын, сүз байлыгын, сөйләмен үстерү өчен уңай. Әгәр шул яшьтә үк балага саннар һәм хәрефләр өйрәтә башлыйбыз икән, баш миенең актив үскән өлешен (нигездә, ул эмоцияләр өчен җавап бирә торган кисәге) тоткарлыйбыз, ул буш булып калачак. Киләчәктә исә ул начар гадәтләр белән тулырга мөмкин. Күз алдына китереп карагыз, бу яшьтә баланың иреген чикләп, мәҗбүри өйрәтү 10 яшьлек баланы җенси якынлык кылырга мәҗбүр итү белән бер дәрәҗәдә психологик җәрәхәт ясауга тиң. Бу киләчәктә психосоматик авырулар китереп чыгара (ашказаны-эчәк, шикәр авырулары). Бала курка башлый, үз эченә бикләнергә мөмкин. 

Нормаль үсеш өчен, иң беренче чиратта, әйләнә-тирәне танып белү мөһим. Ул махсус биремнәр, төрле карточкалар аша түгел, ә сөйләшү, аралашу, күзәтүләр аркылы эшләнә. Мәсәлән: бу – песи, аның дүрт аягы, койрыгы, ике колагы, ике күзе, борыны бар, ул йорт хайваны. Гаджетларны читкә куеп, социаль челтәрләрдән чыгып, бала белән сөйләшергә генә кирәк. Әйләнә-тирәне тану иртәдән үк башлана бит: балага ботка пешерәсез. Аның алдына тәлинкә белән смартфон куйганчы әңгәмә кору зарур. Ботканы ничек пешер-гәнегезне, аның үсәргә ярдәм иткәне хакында эмоцияләр белән кызыклы итеп сөйлисез икән, күз яшьләрсез, мультфильмнарсыз гына да баланы ашатып була. Бала өчен ул әле әйләнә-тирәне тану буенча менә дигән дәрес тә! 


Фото: www.pixabay.com 

Гаилә архивыннан 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар