Логотип
Бала

Бала белән үлем турында сөйләшәбез

«Әни, әти, ә сез берәр кайчан үләсезме? Ә мин үләмме? Әби кайда китте?» Үсешнең бер чорында баланы бу сораулар борчый башлый. Аны куркытмас өчен, тормышыбызның бер өлеше булган үлемгә карата дөрес мөнәсәбәт булдыру өчен сорауларына ничек җавап бирергә?

 

«Әни, әти, ә сез берәр кайчан үләсезме? Ә мин үләмме? Әби кайда китте?»
Үсешнең бер чорында баланы бу сораулар борчый башлый. Аны куркытмас өчен, тормышыбызның бер өлеше булган үлемгә карата дөрес мөнәсәбәт булдыру өчен сорауларына ничек җавап бирергә?

Үлем турында махсус сөйләшә башларга кирәкми. Иртәме-соңмы бала үзе бу сорауларга үсеп җитәчәк. 6–7 яшьтә күпчелек балаларда кызыксыну туа инде. Яисә гаиләдә үлем-китем булса дөрес сүзләр табып балага барысын да аңлатырга туры килә. Мондый очракта җаваптан качып: «Үскәч аңларсын әле», – дип, кул селтәмәгез. «Берни булмады, борчылма», – дип тынычландыру да дөрес булмас. Нидер булып та аңа берни аңлатмасалар, балада үлемнән, якын кешесен югалтудан, билгесезлектән курку барлыкка килә. 

Сөйләшүгә ничек әзерләнергә?
Аның форматы баланың яшенә бәйле.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән сөйләшкәндә:
1. Аңлаешлы, гади сүзләр табарга тырышыгыз. Үлем – табигый әйбер, кешенең сулый, ашый, йөри, сөйләшә алмавы дип аңлатыгыз. Бала үлемнең ни икәнен аңлап бетерә алмавы бик ихтимал, ул кешенең йә йорт хайванының башка сезнең белән була алмавын сөйләгез. Үлем безнең тормышның бер өлеше, бөтен җан ияләре дә бер вакыт үлем кичерәләр, дип аңлатыгыз. Мәсәлән: «Безнең әбиебез үлде. Син беләсең бит инде, бөтен җан ияләре: кошлар, хайваннар, бөҗәкләр бер  вакыт үләләр. Кешеләр дә шулай. Бу бик моңсу, без аны сагынырбыз. Әмма синең әбиең озын һәм бәхетле гомер кичерде».
2. Үлемне «йокыга китте» дип аңлатмагыз. Бала соңыннан йокларга куркырга мөмкин. Үлем тормышның азагы, бу кеше сезнең белән яши алмаячак дип аңлатыгыз. Сорауларга җавап бирергә әзер булыгыз. Бу яшьтә балалар үлемнең мәңгегә булуына төшенә башлыйлар. Сорауларына сабыр һәм ихлас кына җавап бирегез. Җавабыгыз булмаса, берни уйлап чыгармыйча: «Балам, бу соравыңа хәзер җавап бирә алмыйм, әмма китаптан укып, һичшиксез, җавап бирермен», – диегез. Балада төрле эмоцияләр туарга мөмкин, моңа әзер булыгыз. Алар күңелсезләнергә, аптырап калырга, усалланырга мөмкин. Ничек кенә булса да, тыярга кирәкми, эмоцияләрен чыгарырга ирек бирегез, ярдәм итегез. Балага вафат булган якын кешесе хакында иң матур, җылы истәлекләрен саклап калырга ярдәм итегез. Төрле хәлләрне искә төшерегез, фотографияләр карагыз. 


Үсмер балалар белән сөйләшкәндә:
1. Аларда үлемгә карата катлаулырак, фәлсәфиерәк караш булырга мөмкин, шуны истә тотыгыз. Мондый сөйләшүләрдә күбрәк тыңлаучы ролендә булыгыз, гаепләмәгез. «Сине әбиеңнең үлеме борчыганын аңлыйм. Сөйләшергә теләсәң, мин әзер, һәрвакыт янәшәңдә булам», – дип әйтеп кую да җитәргә мөмкин.
2. Баланың карашы сезнекеннән аерылса да аны кабул итегез. Балага бу чорны шулай уздыру җиңелрәк булыр. «Үлем безнең тормышның аерылгысыз өлеше булса да аны кабул итү барыбер авыр. Бу хисләр синдә генә түгел, син ялгыз түгел...»
3. Туганы йә дусты вафат булу сәбәпле яшүсмер бик тирән хисләр кичерергә мөмкин. Аларның гадәти булуын аңлатыгыз, үлемне төрле кеше төрлечә кабул итә, диегез. Бала хисләрен үзе генә җиңә алмаса психологка мөрәҗәгать итегез. Үсмерләр бөтен хис-кичерешләрен әти-әниләре белән бүлешергә әзер түгел, чит кеше белән сөйләшү аларга җиңелрәк бирелергә мөмкин. 

Үлем турында сөйләшкәндә ихлас, ачык булыгыз. Һәр очрак үзенчәлекле була. Шуңа иң төп кагыйдә – баланы тыңлый һәм ишетә белегез, аңа терәк булыгыз. 

Фото freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар