Алҗыган әни халәте

 

Коткарыгыз, бала карап арыдым! Әти-әниләрнең артык тырышып бала тәрбияләве тискәре нәтиҗәләргә китерә башлады. Әле менә үзизоляция көннәре дә әти-әни белән балаларны «якынайтты». Хәер, монысы икенче тарих, ә без алҗыган әниләр турында сөйләшик әле. 

 

– Әни, бу малай миңа ком ташлады! 

– Әни, таганга утырасым килә! 

– Әни, куышып уйныйк әле! 

– Әни!.. 

Урамдагы кояштан алҗып өйгә керәбез. 

– Мин токмач ашы ашамыйм! 

– Миңа буяулар кирәк, рәсем ясыйсым килә! 

– Минем белән курчак уйна әле! 

– Әни, теге токмач ашы кирәк... 

– Әни, буяулар төшеп китте! 

– Әни... 

Иртәнге ашны кайчан ашаганымны хәтерләмим. Көзге яныннан йөгереп узганда гына чәчләремне тарыйм... Җәй бит, үземне дә формага кертергә кирәк! Бакчадан апасы кайтканчы юып-җыеп, үтүкләп, пешереп, әзерләп, кечкенәсенең мең төрле кылын көйләп, әтисе кайтканчы түзеп... 

Сездә дә шулаймы ул, әниләр? Минем еш кына Сальвадор Далиның чиксезлекне сурәтләүче сәгать формасына керәсем килә – менә шулай сузылып кына берәр өслеккә салынасы иде ул. Кем нинди фәлсәфә күрергә тели, шуны күрсен, ә мин... Ә мин әлегә үземне балалары артыннан бертуктаусыз йөгергән мультиктагы теге әни маймыл кебек хис итәм. Һәм... вакыт-вакыт бер-нәрсә эшлисем дә, беркемне кайгыртасым да килми башлый... 

Миндә генә түгел, бала карап алҗыган әти-әниләр симптомы хәзер ике яшь гаиләнең берсендә очрый, диләр. Кемнеңдер булышучысы юк, финанс хәле авыр. Икенчеләре – борчылырга яратучылар, идеаль әни булырга тырышучылар, өченчеләре – барысы да бала өчен дип үзенең бар тормышын «корбан» иткән әти-әниләр... 

Айсылу (өч бала әнисе): 

– Балаларымның яшь аермасы 2-3 яшь кенә булса да, һәрберсе җәмгыятьнең әни кешене төрлечә кабул иткән аерым чорында үсте. Беренче баламны тапканда, барлык «алга киткән» әниләр усал кайнана, балага бирелә торган махсус ризыклар һәм прививкалар турында бәхәсләшә-бәхәсләшә форумнарда аралаша иде. Бервакыт бер яшь әни: «Бала карап арыдым!» – дип язып куйганнан соң, форумда нинди тавыш чыкканны күрсәгез! «Декретта ялыктыңмы? Ничек бу турыда кычкырып әйтә аласың! Икенче бала алып кайтырга теләмисеңме? Эгоистка! Бала карап арыдыңмы? Алайса ник таптың?..» Чыннан да, бала тәрбияләп хәлдән тайган әни кеше, бу очракта күз яшьләренә буылып, гаеп хисе генә кичерә ала иде. Чәчең юылмаган, ничәнче атна йокы күрмәгәнсең, нерв кылларың өзеләм дип зыңлап тора икән... Тсс! Дәшмә! Синең бәхетле әни булырга гына хакың бар! 

Ә икенче улыбызны алып кайтканда экраннарда пеленканың ике ягын да үтүкләмәсәң дә ярый, бала тәрбиясенә җиңелрәк карарга кирәк дип Комаровский күренә башлады. Әни кешегә күбрәк ял итәргә, үзен кайгыртырга кирәклеген искәрткән китаплар барлыкка килде. Җиңелрәк булып китте. 

Бер ел элек без тагын бер нәни кызның әти-әнисе булдык. Яшь әни буларак мин яңа чынбарлыкка эләктем. Бала тапканнан соң барлыкка килгән артык килограммнар, җыелмаган балалар бүлмәсе, уңмаган-булмаган сыйфатларың турында туры эфирдан сөйләү – кәттәлек билгесенә әверелде. Әни блогерлар шулай кылана! Рәхәтләнеп зарлан! 

Бала тәрбиясенә чумып, әниләрнең хәлдән таюы, эмоциональ яктан ару һәрвакыт булгандыр дип уйлыйм мин. Тәҗрибәм шуны исбатлый. Әмма аның турында хәзер генә кычкырып сөйләргә ярый башлады, әлеге хәлне өйрәнүче психологлар барлыкка килде. Һәм без бу турыда торган саен күбрәк ишетә башладык... 

Әтиләргә дә тукталыйк әле. Хатыны белән бала табарга баручы ирләргә инде экзотика итеп карамыйлар. Ияләшенде. Әтиләр хәзер бала карау процессында шактый актив катнаша. Памперсның нинди үлчәмдәгесен алырга кирәклеген дә, кояштан саклый торган кремның кайсы киштәдә ятканын да, кызларның нинди курчак яратканын да әйбәт белә замана әтиләре. Алай гынамы соң, бар көчен бала тәрбиясенә биреп, нәкъ әниләр кебек үк, эмоциональ яктан «янган» әтиләр дә бар икән! 

Рөстәм (ике кыз әтисе): 

– Мин кечкенә вакыттан бирле әти булырга әзерләндем. Бу, мөгаен, сәер яңгырыйдыр, ләкин мин, 
13 яки 15 яшьлек малай, туачак улыма нинди сүзләр сөйлисен, нинди китаплар укыйсын һәм кинолар күрсәтәсен барлап йөри идем. Кешеләр үз балаларын тәрбияләгән-дә нинди хаталар җибәргәнен күзә-тә, хәтта өйрәтеп тә маташа идем. 

Бүген миңа 30 яшь. Күз алдыма китергән үзем төсле тыйнак малай урынына терекөмеш кебек ике кызым бар. Мин җыйган методик материал аларга өч тиенгә дә кирәк түгел, һәм алар мине урталайга сындырып үзгәртәләр. Көлсәгез, көлегез – менә шулай! 

Соңгы биш елда хатыным белән бөтен вакытыбызны бала тәрбиясенә бирәбез. Киендерәбез, уйнатабыз, буш вакытларын гел файдалы әйберләр белән генә тутырырга тырышабыз. Бүген икебез дә, психологлар теле белән әйткәндә, «эмоциональ яну» халәтендә. Башта балаларга ирек биреп барысын да эшләдек, аннары аларны «сындырырга» тырыштым... Имештер, безнең гаиләдә башкача була алмый. Бер мизгелдә борчуга төшкән хатыным, вазгыятьне читтән күреп, аңларга ярдәм итте, һәм мин куркып калдым. Балаларның характерын тәрбияләү һәм аны изү – бер үк әйбер түгел икән. 

Кырыслык һәм ваемсызлык – әтиләр арасында ике иң еш очрый торган сыйфат. Безнең буын күбесенчә хезмәткә бирелгән, балалардан читләшкән әтиләр белән үсте. Минем моны үзгәртәсем килде, ләкин тиз арада уңайсыз хәлдә калдым. 

 «Кеше балалары шундый тыныч, ник безнең өйдә бетмәс «бака туе» соң?», «Тырышлыгымның бер кадере дә юк!», «Балалар белән кайнашып кына уңышка ирешә алмыйм!» дигән фикерләр күп әти кешегә таныштыр. Ул фикерләрне кычкырып әйтмисең инде, билгеле. Аларны хәтта уйлаганда да шыпырт кына уйлыйсың, берүк кыяфәтеңә чыкмасын! Ләкин алар табигый, авыруның симптомы сыман. Шундый уйларга барып җиттең икән – анализла: син ничек үзгәрергә тиеш? Синең ха-кыйкатең аларга килешмәячәк – бөтен дөнья әдәбияты шул турыда сөйли. Балалар белән бергә үзгәр-гәндә генә, дөньяны яңадан өйрән-гәндә генә син аларны чын шәхес итеп үстерә аласың. Тәҗрибә белән бүлешергә кирәк, ләкин булмаган зирәклегең белән масаерга ярамый. Ялгышсаң – гафу үтенергә кирәк, бала хөрмәтле кеше булырга ияләшсен. Белмәгәнеңне танырга һәм бергәләп эзләнергә кирәк. Таләпләр куйганда бала гаделлекне тоярга тиеш һәм башкалар... 

Бу киңәшләрне алдан укыган булсам, алар миңа ярдәм иткән булыр идеме икән? Шикләнәм. Һәрберсен үзең «уйлап тапмыйча» булмыйдыр шул ул, дөнья шулай яратылган. Ләкин күптән ишеткән бер фикер миңа чынлап та ярдәм итте: һәрвакыт үзеңнең яхшы әти-әни икәнлегеңә, балаңның мөмкин-лекләре һәм сәләтләре чиксезлегенә ышанырга кирәк. Без хәзер дилбе-гәне җибәрә төштек, самолеттагы сыман, башта үзеңә кислород битлеге кияргә кирәк, аннан балаңа кидерергә... 

Идеаль бала тәрбияләргә тырышкан тагын бер әни фикеренә күз салыйк. 

Галия (бер малай әнисе): 

– Үземне инстаграм корбаны дип атыйм. Инста-әниләргә хас булган-ча бала көтүләр, фотосессияләр, сәламәт яшәү рәвеше, иң яхшы әни булырга тырышуларым... Ярты елдан шундый талчыктым! Әниләргә замана таләпләрен тирә-юнь йоктыра дип сөйләшсәк тә, үзебез өчен үрелеп булмаслык киртәләрне үзебез куябыз икән бит! Зирәк, акыллы, тыныч, ягымлы елмаюлы... ПП пәрәмәчләр, тортлар пешерү остасы, балаң кәртинкә кебек киенгән, өең Скандинавия стиленә туры китереп бизәлгән... Үзен кайгырткан, яраткан, массажын ясаткан, каш-керфекләре урынында булган, һөнәре буенча да югары дәрәҗәләргә ирешкән, гаилә учагын саклый белгән... Янып көлгә әйләнер өчен бу сыйфатлар артыгы белән җитә. Идеаль әнинең баласы – дерматит, томау төшүләрдән ерак тора, аг-рессиянең ни икәнен белми, тырыш һәм максатчан, уен бүлмәсендә генә уйнап утыра... Юк, юк! Мин хәзер мондый тормышның фотошоплы инстаграм битләрендә яки рекламада гына була алганлыгын яхшы беләм. Күңелдә әле сүрелеп бет-мәгән үз-үземне гаепләү хисе булса да, тау башына таш тәгәрәтмим инде. Бу стереотиплардан арынырга тырышкан мәлем. Барысын да җибәреп, ару-талулардан арынасым, баламны ничек бар шулай кабул итәсем, үзем теләгәнчә әни буласым килә... 

Ике кыз үстерүче әни буларак, мин үзем дә бу хакта бик еш уйланам. Чөнки тормышымда кызыксынуларыма вакыт калмады диярлек. Барысын да бер бизмәнгә салып үлчәгәч, шундый нәтиҗәгә килдем: без үзебез тырыша-тырыша бала-ның вакытын үзебез белән тутырабыз бугай ул. Үзебез теләп аниматор роленә кергәнбез түгелме? Минем әти-әниләр баланың һәр минуты файдалы, кызыклы, мәгънәле булсын дип тырышмаган. Шулай да начар кешеләр булып үсмәдек бит әле. Тормышын кечкенәдән ук үзе кызыклы итәргә өйрәнгән балалар-ның киләчәге дә күңелле булыр сыман. 

Олы яшьтәге күрше апа көләкөлә бала үстергән чакларын сөйли. «Әй, авыр иде кечесе белән. Алтынчы катка күтәреп менсәм, ник алып мендең, кире төшер, ди. Мунчага алып керсәм, чыккач, ник юындырдың, дип җиргә ятып елый иде», – ди. Ә мин уйланам. Балаларның көйсезлеге менә шулай көлеп сөй-ләрлек хатирә булып кына калсын иде ул, олыгайгач, алар өчен генә яшәдем, ә хәзер кадерем юк, дип үкенүләр булмасын иде. 

...Миннән башка күңелсездер, кызларым янына киттем. 

– Кызым, әйдә, маршрут уенын уйныйбыз! 

– Кызым, китап укыйммы, рәсем ясыйкмы? 

– Балалар өчен йога вакыты җитте! 

– Кызым, әйдә, бергәләп аш пешереп алыйк әле! 

– Кызым!.. 

 

Кызыклы мәгълүмат 

Безнең илдәге кайбер дәү әти-дәү әниләр оныклары белән Европача аралаша башлаган. Алар оныкларының дусты булырга, берничә сәгать вакытларын шул балалар белән уздырырга әзер, әмма икенче әти-әнигә әйләнергә, бала тәрбияләүдә тулысынча катнашырга риза түгелләр икән. Яшь чакта, үз балаларын үстергәндә эмоциональ яктан талчыккан әти-әниләр, олыгайгач, шундый карар кабул итә дип фаразлыйлар. 

 

Белгеч киңәше 

Роза Шәфиева, психолог 

Элегрәк вакытта яшьләр тормышка җаваплырак, җитдирәк караган. Хәзерге яшьләр исә бар эшне дә җиңел генә хәл итеп куярга ярата. Гаилә кору, бала тууны шатлык итеп кабул итсәләр дә, мәшәкатьләренә әзер булмыйлар. Чөнки күп очракта бүгенге әти-әниләр үзләре дә бала гына бу- 
лып кала әле. Үзләренә күбрәк вакыт бирәселәре, күңел ачасылары килә. 

Кеше үз гаиләсе, балалары белән аралашудан бәхетле булырга, рәхәтлек алырга тиеш. Әгәр шатлык хисләре юкка чыга икән, белгеч ярдәме кирәк. 

Күңелсезлекләргә, ару-талу хисенә бирелмәс өчен, әниләргә берничә киңәш бирәсем килә: 

- иртән уянгач, беренче эш итеп тормышыгызда шөкер итәрлек әйберләрне барлап чыгыгыз; 

 - табигатькә күбрәк чыгарга тырышыгыз; 

 - иҗат итү – иң әйбәт тынычлану чарасы, кызыксынуларыгызны искә төшерегез; 

 - ачуланып, үпкәләп йөрмәгез. Арып китсәгез, ирегездән, мөмкин булганда, дәү әни-дәү әтиләрдән ярдәм сорарга уңайсызланмагыз. 

Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә әти-әнинең алҗуы турындагы сөйләшүләрнең активлашуы дөньяда барган авыр ситуация белән дә бәйледер. 24 сәгать буена өйдә, һаман гел бер үк кешеләр янында булып арыдылар, аралашу даирәсен киңәйтергә кирәк. 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7629
    1
    66
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    5436
    2
    52
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    7490
    1
    51
  • Югалткан мәхәббәт Фәридә Казандагы сәүдә йортында йөргәндә үзенең яшьлек мәхәбәтен очратып, имәнеп китте. «Айрат!» – дигән cүз әйтерсең хатынның теленнән кош кебек чыгып атылды.
    3773
    1
    44
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 12 май 2021 - 11:54
    Без имени
    Дура - бердэнбер туры килгэн суз. Ничек шулкадэр узенне яратмаска була ул,анламыйм
    Сабыр төбе – кара упкын
  • 11 май 2021 - 13:31
    Без имени
    Нигэ мэктэпкэ кереп балаларны.атып ктергэч кенэкуркыныч чаралары курелэ?Кая булган охрана?
    «Әни, аталар, без парта астында....»
  • 11 май 2021 - 14:59
    Без имени
    Аллаһы тзгалә сабырлыклар юирсен. Сабыйларга шифа бирсен Раббыбыз.
    Террорист кулыннан зыян күрүчеләр арасында хәзрәт балалары да бар
  • 11 май 2021 - 23:40
    Без имени
    Аллаһ ярдәменнән , рәхмәтеннән бер мизгелгә дә калдырмасын! Балалар исән - сау терелеп чыксыннар! Бик авыр кайгыгыз белән уртаклашам..Аллаһ Раббым сабырлык, түземлек бирсен. Әмин!
    Террорист кулыннан зыян күрүчеләр арасында хәзрәт балалары да бар
  • 12 май 2021 - 11:24
    Без имени
    Бик кызганыч.Яшь кыз баланың гомере өзелде.Ата- анасы,туганнары өчен бик зур кайгы. Хезмәт юлын күптән түгел генә башлаган укытучы,мәктәпне,балаларны яратып эшләгән бит ул. Авторга әйтәсе сүзем шул- Эльвира чын укытучы,шуның өчен үзенә авыр булса да мәктәбен,укучыларын калдырып китә алмаган.Мәктәп тормышы белән яшәгән,укучылары ,аның өчен,иң кадерле кешеләр булганнар.Ул җаны,тәне,йөрәге белән тырышып эшләгән.Эх,Эльвира кебек укытучылар күбрәк булсын иде.
    Эльвира Игнатьева: «Май аеннан яши башлармын...»
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»