Логотип
Бала

Адым-адым 12 ай: бала гомеренең беренче елында нәрсә эшли белергә тиеш

Нәнинең иң тиз һәм күпьяклап үсеш алу чоры нәкъ  менә беренче елга туры килә. Бала өчен генә түгел, һәр әни өчен дә беренче елмаюы, уенчыкка үрелүе, борыла, аннары үрмәли башлавы, «әннә» дип дәшүе, тәпи китүе һ.б. – иң мөһим мизгелләр. Һәр «беренче»ләрнең үз вакыты, билгеле. Баладан теге яки бу уңышларны ничә айда көтәргә соң? Нарасыйның беренче елдагы үсеш күнекмәләре турында 10 еллык хезмәт стажы булган педиатр-табиб Чулпан Гаянова сөйли.

1 ай – Бала елмая башлый, аркасында яткан килеш башын тота. Карашын ялтыр-йолтыр килгән предметларда, кеше йөзендә тоткарлап тора.

2 ай – Нәни тиз генә елмаю белән җавап бирә, кешеләр сөйләменә колак сала башлый.

3 ай – Балаларча беренче тавышлар чыгара, башын инде ныклап тота.

4 ай – Нәнинең “сөйләме” активлаша, ул чын-чынлап көләргә өйрәнә,  караваты өстендә эленгән уенчыкларга үрелеп, аларны тота башлый. Тавыш ишетелгән якка борыла, аның чыганагын эзли башлый.

5 ай – Нарасый олы кеше тоткан уенчыкка үрелә һәм аны ныклы итеп тота ала, корсагына борылырга өйрәнә, кеше интонациясен тоемлый, аңлый башлый. Чит кешене якыннарыннан аера.

6 ай – Нәни корсагыннан аркасына борыла, үрмәләргә омтыла, иреннәре белән азыкны алып, кашыктан ашый башлый.

7 ай – Бала бер үк төрле иҗекләрне кабатлый, яхшы итеп үрмәли, «кая» дигән сорауга җавап биреп, әйтелгән предметны карашы белән эзли һәм таба.

8 ай – Үзе утыра һәм ята, нәрсәгә дә булса тотынып, басарга өйрәнә, уенчыклар белән озаклап уйный, өлкәннәр хәрәкәтләрен кабатларга тырыша.

9 ай – Нәни төрле предметларга тотынып йөри башлый.  Төрле предметларны әйләндерә, тәгәрәтеп йөртә, кая да булса сала, кире чыгара. Үз исемен белә, эндәшкәч, борыла.

10 ай – «Бир» дигәнгә, сораган әйберләрне бирә башлый.

11 ай – Төрле аңлатма-сүзләрне куллана башлый : «ау-ау», «пес-пес» һ.б. Үзе басып тора, шакмакларны тезә, боҗра формасындагы уенчыкны кертә-чыгара.

12 ай – Инде тотынмыйча тәпи йөри, 10 гади сүз әйтә белә, чынаяктан ярдәмсез су эчә.

 

 

Әмма барлык балалар да бертөрле булмый, билгеле. Берәүләр «тиеш»ләрне вакытыннан иртәрәк тә эшли башлый. Икенчеләр исә, үз яшьтәшләреннән бераз арттарак калырга мөмкин. Аерым балаларның “ялкаулыгы”мы бу, әллә инде бала үсешендә тоткарлыклармы? Әни кеше кайсы очракта борчыла башларга тиеш?

 

Чулпан Гаянова сүзләренчә, әгәр дә бала Кесарев кисеме юлы белән туса, яки җитлекмичә дөньяга килсә, билгеләнгән нормалардан тайпылышлар булырга мөмкин. Бу очракта неврологкка ай саен күренсәң, яхшы. 

Гадәти юл белән, вакытында туган балаларга исә план буенча 1-3-6-9-12 айда неврологка күренү шарт. Иң мөһиме – табиб киңәшләрен үтәү. Һәр балага индивидуаль караш булырга тиеш, ди белгеч.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар