Җомга вәгазеннән өзек.
Җомга вәгазеннән өзек.
Сабырлык турында.
Сабырлык 4 төрле була:
1. Авырлык килгәч сабыр итү. Берәр җирең авыртамы, хатының белән аралар бозылдымы, мал кимедеме, бурыч арттымы – сабыр ит! Бу – Аллаһның сиңа нигъмәте. Сабыр ит, әмма кул кушырып утырма, тырыш. Ләкин ничек кенә авыр булса да, гөнаһка, хәрамгә кермә. Авырлык килде дип башкаларны алдалама, урлама.
2. Рәхәткә чыдау өчен сабырлык. Бу – тагын да авыррак. Акча юк вакытта кешедә бер генә проблема – акча юк. Акча күп булса, проблемалар да күбәя. Туганнар, дуслар да артып китә, ярдәм сорыйлар. Кемгә мунча, кемгә капка кирәк... Акчаң күп булса, тагын бер борчу чыга – бу малны кая куярга, аны ничек саклап калырга? Әйе, рәхәткә чыдавы авыррак. Ни өчен кайбер кешегә байлык бирми Аллаһ? Чөнки Ул – белүче. Бу адәмгә байлык бирсә, ул юлдан язачак, бозылачак. Раббыбыз безне үзебездән яхшырак белә.
3. Гыйбадәт кылуда сабырлык. Менә иртәнге намазга мәчеткә бару өчен дә сабырлык кирәк бит. Тәрәзәдән карыйсың – ә анда буран, кар. Шундый суыкта кар ерып, йә машинаны кабызып барырга кирәк. Шайтан шулай котыртып тора. Ураза тотыр өчен дә сабырлык кирәк. Гыйбадәт кылу адәмнән бик зур сабырлык таләп итә.
4. Гөнаһ кылмаудан сабырлык. Гөнаһлар бик астыртын бүген. Адәмне кызыктырып тегендә дә ялтырый, монда да... Тегендә дә күңел тарта, монда да... Шушы бозыклык арасында үзеңне саклап кала алсаң, иң сабырлар дәрәҗәсенә эләгәсең.
Нигъмәт турында.
Хәзер һәркемнең кесәсендә телефон бар. Телефон алырга баргач барыбызга да камералы кирәк. Төшерәбез, фото-видеоларны җибәрәбез... Камерасы ничә мегапиксельле дип тә кызыксынабыз. Кемдәдер унике, кемдәдер егерме... Хәзер телефон камерасын хәтта 100 мегапиксельле итеп тә ясарга тырышалар. Ә кешенең күзе – 500 мегапиксель! Уйлап карагыз, XI гасырда галимнәр 100 мегапиксельгә җитә алмыйлар. Ә беренче Адәмнең барлыкка килгәненә 20 000 ел, аның күзе 500 мегапиксель булган. Алай гына да түгел, күзләр аша алган мәгълүмат 3 Д форматка әйләнә. Зур объект кечкенә масштабта анда кереп утыра. Адәм баласы моңа кайчан ирешә әле? Аллаһның безгә биргән нигъмәтләренең берсе генә бит әле ул – күз.
Кызганыч, Адәм баласы ул нигъмәтләрне күп вакытта танымый. Безнең сәламәтлек, намаз укый алуыбыз, йортыбыз, машинабыз булуы... Бар да Аллаһның нигъмәте. Аларны күрә белергә генә кирәк.
Шөкер турында
Ничек дөрес шөкер итәргә дип күп сорыйлар. Аның өч нигезе бар. Шуның берсен генә үтәмәсәң, син шөкер иткән кеше булмыйсың.
1. Аллаһ сиңа нигъмәт бирде икән, аның турында сөйләргә кирәк. Йорт салсаң, килгән кунакларга: «Әлһәмдүлилләһ, Аллаһның рәхмәте белән шушы йортны салып чыктык», – дип сөйлә. Машина алсаң: «Аллаһның рәхмәте белән ирештем шушыңа», – диген. Бала туса: «Аллаһка шөкер, Аллаһы Тәгалә безгә сау-сәламәт бала бирде», – дип шөкер ит. Шушыны әйтмәсәң, син шөкернең беренче нигезен үтәмәдең.
2. Кайбер кеше «Әлһәмдүлилләһ» дип әйтә, ләкин күңеле белән ышанмый. Күңелең белән ышан, үз-үзеңә әйт! Балаңа карап шулай уйла, ышан. Күңел белән ышанырга, моңа инанырга кирәк.
3. Өченчесе бик мөһим – Аллаһ биргән нигъмәтне хәерле юлда кулланырга кирәк. Мәсәлән, йорт салып шул йортыңда намаз укымасаң, шөкер иткән кеше булмыйсың. Таныдың, шөкер иттең... Кыйблага карап намаз да укы. Сәламәтлегең, балаң өчен шөкер итеп намаз укы. Акчаны нинди юлда кулланасың? Сәдакасын бирәсеңме? Менә шушы нигъмәтләрне хәерле юлда кулланмасаң, гөнаһлы юлда куллансаң, син шөкер итүче түгел. Бу нигъмәтнең хәер-бәрәкәте булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк