Логотип
Дин

Юмартлык

Нурия апага 82 яшь. 1941 елгы ул – сугыш чоры баласы. Яше олы булса да, бер көн дә эштән калганы юк әле. Изге кеше, ди аның турында хезмәттәшләре. «Җирдәге фәрештәдер», – диләр. Белеп торам, үзе андый сүзләрне яратмый ул. Гомумән, үзе турында сөйләргә яратмый. Әле эше турында сөй-ләргә дә чак күндердек. 26 елга сузылган химаячелек дәверендә журналистларга биргән беренче интервьюсы бу аның.

Казанның тимер юл вокзалында эшләүчеләр өчен Нурия апа инде күптән үз кеше. Шушы еллар эчендә атнаның ничә төнен вокзалда поездлар каршылап үткәрде икән ул?! Төнге уникедә кул арбасы тартып кем килә дисәң, Нурия апа булыр. Арбасы тулы товар – дини китаплар, яулык-намазлыклар...
– Егермедән артык «оптовигым» бар иде, – дип искә ала эшли генә башлаган елларын нурлы йөзле әңгәмәдәшем. (Исемне бик белеп кушканнар үзенә!) – Төнге поездлар белән төрле шәһәрләргә товар җибәрәм – Төмәнгә, Владивостокка, Воркутага... Кибеткә дигән товарым да төнге поездлар белән кайта – ул туктап торган арада бушатып өлгер генә! 

Нурия апа Хәнәфина – эшмәкәр. Тик без күзаллаганча, күбрәк табыш алып, үз тормышын бөтәйтүне кайгыртучы эшмәкәр түгел. Ул – химаяче. 
Лаеш районының Кече Елга авылында туган Нурия апа. Биш бала – бер малай, дүрт кыз үскәннәр. Әтиләре Садретдин бер дигән балта остасы булган. Сугыштан аякларын өшетеп, гарипләнеп кайтса да, кулыннан – балтасын, күңеленнән Аллаһыга зекерен төшермәгән. Совет чорында да дин тотудан курыкмаган гаиләдә үскән кыз. 
– Ул вакытта дин тотарга ярамады бит. Белсәләр, җәзасы каты иде. Өйдә намаз укыганда өстемә мәктәп директоры килеп керде бервакыт. Нишләтерләр, пионердан чыгарырлар инде, дигән идем, беркемгә дә белгертмәде, рәхмәт төшкере, үземә дә сүз әйтмәде. Биш бала, әти белән әни – җидебез дә көнгә биш тапкыр тезелешеп намаз укый идек. Әниебез Фатыйма рамазан аенда безгә сәхәр ашатмыйча, башын мендәргә дә төртмәде, – дип балачак хатирәләрен яңарта ул.

Кече Елгада җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда сыер сава, учетчик та булып эшли. Авыр эштән курыкмыйча үсә Садри балалары. «Беренче класста укыганда ук күрше авылларга кадәр барып, бәрәңге бакчаларын көрәк белән казып бирә идек», – ди Нурия апа. 

1967 елда Казанга килеп, силикат кирпеч заводына эшкә урнаша.  Эш авыр. Сменага 27 мең кирпеч салырга кирәк. Тирләгән тәнгә известь тузаны ябыша да, шакыраеп ката. Бүген дә аркасының әрнеп әчеткәннәре тоелган кебек. 
1971 елдан 7 нче хәрби заводка күчеп эшли. Иң каты тимердән кырыла торган иң авыр детальләрне аңа ышанып тапшыралар. Терсәктән майга батып, күп көч түгеп башкара торган эш, шуңа күрә түләве дә күбрәк. «Ник гел Нуриягә генә бирәсез?» – дип дәгъва белдерүче ир-ат бер генә басып карый станок артына. 

Нинди генә эш кушсалар да, намус белән башкарып, 1996 елны пенсиягә чыга Нурия апа. Биш айдан аны кабат эшкә чакыралар. Бу юлы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә! Мәдрәсәнең баскыч астында гына дини әйберләр сата торган кечкенә кибете бар, шунда сатучы кирәк икән. Моңарчы үз гомерендә бернәрсә дә сатып караганы булмаса да, ризалаша. Аллаһы Тәгалә догамны кабул иткәндер, ди. «Мәчеттәме, мәдрәсәдәме – дини оешмада эшләр идем. Идән генә юарга чакырсалар да, риза», – дип хыяллана бит ул.

Кибет өчен җаваплы Вәлиулла хәзрәт эшне бөтенләе белән Нурия апага ышанып тапшыра. Үзе сатучы, үзе товаровед, үзе бухгалтер да... Алланың рәхмәте белән, сәүдә эше җайланып китә Нурия апаның. Әйтерсең гомер буена сатучы булып эшләгән! Тора-бара кибет зурая, товарлары арта. 
Товар алыр өчен кайларга гына бармый – Кытайга да, Дубайга да, Кыргызстан, Үзбәкстанга... 
– Үземдә сату-алу сәләте барлыгын гомеремдә дә белмәс идем, – дип көлә әңгәмәдәшем. – Товарны күп итеп алам, шуның барысы да сатылып бетә! Үзем дә аптырый идем. Шул кечкенә генә кибеттән кергән табыш шәкертләргә дә, мәдрәсә ихтыяҗларына да – барысына да җитте. Әле укытучыларга хезмәт хакы итеп тә өлеш чыгара идем, менә бит ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, бәрәкәте! 2002 елдан товарга Төркиягә йөри башладым. Ай саен бер урап кайтам. Анда безне көтеп кенә торалар. Бергә килгән юлдашларым: «Нурия апаны җибәрмичә торып, безгә товар бирми алар», – ди иде. Беренче тапкыр товарга барганымны уйласам, әле дә эсселе-суык-лы булып китәм: 1 миллион сумлык әйбер алдым. 98 капчык җыелды. Дагстан аша кайтасы поездга төя-дек. Кайтып җитәрме икән, югал-масмы, дип, төн йокыларым качты. Хәзер алай товарга йөрмибез инде, үзләре җибәрә. Әле ит тә саттым мин. Көненә бер сыер түшкәсен үзем ваклап чабып, сатып бетерә идем. «Нишләп синнән барысын да алып бетерәләр, нишләп синеке сатылмый ятмый?» – дип йөдәтүчеләр дә булды. Бу сорауга җавапны үзем дә белмим...

Олыгайган көнендә аның шулай үзенә ят эше белән шөгыльләнә башлавы, төн йокыларын калдырып вокзалга поезд каршыларга ашыгулары, авыр-авыр йөк бушатулары – барысы да савап хакына. Менә 26 ел буена Нурия апа мәдрәсәдә шәкертләр ашата. Кибеттә саткан табыштан кергән бер тиенне дә әрәм итми. Ул акчалар гына җитмәсә, пенсиясен кушып җибәргән вакытлары да булгалый. 
Үзенә артыгы кирәкми аның. Кайтып төн кунарга коммуналкада бер бүлмәсе, ашарга ризыгы, кияргә киеме бар – шул җитә. Аерым фатир алып күченгәненә дә әле кайчан гына. Җиде тапкыр авыр-авыр операцияләр кичерү дә, 2014 елда аяклары йөрмәс булып, коляскага калу да изге юлында киртә була алмый. 
– Болай йөри алганыма мең кат риза. Берара бөтенләй кеше кулына калган идем. Хәзер теләгән җиремә барам, кирәк эшемне үзем башкарам, – дип шөкер итә ул. Янында туганнары – бүген алар белән яши.

Аллаһы Тәгалә аңа гаилә корып, үз балаларын үстерүне насыйп итмәгән. Язмышын битәрләми Нурия апа. Эш белән мавыгып, шәкертләре өчен куанып яши. Аның тормышы – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе.
– Ярый ла синең балаң юк, диләр кайчагында. Ничек булмасын, минекеләр йөзләгән, дим, – дип елмая әңгәмәдәшем, төшке ашка кергән егет-кызларны күз карашы белән сөеп. 

Без килгән көнне «Мөхәммәдия»дә бәйрәм иде – кичке бүлектә укучы шәкертләрнең чыгарылышы! Ике ашчы белән биш-алтылап волонтер Нурия апа җитәкчелегендә табын әзерләү белән мәшгуль. Апаларының үткен күзе барысына да җитешә. «Бал өчен бу савытлар кечкенә булмасмы, Нурия апа?» – дип, кулындагы касәне күрсәтә бер ханым. «Бу кечерәк булыр, зуррагына салыгыз, бал җитәрлек», – ди ул. Аннары безгә борыла: «Өстәлебездән беркайчан да балның өзелгәне юк. Елга дүртәр фляга бал сатып алам, сәдака итеп тә китерәләр. Бал бик шифалы, ашасын балаларым!» Шәкертләргә пешерәсе итләрне саклар өчен дүрт туңдыру камерасы, алты ларь эшләп утыра. Боларын да үзе алган. Узган ел корбанга ундүрт сыер, йөз илле сарык килгән, ел буена җиткән шул.

Нурия апаның безнең белән озаклап сөйләшеп утырырга вакыты да юк: өстәлләрне карыйсы, ризыкларны барлыйсы, волонтерларга эш кушасы бар. Шуңа күрә әңгәмәбезне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә аш пешерүче Хәния апа Кашапова белән дәвам итәбез. Ул биредә өченче елын эшли. Роза ханым Ризатдинова белән икесе кулалмаш пешерәләр. 

– Нурия апа турында күбрәк кеше белсен иде. Тыйнак ул, үзе турында да, эше турында да беркайчан беркемгә сөйләгәне юк, – ди Хәния ханым. – Аның бөтен тырышканы – шәкертләр өчен. Көненә өч тапкыр җылы ризык әзерлибез. Менюны да үзе төзи, көнгә күпме ризык тотыласын да үзе исәпли. Көндезге һәм кичке ашка һәрвакыт итле ризык пешерәбез. «Итен аз сала күрмә, маен җитәрлек куш», – дип кисәтеп кенә тора апабыз. Тукланган өчен шәкертләрдән дә, укытучылардан да бер тиен акча алмый – бар да бушка, бар да Аллаһ ризалыгы өчен. Менә инде егерме җиденче елын шулай. Бары читтән килеп укучылар гына аш-су өчен бик аз хак түли.

Бухгалтер булып эшләүче Эльмира ханым Ржечицкая Нурия апаны егерме елдан артыграк белә.
– Мәдрәсәдә бушка шәкертләр ашату каралмаган бездә. Бу – Нурия апаның үз теләге, үз инициативасы. Ә бит аның игелекле эшләре болар гына түгел. Дини бәйрәмнәрдә, өлкәннәр көнендә бер генә ветераныбызны да, бер генә хезмәткәрне дә читтә калдырмый ул. Табын әзерләп, һәрберебезне чакыра, бүләген, күчтәнәчен әзерли. Мәдрәсәдә укып танышкан, шушында гаилә корган мөгаллимнәр дә Нурия апаның кайгыртуын тоеп яши. Йортын да салыша, балаларын да үстерешә... Хаҗ сәфәрләре белән бүләкли... Шәкертләрне кызыл уылдык белән сыйлаган заманнары да булган. Юмарт бит ул, мөмкинлегем бар икән – нигә сыйламаска, ди. 

– Авырып китсәк тә, хәлебезне иң беренче булып Нурия апа белешә, – дип, эш арасында сүзгә кушыла Хәния ханым. – Узган ел миңа хастаханәдә ятып дәваланырга туры килде. Ул җибәргән тәмле ашлар палатадагыларның барысын да сыйларга җитә иде. «Әниеңме?» – дип сорыйлар. Әнием түгеллеген белгәч, шаккаталар.
Нурия апа янында кайнашучы волонтерларның барысы да кайчандыр «Мөхәммәдия»дә эшләгән яки белем алган ханымнар. Ярдәм кирәк булса, бергә җыелышалар икән шулай. Ул арада берәр мең кәтлит ясап китәләр, пилмән бөгәләр. Бәйрәмнәргә табын әзерләү дә аларсыз гына булмый. «Уң кулларым, ярдәмчеләрем» дип атый аларны Нурия апа.

Әңгәмәдәшемне сөйләтер өчен тел ачкычлары табу җиңелләрдән булды димим. Юк, сөйләшәсе килмәгәннән түгел ул, игелекне башкаларга күрсәтер өчен кылмаганга гына. Ә безнең, киресенчә, Нурия апа кебек кешеләр турында бар дөньяга белгертәсебез килде. Машаллаһ!
Дөньяны матурлык яшәтә, диләр. Матурлык түгел, игелек һәм юмартлык хисабына яшидер ул, мөгаен.

Белешмә
Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе 1882 елда ачыла. Бохарада дини белем алып кайткан улы Галимҗан Галиев (Галимҗан Баруди) өчен әтисе Мөхәммәтҗан төзетә аны. XX йөз башында биредә 500 шәкерт укый, аларга 20 мөгаллим белем бирә. 
Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Фатих Әмирхан, Фәтхи Борнаш, Нәкый Исәнбәт, Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, Бакый Урманче – заманында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте булган шәхесләр.

Фотода: утырганнар: сулдан уңга – Роза Ризатдинова, Нурия Хәнә-фина; икенче рәттә: сулдан уңга – волонтерлар Әлфия Әмир-ханова, Әлфия Шәрипова, Сания Әмирханова, Зөлхәбирә Хәйруллина; өченче рәттә: Хәния Кашапова, Хөсәен Сәлахов.
Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар