Бүген ахшам намазыннан соң Бәрәат кичәсе керә. Бәрәат кичәсе – Шәгъбан аеның уртасы була, ундүртеннән унбишенче төненә туры килә. Быел ул менә 17 мартка, ягъни бүгенге көнгә туры килде. Бәрәат сүзе гарәпчәдән «берәр авырлыктан котылу» дигән мәгънәдә тәрҗемә ителә. Бу төнне ничек уздырырга соң?
Бәрәат кичәсе нинди кичә ул? Ул кичне ничек уздырырга кирәк?
Безнең сорауга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җавап бирә.
– Бүген ахшам намазыннан соң Бәраәт кичәсе керә.
Бәраәт кичәсе – Шәгъбан аеның уртасы була, ундүртеннән унбишенче төненә туры килә. Быел ул менә 17 мартка, ягъни бүгенге көнгә туры килде. Бәраәт сүзе гарәпчәдән «берәр авырлыктан котылу» дигән мәгънәдә тәрҗемә ителә.
Бу төнне ничек уздырырга соң?
Пәйгамбәребез әйтә, шушы кичтә Аллаһы Тәгалә бөтен кешеләрнең гөнаһларын гафу итә, ди. «Әгәр бу кичтә тәүбә итүчеләр булса, мин аларның гөнаһларын кичерермен, – ди ул. – Әгәр ризык сораучылар булса – ризыкландырырмын, әгәр авырудан шифа сораучылар булса, шифа бирермен».
Бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең еллык язмышын билгели. Бу кичне ике Бәраәт арасында үләсе һәм туасы кешеләрнең исемнәре теркәлә. Бу кичне барлыкның, ризыкның күләме, байлык һәм ярлылык хәлләре билгеләнә.
Шуңа күрә бу кичне мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән үзләренең һәм якыннарының, мәрхүмнәрнең гөнаһларын ярлыкавын сорап дога кылалар. Мөшрик кешеләрнең һәм кардәше белән бәхәсләшеп, кычкырышып, үпкәләшеп йөргәннәрнең генә гөнаһлары кичерелмәс, диләр. Димәк, берәр кешене үпкәләткән булсаң, бу кичтә гафулар сорап, араларны төзәтергә кирәк – шулай итеп Аллаһының рәхмәтенә ирешергә мөмкин.
Бу кичтә аерым бер ниндидер гыйбадәт юк. Коръән укырга да мөмкин, зекер кылырга да, шулай ук намазлар укырга да мөмкин. Нинди изге гыйбадәтләр бар – һәммәсен эшләргә була. Алдагы кичендә яки аннан соң ураза тотарга да мөмкин.
Кайбер галимнәр, өч тапкыр «Йәсин» сүрәсен укысаң әйбәт, диләр.
Беренче тапкыр – Аллаһының рәхмәтенә өметләнеп, икенчесендә – Аллаһы Тәгалә гомерне озынайтсын дип, өченчесендә Аллаһы Тәгалә төрле хаҗәтләрдән, бәла-казалардан сакласын дип укыйсың. Ләкин хәдисләрдә болар күренми, әмма үтәсәң зыяны булмый.
Беренче «Йәсин»не укыр өчен болай ният кылына: «Йә Раббым, дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булу өчен «Йәсин» сүрәсен укырга ният кылдым, үзең кабул ит!»
Икенче «Йәсин»не укыр өчен болай ният кылына: «Йә Раббым, бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп итсен өчен «Йәсин» укымакка ният иттем, үзең кабул кыл!»
Өченче «Йәсин»не укыр өчен болай ният кылына: «Йә Раббым, мине, гаиләмне, якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен «Йәсин» укымакка ният иттем, үзең кабул кыл!»
Әйткәнемчә, бу көннәрдә нинди изге эшләр эшләргә була – шуларны эшләргә тырышырга кирәк. Көндезләрен – кешеләргә ярдәм итеп, сәдакалар бирергә, кичләрен гыйбадәттә үткәрергә.
Ахырда – дога кылганда менә бу теләкләрне әйтергә мөмкин:
«Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта син Коръәни-Кәримеңдә: «Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, ләүһүл-мәхфүздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр», дип әйтәсең».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк