Логотип
Десерт

Махсус кырлыган чәе

Кырлыган  – искиткеч файдалы үлән. Ул кан басымын көйләргә булыша, баш авыртуларын баса, кан әйләнешен активлаштыра, канның составын яхшырта. Шулай ук бу үлән иммунитетны көчәйтүгә сәләтле. Шуңа күрә кырлыган үләне янына кипкән җиләкләр, башка дару үләннәре дә өстәсәң, файдасы тагын да күбрәк булачак.
Бүген без сезнең белән махсус чәй әзерләрбез. Сез аны бүләк итеп бирә дә аласыз, якыннарыгызны, туганнарыгызны сыйлый да аласыз. Кыскасы, тәмле дә, файдалы да, үзенчәлекле дә.
 

Кирәк:

* кырлыган (яфраклары);
* кырлыган (чәчәге);
* кипкән кура җиләге;
* кипкән кара бөрлегән җиләге;
* кипкән чабыр үләне (тимьян);
* каркаде;
* зәңгәр мәтрүшкә (орегано).

 

Эш барышы:

1. Кырлыган яфракларын җыеп, кара пакетка салабыз, һавасын чыгарып, пакет авызын кысып бәйлибез, бер сәгатькә кояш астында калдырабыз. Температура +30 градустан да ким булмаска тиеш.



2. Кырлыган яфраклары хуш ис таратып юешләнә башлагач, аларны бик әйбәтләп уабыз. Игътибар: бу процесс бик четерекле – никадәр әйбәтрәк усагыз, чәй шулкадәр сыйфатлырак килеп чыгар. Моны ирләр кулы эшләсә, кулайрак булыр.  



3. Менә хәзер шул үләннәрне эмаль савытка салып, өстен авыр әйбер белән бастырабыз.



4. Күпкатлы юеш тастымал белән каплап, ферментлар тәэсирендә әчер өчен 15 сәгатькә җылы урынга куябыз.


5. Караңгы яшел төскә кергәч, ферментлар үз эшен эшләгән дигән сүз. Персональ чәй өчен яфракларны турамыйча калдырырга да мөмкин. Ә инде турарга теләсәгез, моны керамик пычак белән башкарырга кирәк.


6. Духовканы сүрән утка кабызып, иң астына ике кирпеч куябыз (ул мичне хәтерләтә). Шул кирпечләр өстенә яфраклар түшәлгән калай табаны урнаштырабыз. Һәм шул рәвешле 3 сәгать киптерәбез. Тигез кипсен өчен ара-тирә әйләндереп торырга кирәк.


7. Үзебез теләгәнчә шулай ук башка  кушылмалар да әзерлибез бу чәйгә – урман җиләге, кара бөрлегән җиләге, кырлыганның чәчәкләре һәм башка төрле үлән, җиләкләр булырга мөмкин.



8. Бүләк итәр өчен дә, чәйне саклар өчен дә кечкенә генә капчыклар да тегик инде хәзер. Алар тыгыз киҗе-мамык (хлопчатобумажная ткань) яисә җитен (лен) тукымасыннан булырга тиеш. Ә чыптадан (рогожка), киндер (холст) тукымасыннан тегелгән капчык бик тә үзенчәлекле. Мин исә капчыкны җитен тукымасыннан тектем.



9. Тукыманы турыпочмаклап (35 х 25) кисәбез. 




10. Аннан тукыманы бөкләп, ябык җөй белән тегәбез.



11. Почмак очларын аркылыга тегәбез. Уң ягына әйләндергәч, капчыкның төбе барлыкка килә.



12. Капчыкның өске ягын бөкләп, ике параллель җөй салабыз. Уртасыннан булавка белән  җитен җеп үткәрәбез.



13. Әзер чәйне башка ингредиентлар белән катнаштырып, 50 шәр граммлап гадәти чәй фольгасына тутырып, кырыен тегү машинасы белән җөй салабыз да капчыкларга салып куябыз. Кырлыган чәе бер ай дәвамында коры ферментлашу үтәргә тиеш.



Бүләккә дигән чәебез әзер.
Ашыгыгыз, кырлыган әле шау чәчәктә!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    СубханаЛлах. Ма ша Аллах. Рэхмэт бик зур. Шул кадэрле яхшы итеп язгансыз. Бик тэ анлаешлы. Менэ без дэ 3ел магазин чэен эчмибез. Рецепт менэ дигэн

    • аватар Без имени

      0

      0

      Спасибо за оценку, что статья оказалась полезной!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Что это за трава покажите фото.я тоже хочу делать чай.

        Хәзер укыйлар