Логотип
Десерт

Кызыклы кайнатма рецептлары

Июль – бакчада җиләкләр өлгергән чор. Без сезгә берничә кызыклы рецепт тәкъдим итәбез. 

 

Крыжовник кайнатмасы 

Бу – Екатерина II нең иң яраткан кайнатмасы булган. Шуңа да аны «патшалар сые» дип атыйлар. Бераз гына мәшәкатьлерәк. Әмма хезмәтенә күрә тәме дә искиткеч. Теш арасына орлыгы тулып та интектерми. 

Кирәк: 1,6 кг бик үк  өлгереп җитмәгән яшел крыжовник (алар катырак булырга тиеш); 

1,5 кг шикәр комы; 

20 чия яфрагы. 

 

Крыжовникны юарга, «койрыгын» кисәргә, кырыйдан ярып, орлыгыннан арындырырга. 

Орлыгыннан чистартылган җиләкләрне чия яфраклары белән аралаштырып, тирән кәстрүлгә салырга, 2 стакан су өстәргә һәм 5-6 сәгатькә караңгы салкынча урынга куеп торырга. 

 

Крыжовникны тишекле чүмечкә салып, суын бер кәстрүлгә сөзәргә, һәм шушы ук суга шикәр комы өстәп, кайнап чыкканнан соң 3 минут утта тотарга. 

Ширбәтне уттан алып, җимешләрне салырга, сак кына болгатып, 3 сәгатькә бер читкә куеп торырга. 

3 сәгатьтән соң яңадан утка куеп, кайнап чыкканнан соң 5 минут пешерергә. Аннары утны сүндереп, 5 сәгать тотарга. 

Тагын 5 минут пешереп, 5 сәгать суытырга. 

Соңгы тапкыр утка куеп, янә 5 минут пешерәбез дә кайнатманы кайнар килеш чиста банкаларга тутырабыз. Капкачын капламый гына банкада килеш суытканнан соң, пластмасса капкачлар белән томалап, салкынча урында саклыйбыз. 

Чама белән 2 литрдан артыграк кайнатма чыга. 

 

Тере кайнатма 

Бу ысул белән әзерләнгән кайнатманы пешерергә кирәкми, шуңа витаминнары да таркалмый. 

1 кг крыжовник; 

1,5 кг шикәр комы; 

2 әфлисун; 

2 лимон. 

Крыжовникның «койрыгын» кисеп, яхшылап юарга һәм коры тастымалга таратып, бер тәүлек чамасы яхшылап саркытырга. Әгәр дә суы кала икән, кайнатма әчи. 

Лимон белән әфлисунны кабыгыннан чистартып, кисәкләргә аерабыз, орлыгыннан арындырабыз. 

Крыжовник белән цитруслыларны иттарткыч аша чыгарабыз яки блендер белән ваклыйбыз. Шуңа шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз. 4 сәгать бүлмә температурасында тотабыз – шикәр эреп бетәргә тиеш. Аннары стерильләштерелгән коры банкаларга тутырып, калай капкач белән томалыйбыз да салкын урында саклыйбыз. 

 

Дерелдәвекле чия 

2 кг чия; 

1,3 кг шикәр комы; 

1,5 аш кашыгы желатин. 

Чияне юып, төшен алабыз. Тирән кәстрүлдә чия белән шикәр комын кушып бутыйбыз, аннары 5-6 сәгатькә калдырабыз. Чиянең суты чыгарга тиеш. 

Желатинны ярты стакан суга салып, бүрткәнче тотабыз. Чама белән 20-30 минут кирәк булыр. Аннары утка утыртып, желатинлы суны кайнарлыйбыз, ләкин кайнатып ук чыгармыйбыз. Желатин суда эреп бетәргә тиеш. 

Шикәрле чияне утка утыртып, кайнап чыкканнан соң 10 минут пешерәбез. Сүндерәм дигәндә генә желатинны өстибез. Яхшылап болгатуга, утны сүндерәбез. 

Кайнатманы кайнар килеш банкаларга тутырып, калай капкач белән томалыйбыз. 

 

Чикләвекле абрикос 

1,3 кг абрикос; 

1,5 кг шикәр комы; 

1 стакан чистартылган әстерхан чикләвеге. 

Шикәрне кәстрүлгә салып, 2 стакан су өстәргә һәм кайнап чыкканнан соң тагын 3 минут кайнатырга. Аннары ширбәтне 2-3 кат марля яки нечкә иләк аша сөзеп, яртылаш кимегәнче утта тотарга. 

Абрикосларны юып, урталай ярырга, төшләрен алып, кайнар ширбәткә батырырга. Шунда ук майсыз табада кыздырылган чикләвекне дә өстәргә. Ширбәтне уттан алып, 10 сәгатькә капкач белән томалап тотарга. 

10 сәгатьтән соң абрикосларны һәм чикләвекне сөзеп алып, ширбәтне кабат кайнатып чыгарырга. Уттан алынган кайнар ширбәткә яңадан теге җимешләр белән чикләвекне батырырга, капкач белән томалап, 10 сәгать тотарга. 

Кайнатманы кабат утка утыртып, кайнап чыкканнан соң 5 минут пешерергә. Кайнар килеш банкаларга тутырып, калай капкач белән томаларга. Бүлмә температурасында суыткач, салкынча урында сакларга. 

Абрикосларның төшен алгач, аның урынына әстерхан чикләвеген тыгып куярга мөмкин. Алай кызыграк та була. 

 

Кавынлы кура җиләге 

800 г кура җиләге; 

1,5 кг кавын (йомшагы гына); 

2 лимон; 

1 лайм (аны да лимон белән алыштырырга була); 

2 кг шикәр комы; 

1 чәй кашыгы ванилинлы шикәр; 

0,5 чәй кашыгы төелгән мөшкәт чикләвеге (мускатный орех). 

 

Лимон белән лаймны юып, кабыгын вак угычтан уабыз, тирән эчле кәстрүлгә сутын сыгабыз. Лимон һәм лайм сутына 1 стакан шикәр комы, уылган кабыкны салып, болгатабыз, 1 сәгать тотабыз. 1 стакан су һәм калган шикәрне өстәп, утка куябыз. 

Кайнап чыккан ширбәткә ваграк кисәкләргә бүленгән кавын йомшагын салып, 5 минут кайнатабыз. Аннары кура җиләген кушабыз. Тагын 5 минут кайнатып, уттан алабыз. 

4-5 сәгатьтән соң, кайнатманы кабат утка утыртып, кайнап чыккканнан соң 15 минут утта тотабыз. Иң ахырдан гына ванилин белән мөшкәт чикләвеген кушабыз. 

Суынганнан соң, банкаларга тутырып, пластмасса капкачлар белән каплыйбыз, салкын урында саклыйбыз. 

 

Кура җиләгеннән дерелдәвек 

1 кг кура җиләге; 

100 мл су; 

500 г шикәр комы. 

Кура җиләген аралап, кәстрүлгә салабыз, су өстәп, кайнатып чыгарабыз. Аннары тагын 3 минут ут өстендә тотабыз. 

Кура җиләген вак иләктән үткәреп, сыгынтыны үлчибез. 1 кг җиләктән 800 г калырга тиеш. Аны кәстрүлгә кире бушатып, кайнатырга куябыз. Якынча 500 г калганчы пешерәбез. 

Шикәр комын өстәп, яхшылап туглыйбыз, 5 минут кайнатабыз. Утны сүндереп, кайнатманы чак кына суытабыз. 

Җылы кайнатманы кабаттан утка куеп, 5 минут кайнатабыз (кайнап чыкканнан соң), кайнар килеш банкаларга тутырып, калай капкач белән томалыйбыз. 

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар