Җитмеш җиде сихәте бар!

Кызыл карлыган желесы.
Мондый желе бик үк куе булмаса да, анда барлык витаминнар саклана.
Иң элек кызыл карлыганны сыгып, сок ясагыз. Шуңа шикәр комы кушып, бик салмак утта агач кашык белән болгата-болгата эретегез. Шикәр тәмам эрегәч, желены кайнар килеш стерильләштерелгөн банкаларга тутырып капкачлагыз. Желе акрынлап суынсын өчен, банкаларны юрган яисә тунга төрегез.
Капкач астына спиртка манчылган пергамент кәгазь куеп, банкаларны полиэтилен капкач белен дө капларга мөмкин. Желены суыткычта яки базда саклагыз.
1 стакан кызыл карлыган согына 1 стакан шикәр комы кирәк.
____________________________________
Пешерелгән желе.
Бу желеда витаминнар азрак, аның каравы, ул купкә куерак һәм аны торт, пирожный, печеньеләр бизәу өчен дә кулланырга мөмкин.
Яңа ясалган кызыл карлыган согын табакка салып утка утыртыгыз да, аз-азлап шикәр комы өстәп, болгата-болгата эретегез. Желе әзер булуын белү өчен, табак төбенә агач кашык белән сызып карагыз: ак эз калса, әзер дигән сүз. Кайнар желены стерильләштерелгән ярты литрлы банкаларга тутырып, иртәнгә чаклы ачык тотыгыз. Иртән полиэтилен капкач белән каплагыз.
1 л сокка 800 г шикәр комы кирәк.
___________________________________
Тәлгәшле карлыган.
Үтә күренмәле сироптагы бу тәлгәшле карлыганнарны күптөрле кулинар ризыклар бизәүдә кулланып була. Шулай ук табында десерт буларак та бик матур ул.
Карлыган тәлгәшләрен сөзгечкә салып сак кына юыгыз.
1 стакан суга 1 кг шикәр комы салып, сироп ясагыз. Шуңа карлыган тәлгәшләрен сак кына салып ике тапкыр кайнатып чыгарыгыз. Аннары сөзгеч белән сөзеп алып, банкаларга тутырыгыз. Ә сиропны куерганчы тагын бераз кайнатыгыз. Суынган сиропны карлыганнар өстенә салып, банкаларны капкачлагыз.
1 кг карлыганга 1 кг шикәр комы, сироп ясау өчен 1 стакан суга 1 кг шикәр комы кирәк.
__________________________________
Карлыган мармелады.
Юып корытылган карлыганга шикәр комы, желатин һәм ванилин салып, төнгә калдырыгыз. Иртән болгатып, ярты литрлы чиста банкаларга тутырыгыз да 15 минут стерильләштереп, капкачлагыз.
Ярты килограмм карлыганга (кара, ак яисә кызыл) ярты килограмм шикәр комы, 10 г желатин, ванилин кирәк.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.