Логотип
Десерт

«Кабырчык» печеньесы

«Аш-су» сәхифәбезнең чираттагы кунаклары – Илүзә һәм Рүзил ХӨСНЕТДИНОВлар гаиләсе.

Алар икесе дә Чистай районыннан, Илүзә – Чистайның үзендә, ә Рүзил Мөслим авылында туып-үскән. Хәзер Лаеш районы Столбище бистәсендә яшиләр. Быел июнь аенда аларның гаилә коруларына 10 ел була! Рүзил Казанда автомеханик булып эшли. Илүзә исә блогер. 103 мең кеше язылган блогында аш-су пешерү серләре, йорт карау, балалар тәрбияләү турында мәгълүматлары белән бүлешә. Ә бала-лары өчәү аларның. Ясминәләренә – 8, Розага – 5, Ридванга әле 1 генә яшь. Ясминә белән Роза – әниләренең зур ярдәмчеләре. «Блогым күбрәк аш-су әзерләүгә багышланган, – ди Илүзә. – Тәмле әйберләр пешереп, гаиләмнең күңелен күрергә бик яратам. Берочтан шуны төшереп, сәхифәмдә терки дә барам. Күп рецептларны үзем уйлап чыгарам. «Сөембикә» укучыларына бүген тәкъдим итә торган бу печеньеның рецепты да үземнеке. Аның белән бүлешкән көнне блогыма берь-юлы 10 мең кеше язылган иде».

Бу печеньены Илүзә һәр бәйрәмгә әзерләми калмый. Сабан туена кайткан кунакларыгызны сез дә шуның белән сыйлагыз әле!

Кирәк

  • 4 йомырка;
  • 140 г кибет каймагы
  • (майлылыгы мөһим түгел);
  • 200 г атланмай;
  • 400 г он;
  • 2 кап ванилин;
  • 240 г шикәр комы;
  • 2-3 аш кашыгы шикәр оны.
  • Эш барышы

Дүрт йомырканың да агын сарысыннан аерабыз.

Йомырка агына шикәр комының барысын да кушып куе күбек булганчы миксер белән күпертәбез.

Йомырка сарысына каймак, йомшарган атланмай, ванилин, он кушып, үзле камыр басабыз.

Камырны 28–30 кисәккә бүлеп, һәрберсен шар кебек әвәлибез.

Шарчыкларны чәй тәлинкәсе зурлыгында җәябез. Җәем уртасына 2 аш кашыгы күбекне салып чыгабыз.

Камырны башта урталай, аннары тагын бер кат аркылыга бөклибез. Читләрен чәнечке белән бастырабыз.

Печенье 180–200 градустагы кайнар мичтә 15 минут чамасы пешә (мичтән тора, тизрәк тә пешәргә мөмкин).

Аз гына суынып киткән печенье өстенә кечкенә иләктән шикәр оны сибәбез. Чәйләрегез тәмле, җәйләрегез ямьле булсын, дуслар!
Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын!

Фото һәм видео: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар