Логотип
Десерт

Банкада – шоколадлы чия

Гаҗәеп йомшак шоколадлы бисквит һәм каймаклы крем, алар арасында исә әчкелтем татлы сусыл чия – телеңне йотарлык.


«Аш-су» сәхифәсенең бүгенге кунагы – Айзирә БИКТИМЕРОВА.Тумышы белән Сарманнан ул. Ире Ленар, кызы Лия белән хәзер Казанда яши.
Айзирә – яшь һәм талантлы кондитер. Иң беренче тортын иренең туган көненә дип пешерә. Беренче генә тәҗрибәсе булса да, уңышлы килеп чыга ул. Хобби буларак кына башланган бу эшчәнлеге Айзирәне тора-бара җитдирәк эшләргә дә рухландыра. Җәмәгать туклануында инженер-технолог белгечлегенә укыган кызның десертлар белән мавыгып китүенә әллә ни аптырыйсы да юктыр, мөгаен. Ул тәкъдим итә торган десертлар – бар да үзенчәлекле. Банкалардагы пирожныйларның унбер төрлесен әзерли Айзирә – бананлысын, чикләвеклесен, чиялесен... Мусслы тортлар, бенто-тортлар да пешерә. «Төрле тәмнәрнең үзара ярашуын өйрәнәм, – ди яшь кондитер. – Моның өчен аш бүлмәсендә шактый вакытымны уздырырга туры килде. Аның каравы, күпме тәҗрибә тупладым, үзара идеаль туры килә торган тәмнәрне таптым».
Журнал укучыларыбыз белән бүген бүлешә торган рецепты да уникаль. Гаҗәеп йомшак шоколадлы бисквит һәм каймаклы крем, алар арасында исә әчкелтем татлы сусыл чия – телеңне йотарлык.

Кирәк 
(ингредиентлар  200 мл зурлыгындагы ике пыяла савыт өчен алына)

бисквит өчен:
2 йомырка;
60 г шикәр;
25 г атланмай (82,5 процентлы)
15 г какао порошогы;
45 г он.

Чия конфитюры өчен:
Чияле эчлек
35–40 г төше алынган чия (туңдырылган чия дә ярый);
15 г шикәр комы;
15 г кукуруз крахмалы.

Крем өчен:
100 г каймак (33 процентлы);
150 г эремчекле сыр;
25 г шикәр оны (пудра);
10 г какао порошогы. 


Эш барышы
Башта бисквит пешерәбез. Моның өчен йомырканы савытка сытып, шикәр комы белән туглыйбыз һәм су мунчасында 45 градуска кадәр җылытабыз. 
 

Су мунчасыннан алып, йомырканы миксер белән күпертә башлыйбыз. Баштагы 2 минутта –  акрын тизлектә, аннары инде 8 минут кызу тизлектә куерганчы күпертәбез. Какаоны он белән бутап, күпертелгән йомыркага кушабыз һәм кашык белән генә катнаштырып, йомшак камыр әзерлибез. 


Атланмайны эретеп, аңа камырның бер өлешен бушатабыз. Нәкъ менә камырны майга салу мөһим. Май камырга сеңеп беткәнче туглап, аны калган өлешкә кушабыз.


Әзер камырны силиконлы җәймә җәелгән табага бушатып (майланган пергамент кәгазе дә ярый) 180 градуска кадәр кызган мичкә куябыз. Ул 20 минут чамасы пешә. Пешкәч, мичтән алып суытабыз.

Төбе калын савытка чияне салып, утка куябыз. Кайнап чыккач, блендер белән ваклыйбыз. Крахмал белән шикәр комын катнаштырып, издерелгән чиягә әкренләп кенә кушабыз. Төерләнмәсен өчен, гел болгатып торабыз. Куеру белән, уттан алабыз һәм суынганын көтәбез. Өстен пленка белән капларга да онытмыйбыз. 

Хәзер инде крем ясыйк. Какаодан кала, крем өчен барлык ингредиентларны кушып, миксер белән күпертәбез. Крем йомшак һәм көпшәк булырга тиеш. Ахырдан гына бәләкәй иләк аша иләп, какаоны өстибез һәм тагын бер кат туглыйбыз.

Чия конфитюрын һәм кремны икесен ике кондитер капчыгына тутырабыз. Бисквитны 2 см зурлыгындагы шакмакларга бүләбез. 

Десерт кечкенә пыяла савытларга катламлап җыела. Савыт төбенә башта крем салабыз. Аның өстенә бисквит кисәкләре куела, аннары – чия конфитюры һәм янә тагын бер кат бисквит тезелә. Аннары тагын крем, чия конфитюры һәм иң өске катка крем салына. Крем өстенә вак иләк аша какао порошогы сибәбез. Анысы – бизәү өчен. 


Чәйләрегез тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар