«Аш-су» сәхифәбезнең бүгенге кунаклары – Илүзә һәм Ринат ГАЛИӘХМӘТОВлар
Ринат Галиәхмәтов диюгә, «Татар-малай» дигән блогерны күзаллагандыр күпләр. Бүген 143 мең язылучысы булган бу блогның идеясе 2013 елда туа. «Мамадыш районы Иске Чәбия авылын бик яратам. Әниемнең туган авылы ул. Шуның болыннарында көтү көтеп үстем. Көтүгә чыккач, үземне кешесез утраудагы Робинзон Крузо кебек хис итә идем. Үз блогымны да авылыбызның матур фотоларын куюдан башладым. Аннары үзем туып-үскән Түбән Каманыкын... Аннары Татарстанныкын... – дип искә ала Ринат блогерлык тарихын. – Мин – татар блогеры, һәм бу минем төп принцибым. Зур акчалар эшләргә телүчеләр инде күптән рус теленә күчте.Тик миңа үз телем бик кадерле». Юрист белеме алган һәм Казан банк мәктәбен тәмамлаган Ринатның бүгенге эше дә республикабызны таныту белән бәйле. Ул – смм-белгеч.
Илүзә дә шулай ук зур аудитория туплаган татар блогерларының берсе. Аның «Илюзушка-тамлюшка» блогын көн саен 90 меңнән артык кеше карый. Биредә яшь әнинең бар тормышы – кызлары Сәфинә белән бергәләп әзерләгән тәмле ризыклар да, сәяхәтләр, авыл, туганнар белән җылы очрашулар, хатирәләр... Алты балалы гаиләнең төпчеге булган, музыка мәктәбендә укыган (укытучысы аны Сара Садыйкова дип йөрткән!), җырларга яраткан Илүзәнең язылучылары белән бүлешерлеге күп. «Үзем сынаган һәм үземә ошаган рецептларны гына куям, – ди ул. – Сәфинәбез дә минем белән десертлар ясарга ярата. Бергә әзерләгәч, тәмлерәк була». Журнал укучыларыбызга да алар үзләре һәр бәйрәмгә яратып әзерли торган пирожный рецептын тәкъдим итә. 8 Март көнне сез дә безнең арттан кабатлап, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз.
Кирәк
(меренга өчен)
3 йомырка / 200 г шикәр оны (пудра) / 10 г кукуруз крахмалы / алсу төстәге азык буявы.
(Крем өчен)
140 г эремчекле сыр (крем-чиз) / 30 г шикәр оны / 50 г сөт өсте (33 процентлы сливки) / өстен бизәргә җиләкләр.
Эш барышы
Йомырканың агын сарысыннан аерып, блендер белән күпертә башлыйбыз.
Бераз күперткәч, аз-азлап шикәр онын кушабыз. Күбекне кашыктан төшмәслек булганчы күпертүне дәвам итәбез.
Әзер күбеккә берничә тамчы азык буявы кушабыз.
Меренга йомшаграк булсын өчен, бер бал кашыгы (10 г) кукуруз крахмалы өстибез. (Кукуруз крахмалының тәме юк, бәрәңгенекенең тәме булырга мөмкин).
Күбекне кондитер капчыгына тутырып, пергамент җәелгән коры табага йөрәк формасында сытып чыгарабыз. Меренганы 120 градустагы мичтә 60 минут пешерәбез (аслы-өсле режимда).
Тирән савытка эремчекле сырны (безнең очракта крем-чиз), салкын сөт өстен һәм шикәр онын салып, блендер белән күпертәбез. Артык озак тугларга кирәкми.
Кремны кондитер капчыгына салып, меренганың өстен йөрәк рәвешендә бизибез. «Йөрәк»нең уртасына крем салмыйча, чокырландырып калдырабыз.
Пирожныйларны матур тәлинкәгә урнаштырып, уртасындагы чокырга үзегез яраткан җиләкләрне тезегез. Без исә һәрберсенә икешәр кура җиләге куйдык. Бакча җиләге, кара җиләк, кызыл һәм кара карлыган – кайсысы белән дә тәмле!
Кадерле әниләр, дәү әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр, кызлар, киленнәр! Барыгызны да язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән тәбриклибез. Күңелләрегездә гел яз булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк