Ревани – төрек татлысы. Анысы җиләктән генә түгел, кара карлыган, чия, кура җиләге белән дә әзерләргә мөмкин.
Бусагада көтелмәгән кунаклар булып, нәрсә белән сыйлыйм үзләрен дисәгез, танылган блогер Рәфис АТАКАЗОВ өйрәткән менә шушы рецептны искә төшерегез.
Бик кызыклы һәм киңкырлы шәхес ул Рәфис. «Атаказов» аның тәхәллүсе дип уйласагыз, ялгышасыз. Бу аның чын фамилиясе. «Безнең Шыгырданда (Рәфис Чувашиянең Шыгырдан авылыннан) әле моннан да кызыклырак фамилияләр дә бар. Минем әби кияүгә чыкканчы Калайбашева булган әнә», – ди ул. Әгәр заманында интернетта аның «Сагынам, сагынам да...» дигән видеосы вирус кебек таралмаган булса, бәлки әле татарның мондый блогеры булмас та иде. 2017 елда курсташлары белән очрашу алдыннан бергә укыган дуслары өчен генә яздырган була Рәфис аны. Ә үзе блогер дигән сүзне бөтенләй яратмый. Кечкенәдән артист булырга хыяллана. Казан мәдәният институтына имтиханнар биреп, бәхетен дә сынап карый... Армия хезмәтеннән соң Чаллы педагогика колледжына укырга керә. «Колледжга кереп, университет тәмамлап чыктым, – ди Рәфис, – чөнки ул елларда әлеге уку йортын Казан дәүләт педагогика университетының филиалы иттеләр». Берара мәктәптә эшли, соңрак туйлар, мәҗлесләр алып бара. Хоббилары күп аның. Борынгы әйберләрне реставрацияләү белән мавыга, дизайнер осталыгы да бар. Шулай да иң яраткан эше – тәмле ризыклар әзерләү. «10 яшемнән үк «мәңгелек ут» янында бит инде мин», – дип көлдерә ул. Камыр ашларын да, итле ризыкларны да җанын биреп, фантазиясен кушып пешерә. Рәфис тәкъдим иткән бу десертны сез дә әзерләп карагыз әле. Чәй янына бик тәмле
була.
Кирәк
(камыр өчен):
Ширбәт өчен:
Эш барышы
Лимонны урталай бүлеп, яртысының суын сыгабыз, ә яртысының сары кабыгын вак угычтан уабыз.
Кәстрүлгә су белән шикәрне салып, лимон суы өстибез һәм кайнатырга куябыз.
Җиләкләрне юып, блендер белән издерәбез.
Ширбәткә издерелгән җиләкләрне салып, кайный башлау белән уттан алабыз.
Йомырканы тирән савытка сытып, шикәр комы белән күпертәбез.
Аерым савытта он, манный, ванилин, камыр көпшәкләндергечне кушып, азлап-азлап кына күпертелгән йомыркага салып туглыйбыз.
Ахырдан камырга йогырт белән май өстибез. Барысын да сак кына болгатабыз.
Камырны төбенә майлы пергамент җәелгән табага бушатып, өстен тигезлибез. Бисквит 180 градуста
30–35 минут пешә.
Мичтән алуга, кыйгач шакмаклап кисәбез, өстенә җиләкле ширбәтне агызабыз. Суынган бисквитны бер-ике сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын!
Фото: Анна Арахамия. Видео: Лилия Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк