Әтием Хаттап Гәрәй улы ГӘРӘЕВ тумышы белән Апас районы Карабай авылыннан. 1943 елның февралендә фронтка алынганда аңа әле 18 яшь тә тулмаган була. Исән чагында әтидән сугышта күргәннәре турында сорашып калмавыма үкенәм. Яшь чакта әле вакыт күп, өлгерермен дип уйлыйсың шул... Менә хәзер әтинең хәрби билетындагы мәгълүматлар белән фронттагы хәлләр турында төрле чыганакларда язылганнардан чагыштырып кына аның ул вакытта ниләр кичергәнен күзаллыйм. Коточкыч шартлары белән билгеле Гороховец лагеренда хәрби әзерлек узганнан соң, 1943 елны әтине 485 нче минометчылар полкына телефонист итеп билгелиләр. Ул сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Шулай да күңелдә аның сөйләгәннәреннән берничә хатирә саклана.