Логотип
Язмыш

Европаны җәяүләп

Әтием Хаттап Гәрәй улы ГӘРӘЕВ тумышы белән Апас районы Карабай авылыннан. 1943 елның февралендә фронтка алынганда аңа әле 18 яшь тә тулмаган була. Исән чагында әтидән сугышта күргәннәре турында сорашып калмавыма үкенәм. Яшь чакта әле вакыт күп, өлгерермен дип уйлыйсың шул... Менә хәзер әтинең хәрби билетындагы мәгълүматлар белән фронттагы хәлләр турында төрле чыганакларда язылганнардан чагыштырып кына аның ул вакытта ниләр кичергәнен күзаллыйм. Коточкыч шартлары белән билгеле Гороховец лагеренда хәрби әзерлек узганнан соң, 1943 елны әтине 485 нче минометчылар полкына телефонист итеп билгелиләр. Ул сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Шулай да күңелдә аның сөйләгәннәреннән берничә хатирә саклана.

«Берсендә элемтә чыбыкларын күтәреп кырдан барганда офыкта немецларның «Мессершмитт» истребителе күренде. Ул шулкадәр түбәннән очып узды, мин хәтта очучының йөзен күреп өлгердем. Бик тиздән кире әйләнеп килеп, «Мессершмитт» мине эзәрлекләргә кереште. Җиргә капланып ятудан башка бер чарам да юк иде. Өстемнән очканда пилот пулеметтан ут ачты. Һөҗүме уңышлы булды дип уйлап, ул алга таба очып китте. Аллаһның рәхмәтедер, пулялар миңа тимәде, ә менә чыбыклар чорналган катушка йомычкага әйләнде.

1943 елны Донецкида каты сугышлар барды. 19 нчы миномет бригадасы Донецкины азат итүдә катнашты. Сугыш барганда без өзелгән чыбыкларны ялгадык. Шул вакытта снаряд төшеп, миңа контузия булды. Аңсыз күпме ятканмындыр, белмим, немец солдатының «Тор!» дигән командасыннан уянып киттем. Күкрәгемә мылтык терәлгән иде. Әсирлеккә эләктем. Безне, яралы һәм ярым ялангач солдатларны, көнбатышка таба кудылар. Шул вакытта украин авылларында сугышка барырга яраклы тап-таза ирләрнең күп булуына гаҗәпләнгән идем. Алар безне мыскыллап, артыбыздан таш ыргытып калдылар. Немецларга исә кызык, шарык-шорык көлешәләр...»

Әтидән: «Ник әсирлектән качмадың? Очучы Девятаев та, башкалар да кача алган бит», – дип сораганым булды. «Кача торган түгел иде, – дип җавап бирде әти. – Без инде фронттан ерак, ә украин авылы халкы безне шундук немецларга тотып бирерләр иде».

Бүген мин әтинең никадәр хаклы булганын аңлыйм. Бөтен кешегә дә СССР Герое булырга язмаган. Аннары, 18 яшьлек малай нишли ала соң? Шундый шартларда да исән калып, кешелеклелеген югалтмавы үзе үк батырлык түгелмени?!

«Фронт Көнбатышка таба бара. Без әсирләрне дә шунда кудылар. Инде 1945 ел җитте. Яз. Без инде Австрия чигендә идек. Немецлар өчен авыр вакытлар башланды. Азык-төлекне аларның үзләренә дә китермиләр. Безне Альп таулары аша Австриягә таба кудылар. Ризыксыз, сусыз, яланаяк килеш бер атна таулар кичтек. Күп әсирләр шул тауларда ятып калды. Мин юл буендагы чыршыларның яшь ылысларын ашап бардым, шуның белән генә исән калдым. Бүген шул ылысларны кабып карыйм да, ничек ашадым икән, авызга да алырлык түгел бит дип гаҗәпләнәм.

1945 елның 13 апрелендә безнекеләр Венаны азат итте. Ләкин Австриядә сугышлар әле бара иде. 9 майда Германияне яулап, капитуляция ясаганнан соң гына әсирләрне азат иттеләр.

Сугыш Бөек Җиңү белән тәмамланды. Шулай да күп солдатлар әле бик озак өйләренә кайта алмады. Безгә 233 нче армия укчы полкы составында кабаттан җәяүләп Румыния һәм Венгрия аша кайтырга туры килде. Авыл яки шәһәрләргә җитәрәк, сыннарыбызны турайтып, төз адымнар белән җырлап узарга тиеш идек. Көненә 100 әр километр узабыз. Кичкә җеп өзәрлек тә хәл калмыйча, җиргә авасың. Ә иртүк тагын торырга һәм җырлап алга барырга кирәк. Алда яңа авыл, бистә, шәһәрләр...

Аннары язмыш мине янәдән Көнбатыш Украинага китерде. Анда бандеровчыларга каршы каты көрәш бара иде. Урманнарны чистартуда катнашырга туры килде.
Берсендә мине корал складына төнге каравылга куйдылар. Ут яктысында склад янында торырга кирәк. Төзәп тә торасы юк – бигрәк яхшы мишень. Үз урыныма бер бүрәнә бастырып, аңа шинелемне бәйләп куйдым. Бүрәнә башына пилоткамны элдем. Тактаны автомат итеп «тоттырдым» да, якындагы куак арасына окоп казып, шунда кереп яттым. Берзаман урманнан автомат тавышы ишетелде. Соңыннан барып карадым: шинелем теткәләнеп беткән иде».

Әтидән армиядәге кыерсытулар турында да сораганым булды. Бик гаҗәпләнгән иде ул: «Нинди кыерсыту булсын, барыбызның да кулында автомат иде бит!» – дигәне хәтердә. Яшь солдат дип, олыраклар аңа гел үзенең шикәре, икмәгеннән өлеш чыгарган. Ә ул аларга үзенә тиешле тәмәкесен биргән. Сугышларны бергә кичкән солдатлар үзара дус булган.

Әти беркайчан да кеше турында начар сүз әйтмәде. Иң начар бәяләмәсе «намуссыз» дигән сүз иде аның. Беркайчан да сүгенмәде. Бернинди авырлыклар да, газаплар да аның күңелен кырысландыра алмаган. Ул чын кеше иде.

Нәфисә МӘННАНОВА.
Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар