Ул чаклардан инде күп еллар үтте... Айсинә ике ир бала әнисе. Олысы – Айрат, кечесе – Сәет. Балаларның берсен артык, берсен кимрәк яратып булмый, диләр. Күрәсең, Айсинәнең йөрәге бу аксиомага буйсынмый. Айрат улын ныграк ярата ул. Үз каны булмаса да... Улының игътибарлылыгы, кайгыртучанлыгына торып-торып шакката Айсинә. Кайдан килгән икән аның яралы йөрәгенә шуның кадәр мәрхәмәт?!
Йөрәк тулы ярату
Ул чакта Сәет көне буе эчем авырта дип йөрде. Бетәр-бетәр, бераз иркәләнү генәдер дип түзделәр әле, әмма бала елый башлагач, ире «Ашыгыч ярдәм» хезмәте номерын җыйды. Баланы шундук хастаханәгә алып киттеләр. Аппендицит диагнозын ишетүгә Айсинәнең йөрәге урыныннан чыгарлык булып тибә башлады. Бу бит операция дигән сүз! Шушы кечкенә бала пычак астына ятачакмы? Сәете бик кечкенә бит. Ике генә яшь. Хәтта нәрсә булачагын да аңламый. Әнисенә сыенып утырган да, елый да елый.... Айсинә аңа кушылып елап җибәрде. «Тизрәк операциягә әзерләргә кирәк!» – дип, баланы аннан тартып диярлек алып кереп китте табиблар. Бу минутларда ана йөрәге нишләргә дә белмәде. Бәргәләнде, ярсыды, югыйсә гап-гади операция генә, әмма баласының операция өстәлендә ятуын күз алдына китерә дә, тагын елап җибәрә...
Айсинә өчен ярты сәгать бер гомер булып тоелды. Ниһаять баланы алып чыктылар.
Айсинә баласы каршына йөгерде.
– Улым ничек?
– Батырыгыз белән бар да яхшы. Җөе туена кадәр калмаячак та, – дип елмайды шәфкать туташы.
– Мин бала янында булыймчы, – дип ялвара башлады ана.
– Әлбәттә, буласыз. Ул кечкенә бит. Мондый кечкенә балалар хастаханәдә әниләре белән ята. Әйдәгез, палатага.
Сәетне җайлап кына күчерделәр дә шәфкать туташы каталканы этеп чыгып китте. Айсинә яңа күргән кебек улына бакты. Ул шундый кечкенә, шундый хәлсез булып тоелды. Улы йоклый иде.
– Апа, ул хәзер йоклый. Мин дә йокладым...
Айсинә сискәнеп китте. Палатада кеше барлыгын моңа кадәр сизмәгән дә икән. Почмактагы караватта чандыр гына гәүдәле, такыр башлы, биш яшьләр тирәсендә бер малай утыра иде.
– Син дә операциядән соңмы, – дип сорады Айсинә. Үзенә эндәшкән малайга сүзсез каласы килмәде. Үзенчә тынычландыра бит....
– Әйе, өч көн элек ясадылар. Аның да аппендицитмы?
– Әйе...
Бераздан шәфкать туташы кереп, Айсинәгә процедурныйга килергә кушты.
– Ә бала?..
– Йоклый әле ул, борчылмагыз, – диде шәфкать туташы.
– Апа, барыгыз, мин карап торам. Уянса, сезне чакырырмын, миңа йөрергә ярый инде.
Айсинә почмактагы малайга карады. Малай аңа гаепле кеше сыман елмаеп карый иде. Ә күзләре шундый моңсу...
– Рәхмәт, акыллым.
Айсинә шалтыратуга, ире, кайнанасы, әнисе килеп тә җитте. Һәрберсендә зур-зур пакетлар. Әллә Айсинә бер ай ята дип уйладылар микән, шундый күп азык-төлек алып килгәннәр. Үзләре оныклары өчен өзгәләнә. Көч-хәл белән тынычландырды аларны Айсинә. Әниләре белән сөйләшкәндә бик тә ашыйсы килүен аңлады. Баксаң, иртәдән бирле авызына су да капканы юк икән бит. Палатага керүгә төреп алып килгән җылы ризыкны кулына алды. Кашыгын авызына гына китергән иде, нигәдер ялт итеп почмактагы малайга карады. Ә ул бала күзләрен тутырып аңа карап утыра иде.
– Ашыйсың киләме, акыллым?
– Әйе, апа...
– Алайса тәлинкәңне бир, салып бирим. Монда күп, икебезгә дә җитә.
– Ә минем тәлинкәм юк. Ашханәдә генә бар ул.
– Тукта, өйдән алып килгәнне ничек ашыйсың соң? Бәлки, контейнерың бардыр?
– Юк, миңа алып килмиләр. Мин бит детдомнан...
Айсинә әллә нишләп китте. Беренче тапкыр күргәндәй, малайга карады. Менә нәрсәгә күзләре шундый моңсу икән бит...
– Исемең ничек, акыллым?
– Айрат.
– Айрат, мин Айсинә апа булам. Әйдә болай итәбез. Мә ал, туйганчы аша. Аннан соң мин ашармын.
– Юк, апа, ул сезнеке бит. Сез ашагыз. Калганын миңа бирерсез.
– Ярый алайса.
Әмма Айсинә ике-өч кашык капты да, тамагыннан үтмәгәнен аңлады. Ач бала алдында ничек ашап утырмак кирәк?!
– Мин туйдым, монысы сиңа, – дип, савытны аңа сузды. Үзе кибеттән алып килгән эремчекләрен алды.
Айрат өй ризыгын тәмләп ашады.
– Рәхмәт, апа, тәмле булды, – диде дә, торып юынгычта кашык-савытны юды. Айсинә читтән генә баланы күзәтте. Өс киемнәре кечерәйгән, аягындагы ноские да инде пычранып беткән.
Айсинә телефонын алып коридорга чыгып китте. Әнисенең номерын җыйды.
– Әни, иртәгә син киләсеңме?
– Киләм, кызым. Нәрсә кирәк, балам? Сәет уянып берәр нәрсә сорыймы? Нәрсә пешереп алып килим?
– Әни, Сәеткә берни кирәкми. Әле ул йоклый. Син иртәгә биш-алты яшьлек малай өчен киемнәр, гигиена кирәк-яраклары, тагын бер тәлинкә белән кашык та алып кил әле, яме.
– Берни аңламыйм, кызым, нигә кирәк алар? Табиблар зур кием кидерергә кушамы?
– Юк, әни, монда детдом баласы ята. Киемнәре бик кечкенә...
– И, балам, син кеше кызганасың инде. Ярар, ярар, хәер булыр, алып килермен…
Икенче көнне иртән үк Айсинәнең әнисе пакет тутырып сораган әйберләрен алып килгән иде инде. Оныгының кичен уянуын, төнен яхшы үткәрүен, хәзер ашарга сорап ятуын ишеткән дәү әни бәхетле булып кайтып китте. Айсинә исә палатага ашыкты.
– Айрат, әйдә, юынып ал әле. Менә сиңа сабын, теш щеткасы, пастасы, – диде палатага килеп керүгә Айсинә.
– Апа, кеше әйберләрен алырга ярамый.
– Юк, акыллым, бу синең әйберләрең инде хәзер.
Малай рәхмәтен әйтеп алды да, юынгыч янына килеп, озаклап юынды. Аннан соң әйберләрен алып, пөхтәләп шкафка куйды. Ул арада Сәет уянды. Айсинә аның янында мәш килде. Улын юындырды, яңа киемнәр кидертте. Шулчак телефоны шалтырады: янына ире килгән.
– Айрат, Сәет янында тора аласыңмы. Мин тиз генә чыгып керәм. Танышырсыз да, – диде Айсинә.
– Калам, борчылмагыз, апа. Барыгыз, – дип, Айрат шул арада Сәет караваты янына килеп тә утырды.
Палатага килеп керүгә Айсинә елмаеп куйды. Ике малай кара-каршы утырганнар да Айрат Сәеткә нәрсәдер аңлата, Сәетнең авызы ерык.
– Булды, егетләр, мин кайттым, – диде Айсинә. Аннан соң Айратны чакырып, алып килгән киемнәрен кидертте.
– Бу сиңа миннән бүләк. Матур егет булдың.
Айратның моңсу күзләрендә шатлык чаткылары күренде. Бик кочаклап аласы килсә дә: «Рәхмәт, апа», – дип әйтү белән генә чикләнде. Айрат көне буе Сәет тирәсендә булды. Уенчыкларын кызыксынып карады, аны уйнатты. Бергәләп мәш килделәр. Айсинәнең генә малайга карап йөрәге өзгәләнде. Беркем килми һәм килмәячәк бит бу бала янына. Ул гомере буе ялгыз булачак. Бу яшьтә дә гаиләгә алмагач инде, алмаслар, гомер буе ялгыз бүре булып яшәр дигән уй башыннан китмәде. Ә бит малайның күңеле чиста, пакь, яши-яши кутырланып бетәрме, ә явызлык килеп керсә ул күңелгә... Алар ике көн бергә булды. Сәет әкренләп йөри башлагач, Айрат аны җитәкләп кенә йөртте. Үзе дә бала гына булган Айрат, яңа иптәшен саклап, карап кына торды…
Өченче көнне иртән үк палатага шәфкать туташы килеп керде:
– Айрат, әкренләп җыена башла. Сине хәзер килеп алалар!
Айсинәнең йөрәге кысылып куйды. Ә Айратның күзләре янә сагыш, хәтта курку белән тулды. Ул кисәк кенә Айсинә каршына йөгереп килде:
– Апа, алыгыз мине үзегезгә! Мин Сәет белән уйнармын, булышырмын! Алыгыз мине...
Айсинә тетрәнеп китте. Айратны кочаклап алып, үзе дә елап җибәрде.
– Айрат, мин килермен. Сине алып китәрмен. Ярыймы? Алып китәрмен, син бераз гына көт, акыллым!
– Мин көтәрмен, Айсинә апа... әни...
Айсинә белән Айрат янына Сәет тә килеп басты, алар өчәүләшеп кочаклашып тордылар. Аннан Айсинә Айратның әйберләрен җыешып, баласын күтәреп малайны озата чыкты.
– Сез киләсезме, Айсинә апа?
– Киләм. Сүз бирәм, мин киләм, акыллым.
– Мин сезне көтәрмен…
Өч атна көтте Айрат Айсинә апасын. Иртән торуга тәрәзә янына барып баса да кичкә кадәр шул тәрәзә тирәсендә генә йөри. Күзләре һаман урамда. Айсинә апасы килер дә күрми калыр кебек...
– Айрат, син тагын тәрәзә янында, кит, һаман шул тирәдә йөрмә.
Тәрбияче чираттагы тапкыр Айратны тиргәп алды.
– Мин Айсинә апаны көтәм!
– Менә шулай бала күңеле белән нигә уйныйдыр бу балалы хатыннар?! Кайтканнан бирле үз-үзенә урын таба алмый бу бала. Имеш, хастаханәдә булачак әнисен очраткан. Аның әле энесе дә булачак икән. Ичмасам, киләм дип алдамасыннар иде. Хәзер менә бала интегә инде. Кайтканнан бирле җүнләп ашаганы да юк.
Карт тәрбияче үз-үзенә шулай сөйләнеп йөрде.
– Айсинә апа! Айсинә апа!
Айрат тәрәзә янында нишләргә белми сикеренде.
– Ул килде! Килде!
Әллә бу баланың башына көч килде инде, дип аптырап торган арада, тәрбияченең телефоны шалтырады:
– Айратны минем бүлмәгә алып килегез!
Айрат бу вакытта инде йөгереп чыгып китәргә әзер иде. Директор бүлмәсе ишеге төбендә Айсинә апасын кочаклап та алды.
– Әни! Әни!
– Улым! Мин килдем! Әйдә, өйгә кайтабыз, синең әтиең, энең көтә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк