Логотип
Яңалыклар

Болгарда «Изге Болгар җыены» узачак!

Быел Болгар биләмәләрендә (зөлкагъдә аеның 20 нче көнендә) мөселманнарның «Изге Болгар җыены» узачак.

Чара 1989 елдан бирле оештырылып килә, ул 922 елда Идел буе Болгарстанының Исламны кабул итү көне хөрмәтенә уза. Тарихта билгеле булганча, Ибн Фадлан җитәкчелегендәге Багдад илчелеге Болгар җирлегенә аяк баса, Идел буе халыкларында ислам тарихына нигез салына.

«Изге Болгар җыены» быел «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисадый форумы мәдәни программасы кысаларында оештырыла. Мөселманнар изге җирдә җәмәгать белән намаз укыячак, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларны кичерүне сорап дога кылачаклар. Тәүбә кылуны Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында уздырырга ниятлиләр, аны Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барачак. 

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөхтәсибләре һәм имамнары, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, шәкертләр һәм барлык теләүчеләр катнаша. Форум кунаклары җәмәгать белән намаз укыячак, тәүбә кылачак, Аллаһтан ярлыкау сораячак. 

Изге Болгар җыенының кульминацион чарасы Болгарның тарихи Хан мәчете җирлегендә җәмәгать белән намаз уку булачак. Намаздан соң мөселманнар дин һәм Ватан өчен гомерләрен биргән ата-бабалары рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм Россия өчен иминлек сорап дога кылачак.

Җыенда, моннан тыш, мәдәни программа, төрле интерактив һәм тематик мәйданчыклар эше каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар