Ибәтулла наратлар тезелгән урман калкулыгында учына алып балчыклы җирне уып-уып карады да сусыл үләнгә учларын яхшылап сөрткәч, биек нарат төбеннән, ашыгып-ашыгып, сабаклары белән каен җиләге өзәргә тотынды. Тулып, кызарып пешкән җиләкләрне ул үзе белән тарантаста кайтучы Гайникамалга охшатты.