Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Зинһар, баламны коткарыгыз!

Мин кешеләр белән аралашырга яратам. Аларның моң-зарларын тыңлыйм, кайчагында киңәшләр дә биреп куям. Эшем дә шундыйрак — социаль яклау хезмәткәре мин. Чамасыз авыр тормышта, булганына риза булып яшәгәннәр белән дә, матди хәле яхшы булып та, көн туды исә соранудан башканы белмәгәннәр белән дә очрашырга туры килә. Әйе, без — кешеләр бик төрле шул. 

Зөләйха ханым боларның беренчеләренә карый. Чибәр, акыллы, батыр йөрәкле бу ханым тумышы белән җылы яклардан. Аның үз-үзен тотышына, сөйләшүенә, акыллы фикер йөртүенә  шаккатасың. Югыйсә, югары уку йортлары да тәмамламаган. Тормыш дигән диңгездә кайный-кайный, бата-калка йөзгән дә йөзгән генә.

Язылмаган канун буенча аларда бөтен ирләр дә акча эшләргә Россиягә чыгып китә, ә хатыннар өйдә кала. Ә менә Зөләйха: “Синнән башка бер көн дә тора  алмыйм”, — дип, ире белән үзе дә юлга кузгала. Татарстанга, Чаллы шәһәренә алар шулай килеп чыга.

Чит җирдә дә икмәк бик җиңел генә табылмый. Тырышып, икесе дә көнне төнгә ялгап эшлиләр. Туачак нарасыйларының ир бала булачагын ишетү көннәрен сөенечкә төрә.

Бала исә җитлекмичә һәм бик авырлык белән дөньяга килә. Нидер аңлый да, аңлата да алмаган халәттә Зөләйха белер-белмәс русчасы белән ак халатлы кеше­ләргә ялвара: “Зинһар, баламны коткарыгыз! Баламны!” Табиб исә  үз алдына сөйләнә: “Сез килмешәкләрдән ни фай­да?! Ятасыз шунда хәерче арттырып, дәүләт ипие ашап.  Балаң үләчәк синең”.

Бала тудыру йортыннан өйгә ярым тере ике җан кайта: уллары Шамил — хәрәкәтсез, Зөләйха — аңсыз. Ире аны да сабый баланы  карагандай тәр­бия­ли, кулында күтәреп йөртә. Ә бер көнне, ире каядыр чыккан арада, бала шыңшый башлый да, яшь хатынны кинәт яшен суккандай була. Яткан җиреннән сикереп торып, баланы ничек кулга алуын үзе дә аңламый кала… Шул көннән башлап аларның аерылганнары юк. Улы турында табиблар әйткән һәр сүзне аңлау өчен Зөләйха үзлегеннән рус һәм татар телләрен өйрәнә. Фай­дасы бар кебек тоелгач, ел саен улы белән диңгезгә бара — үзе ипи-суда торып, коры идәнгә ятып йокласа да, Шамил­гә көньякның бөтен тәм-томын авыз иттерергә тырыша. Өмете генә ак­лан­сын, улы гына тазарсын. Ишектән кусалар — тәрәзәдән кереп, бер яңагына суксалар — икенчесен куя. Тешләрен кысып, яшәү өчен көрәшүче кечкенә Шамилгә дә шаккатарлык. Кул-аягы хәрәкәтләнми, ә үзе шундый акыллы, зирәк. Күңелең­дәген йөзеңә карап укый. Иң сөймәгән кешеләре — әнисе белән тупас сөйләшүчеләр. Шамил тугач, табиблар “ике-өч көннән үлә” дигән булганнар, ә аңа инде әнә дүрт яшь тә җиде ай. Әнисенең чиксез мәхәббәте яшәтә бугай Шамилне. Ә әтисе… юк, юк, хатынын авыру бала белән ташлап киткән очрак түгел бу. Киресенчә, әтиләре көн-төн акча эшли. Улларын аякка бастыру өчен бик күп акча кирәк шул аларга. Шамил­нең телефоннан әтисе белән “сөйләшүен” ишеткәч (ул авазларның нинди интонация белән әйтелүеннән сүзнең ни  ха­кында барганын, бары­сын-барысын да аңлый әти белән әни), миндә соклану катыш гаҗәпләнү туды. Тагын бер тапкыр инандым — язмышны үзгәртү кеше кулында түгел, әмма өлешеңә тигән сынауны ничек, ни рәвешле кичү-кичерү — монысы бары үзебезгә бәйле.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар