Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Йөрәк тибеше көенә бию

– Бик авыр чагым иде. Әтине югалткан вакыт... Аның шулай иртә китүе белән һич килешергә теләмәдем. Күңел әрни дә әрни... Мине ул чакта джаззо коткарды.

– Уң кулымның учында утлы шар тотып торам дип күз алдына китерегез. Бу сезнең энергиягез... Инде уч табаныннан ул шарны әкерен генә тәгәрәтә башлагыз. Башта беләзеккә кадәр, аннан терсәккә, иңбашына... Шулай «тәгәрәтеп» киләсең дә, аны тәнеңә, гәүдәңә «кертәсең». Аның эчтә ничек хәрәкәтләнгәнен һәр миллиметрына кадәр сизеп торасың... Бөтен күзәнәкләрең белән! Бераздан ул утлы шарны «тәгәрәтеп» сул кулыңның учына чыгарасың һәм кабат кире тәнеңә кертәсең. Гәүдәң буйлап аска, аякларга, аяк табаннарына кадәр дә төшерә аласың. Дулкынсыман хәрәкәтләр шулай туа... 
Бу юлларны укыганда сезнең дә эчтә җылы бер дулкын уянып, бөтен тәнегез буйлап әкерен генә таралдымы? Куллар үзеннән-үзе күтәрелде, учлар ачылдымы? Уч төбендәге күзгә күренмәгән теге кайнар шарны хәрәкәткә китерү өчен сыгыласы-бөгеләсе килә башладымы? Көзге каршына басып, уйлар артыннан ияргән ул хәрәкәтләрне кабатлый да башлагансыз икән, димәк, сез инде джаззо (jazzo) биисез! 
«Биим? Сез нәрсә турында сөйлисез?! Бөтенләй бии белмим ләбаса мин!» – дияргә генә ашыкмагыз. Хәзер барысын да аңлатам: сезнең инде чынлап та биегәнегезне дә, джаззоның нәрсә икәнен дә. Дөресрәге, аны сезгә әңгәмәдәшем Лилия ханым ГАЛЕЕВА аңлатыр. 

Лилия ханым – Чаллыда туып-үскән. Россия халыкара туризм академиясенең Чаллы филиалын тәмамлаган. Әмма аңа үз һөнәре буенча эшләргә туры килмәгән. Тормышында мавыгулар байтак булган аның. Һәр мавыгуын һөнәр дәрәҗәсенә җиткерерлек сәләт бар Лилиядә. Берара ул чынлап торып флористика белән шөгыльләнгән: кәләшләр өчен чәчәк бәйләмнәре әзерләгән. 2000 еллар башы була бу: шәһәрдә әле адым саен чәчәк кибетләре ачылмаган. Аны эзләп, халык каланың икенче ягыннан кадәр килгән... Ә аннан, чәчәк-үләннәрне киптереп, бизәнү әйберләре ясауга күчкән. Бирелеп эшләгән! Үзенең кул һәм күңел җылысы кушылган ул колак алкаларын, йөзек һәм муенсаларны дус-танышларында әле дә очрата. Яратып кияләр! 
«Күңелемдә туган теләкләр мине гел алга алып бара. Шулай яшәү кызыграк!» – ди ул. Инде менә тормышына бию килеп кергән. Джаззо! 


– Бик авыр чагым иде. Әтине югалткан вакыт... Аның шулай иртә китүе белән һич килешергә теләмәдем. Күңел әрни дә әрни... Соңгы ярты елда без аның белән бик якынайган идек. Авырый башлагач, әтине хастаханәләргә йөртергә, күбрәк янында булырга туры килде. Гел сөйләштек тә сөйләштек... Үзенең балачагы, үсмер еллары, яшьлеге турында сөйләде. Моңарчы мин аның хакында ишетмәгән, белмәгәннәрне. Кеше киткәндә аның белән шулай бер-береңә тагын да якынаясың икән. Инде бу югалту ачысын ничек тә кичерергә кирәк иде... Мине ул чакта джаззо коткарды. Интернет киңлекләрендә очраклы гына килеп чыккан идем мин аңа...
Лилия үзе әйткәндәй, тормышта бернәрсә дә очраклы гына түгел шул. 
Интернетта Мимода Джаззо дигән кешегә тап була һәм аның куйган видеоларын карый башлый ул. Берсен, икенчесен... Видеодагы биюләр моңарчы күргән биюләрнең берсенә дә охшамаган. Бераз сәеррәк тә булып тоелалар, әмма... ошыйлар! Өйдә үзе генә калган чагы була Лилиянең: музыка кабыза да видеодагыча бии башлый... «Ул минутларда үземнең эчке халәтемне биедем һәм миңа күпкә җиңелрәк булып китте», – дип искә төшерә.
Нинди бию соң бу, дип, интернеттан шушы хактагы язмаларны эзли башлый. Ә язмаларның һәркайсы видеолар белән аралашкан: карый һәм караган саен бу биюгә гашыйк була бара! 
Биюдә джаззо дигән әлеге юнәлешне Мимода Джаззо үзе уйлап чыгарган икән. Бу аның тәхәллүсе – псевдонимы, ә чын исеме – Джекоб Михельсон. Аңа хәзер 65 яшь, СССРда туган, Грузиядә, Латвиядә, Израильдә яшәгән, хәзер Лос-Анджелеста тора. Ул – режиссер, хореограф, дизайнер. Гомер буе балет белән шөгыльләнгән. «Ә джаззоны уйлап тапканнан соң миңа инде башкаларның кирәге калмады», – ди ул. Джаззо – джаз сүзенә бик охшаган, әйеме. Алар арасында, чынлап та, уртаклык бар икән. Джаз – музыканың, ә джаззо биюнең барлык юнәлешләрен үзендә туплаган. «Джаззо – техникасыз бию; ул – бию биомеханикасы, ягъни бию хәрәкәтләре турындагы фән; гравитациягә эстетик рәвештә каршы тору; сезнең тәнегез өчен энергия үткәргече», – ди автор үзе. 
– Джаззо – бии белүчеләр өчен түгел, ә биергә яратучылар өчен, – дип сөйли Лилия. – «Биергә өйрәнергә дә кирәкми, сез инде болай да бии беләсез!» – дип кабатларга ярата Мимода Джаззо. Биергә теләүчеләр, биергә яратучылар миллионнар бит алар! Безнең өчен шундый табигый күренеш бу. Чынлыкта, ана карынында ятканда ук бии башлыйбыз. Аннан соң да биибез әле. Балаларга игътибар итсәгез, аларның бит аяклары гел биергә тыпырдап тора. Үсә төшкәч кенә әллә никадәр стереотиплар, комплекслар уратып ала да, биюдән туктыйбыз. Ә джаззо безне кабат селкетеп, уятып җибәрә. Скрипкачы скрипка кылларына кагылып, аннан гаҗәеп музыка тудырган кебек, джаззо да кешенең күңеленә кагыла, аның бөтен эчке кичерешләрен, эмоцияләрен, рухи халәтен дулкынсыман хәрәкәтләр аша тышка чыгара – кеше ачыла... 
Техникасыз бию дисәк тә, джаззоның нигезендә әнә шул дулкынсыман хәрәкәтләр ята. Ул хәрәкәтләрне өйрәнгәч исә кеше инде үз биюен уйлап чыгара башлый... 
Лилия джаззо белән шөгыльләнүнең өстенлекләрен саный. 
Бүгенге җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен шактый зур матди чыгымнар сорала: спортзалга, фитнес-клубка йөрү өчен абонемент, махсус кием-салым сатып алырга кирәк. Ә монда... монда бер тиен акча чыгармыйсың! Урыныңнан торып, йокы күлмәген, пижаманы да салмыйча, музыканы гына кабызасың да, көзге каршына басасың һәм бии башлыйсың. 


Джаззо белән шөгыльләнә башлыйм дип, моңарчы җайга салынган тормыш рәвешеңә үзгәрешләр кертмисең. Биергә телим дип, ниндидер түгәрәкләргә язылмыйсың, чөнки махсус күнегүләр, хәрәкәтләр өйрәнергә, кемдер артыннан кабатларга, аларны истә калдырырга кирәкми. Бу бию беркайчан ике тапкыр кабатлана алмый: син бары үзеңне, үзеңнең шушы минутлардагы эчке халәтеңне тыңлыйсың һәм үз йөрәгеңнең тибешен биисең. «Музыка юк икән, йөрәк тибешегез көенә биегез!» – Мимода Джаззоның укучыларына яратып кабатлый торган сүзләренең тагын берсе бу. 
Янә бер өстенлеге: син джаззоны берүзең генә дә бии аласың – партнерың булу мәҗбүри түгел. Әмма бергә барыбер күңеллерәк! Лилия кебек биюнең бу юнәлеше белән мавыккан хатын-кызлар иртәләрен онлайн рәвештә «очрашып», атнага өч тапкыр берәр сәгать бергә биюне гадәт иткәннәр. Төрлесенең дөньяның төрле почмагында яшәве, арада меңләгән чакрымнар ятуы да комачауламый: берсе Норвегиядән кушыла, икенчесе – Германиядән, өченчесе – Чехиядән... 
– Арада кем генә юк: эшмәкәр ханымнар, директорлар, хуҗабикәләр, пенсионерлар... Яшьләребез дә төрле. Бала көтүче яшь кенә бер ханым бар, мәсәлән. Римнан ул. Соңгы айлары, әмма барыбер бии! Җитмеш яшьлек бер ханым онкология кичергәннән соң безгә килеп кушылды. Шундый канәгать! «Үземне бөтенләй башкача хис итәм, дөнья яңа яклары белән ачылды», – ди. Шикәр чире белән авыручы бер ханым бар. Бер ел эчендә шактыйга ябыкты, башка кешегә әйләнде ул хәзер. Ниндидер чирдән соң реабилитация узу өчен чыннан да файдасы бар джаззоның. Аны биючеләр дөньяда бик күп хәзер! Сүз уңаеннан, Мимода үзе биибез дип түгел, «джаззо белән шөгыльләнәбез» дип әйтергә ярата.. Джазза белән шөгыльләнү кешенең физик сәламәтлегендә генә түгел, эмоциональ халәтендә дә чагыла. Күз алдына гына китерегез: тәндә дулкын «кузгала» һәм ул үз юлында очраган барлык «блок»ларны – төрле стресслар тудырган «таш»ларны юып алып китә. Дулкынсыман хәрәкәтләр ясаганда моңа һәрвакыт безнең муеныбыз да катнаша: шуңа күрә анда бернинди «кысылулар» калмый – кан әйләнеше яхшыра. Нәтиҗәдә баш авыртулардан, мигреньнән котылабыз. Хатын-кызның иң беренче муен өлеше картая, ә джаззо белән шөгыльләнү шушы процессны тоткарлый – битебез, муеныбыз озаграк вакыт матур булып кала. Мин һәм Воронежда яшәүче Татьяна Анпилова оештырган иртәнге проектта шөгыльләнүче хатын-кызларны күзәтүдән чыгып та әйтәм моны. Безгә кушылганда күбесенең карашы сүнгән, алар арган, йончыган була, тоташ комплекслардан гына торалар. Бер айдан соң ук үзгәрәләр: ачылалар, күзләре очкынланып яна, дәрт уяна... 
Алар инде урамда биюдән дә тартынмыйлар икән. Каядыр паркта, яки кеше күп булган башка җирдә дулкынсыман хәрәкәтләр ясаучыларны күрәсез икән, шаккатмагыз – алар джаззо бииләр. Читтән караганда, бәлки, сәеррәк күренәдер, әмма моның ни икәнен белмәүчеләр өчен генә шулай тоела бу. Әйе, бу бию күбрәк хатын-кызларга туры килә. Хатын-кыз, гомумән, табигате белән дулкын ул һәм тәнендәге, җанындагы киеренкелектән котылу өчен аның өчен иң әйбәте – бию...
Ә Лилиянең үзенең кайларда биегәне бар? 
– Бик күп урыннарда! Үзеңдә дулкынсыман бу хәрәкәтләрне бер кузгатасың икән, аны инде туктата алмыйсың. Музыканы бөтенләй башкача ишетәсең башлыйсың – ул яңгырауга синең тәнеңдә дулкын булып хәрәкәтләр кузгала. Кайчак хәтта эчтән хәрәкәтләнүеңне – биюеңне, мускулларың кыскаруын яныңдагылар күрмәскә, сизмәскә дә мөмкин. 
Узган ел Дагстанда ял иттек. Андагы таулардагы матурлык! Булган кеше белә инде... Ә джаззо белән шөгыльләнә башлагач, бер генә матур җирдән дә болай гына уза алмыйсың – шунда ук туктап биисе килә. Диңгез ярында да, таулар итәгендә дә... Биеклектән шулкадәр курыксам да, хәтта упкын читендә дә биедем! Бер атна экскурсияләрдә йөргәннән соң, санаториядә яшәдек. Соңгы көнне саубуллашу кичәсендә тәвәккәлләп халык алдында джаззо биергә чыктым. Үзем теләп! Берничә ел элек: «Син шулкадәр халык алдында чыгыш ясаячаксың», – дисәләр, гомердә ышанмас идем... Үземнең ни дәрәҗәдә үзгәргәнемне шунда аңладым. 
Әниләрнең туган ягына – Сабага кайтканда кырда туктап, эскертләр янында биегәнем булды. Машиналар булмаган буш юлда... Музейда! Безнең кызлар да шулай бөтен җирдә бииләр, хәтта урамда кышкы киемнән бию җаен да табалар иде. Бер танышым бу көннәрдә Алтайда ял итә. Искиткеч матур видеолар җибәрә – андагы табигать кочагында бии. Ә узган ел, август ахырында барыбыз бергә сөйләштек тә, бер көнне кояш баткан вакытта урамга чыгып биедек: һәркем үзенең илендә, шәһәрендә, төбәгендә. Шундый матур видеолар килеп чыкты: артта – шәфәкъ, кояшның соңгы нурлары, ә алда – без биибез... 


Зур бер хыялы бар Лилиянең. Алар Чаллының ГЭС бистәсендә яшиләр, өйләреннән ерак түгел – парк. Нарат агачлары үскән бу паркта ял итеп йөрүчеләр һәрвакыт күп була. Карусель янындагы сәхнә исә гел буш тора диярлек – Лилиянең шунда менеп биисе килә. Янәшәдән ашыкмыйча гына узып баручылар туктарлар һәм: «Бу нинди бию?» – дип сорарлар, ул аңлатыр... Быел җәй бу теләген, ниһаять, чынга ашырырга тиеш – сынган аягы гына төзәлеп бетсен дә... Сүз уңаеннан, аягын сындыргач, операциядән соң икенче көнне үк бии башлаган Лилия. Тыпырдап түгел инде, әлбәттә, куллары, җилкәләре, иңбашлары, аркасы белән. Тәнендә дулкын кузгата белә лә ул! Джаззода, гомумән, тыпырдау юк: гәүдә авырлыгын бер аяктан икенчесенә күчереп һәрвакыт бер аякта гына бииләр. Махсус костюмнар да кирәкми, киемгә төп таләп: ул иркен булырга, хәрәкәтләрне чикләмәскә тиеш. Биюче яланаяк булса әйбәтрәк – бу очракта аяк табынындагы бөтен нокталар хәрәкәткә килә. 
Джаззоны башлыча электрон музыкага бииләр – аны исә интернеттан табарга мөмкин. (Бер минутка гына үзегезне джаззо белән шөгыльләнүче җитмеш яшьлек ханым урынына куеп карагыз: электрон музыкага бию – заман белән бергә атлау – аны үз-үзе алдында ничек күтәрә, үстерә!) 
Күпләр өчен джаззо – танышу, яңа дуслар табу чарасы да. Бии башлаганны бирле Лилиянең дә дуслары күпкә арткан. Узган туган көнендә әнә котлауларга, теләкләргә күмгәннәр үзен. Ул котлаулар бөтен дөньядан яуган! Иртәнге проектта катнашучылар өчен уртак чат булдырганнар: танышалар, аралашалар. Ялгызлыктан интегүчеләр хәзер байтак: пандемия вакытында күпләр үз эченә бикләнде. Ә джаззо – кешене депрессиядән тартып чыгаручы бер инструмент та. 
– Булдыра алмам дип борчылырга кирәкми. Килеп чыга, чыкмый дигән нәрсә юк джаззода. Безнең девиз – «Һәрвакыт килеп чыга!» Видеодан иң беренче биюләремне карыйм да, инде үземнең күпмегә остарганымны күрәм. Музыканы да хәзер яхшырак тоям. Хәрәкәтләрем дә башка... 
Аягымны авырттырганчы, һәр көнне берәр сәгать бии идем. Өйдә үзем генә калганда, шәмнәр кабызам – атмосфера тудырам. Яраткан музыкамны куям... Биеп туктагач, үзеңне инде бөтенләй башка кеше итеп хис итәсең. Битләр кызарган, күзләр яна, балкый... 
Билгеле бер яшькә җиткәч, хатын-кыз «авырая». Тирә-юнендәгеләр моны сизмәсәләр дә, ул аны үзе эчтән тоя. 45 белән 50 яшьләр арасында башлана ул. Мин инде өлкәнәям дип уйлыйсың. 20 яшемдәге җиңеллекне кайлардан алырга икән дисең... Аны кайдан алырга икәнен мин дә белми идем. Спорт белән әллә ни шөгыльләнергә яратмыйм. Ә джаззо миңа шул җиңеллекне бирде. 
Утлы шар турында инде әйттем бит – файербол (Fireball) техникасы дип атала ул. Техникасыз бию дисәк тә, джаззодагы бердәнбер техника дип шушыны атап була. Учыңдагы утлы ул шарны, дулкынсыман хәрәкәтләр ясап, тәнеңә кертәсең һәм күкрәк почмагында туктатасың. Шул ук дулкынсыман хәрәкәтләр ярдәмендә һәр әгъзаңа массаж ясый аласың: йөрәгеңә, ашказаныңа, бөерләргә, хатын-кыз органнарына... Әле бала тапмаган хатын-кызлар өчен бик файдалы ул. Менопауза яшенә җитүчеләргә дә бик кирәк. Организмда гормональ тайпылышлар, үзгәрешләр башлангач, күпме хатын-кыз аның белән ничек көрәшергә белми. Нишләргә белмәгәннән даруга тотына. Әмма аларсыз да бу чорны җиңел үткәрергә була. Әгәр көн саен биисең икән, үзеңнең гормональ фоныңны бертигез халәттә тота аласың. Әйткәнемчә, мигрень, баш авыртулар белән җәфаланмыйсың, кәеф еш үзгәреп аптырамыйсың... Хатын-кыз сәламәтлеге өчен шундый зур табыш бу! Аңладыгыз инде, моның өчен әллә ни эшләргә дә кирәкми бит: никадәр телисең, шуның кадәр биисең генә. Хәтта ашарга пешергәндә дә биергә була. Бу биюне тормышыңа бер кертергә генә кирәк... Тагын бер нәрсә бар: джаззо белән шөгыльләнә башлагач, биюнең инде теләсә кайсы юнәлешен өйрәнә аласың – гәүдә сыгылмалыга әйләнә, җиңеләя, хәрәкәтләр нәфисләнә... Хатын-кызның гәүдә торышына кадәр үзгәрә: ул турырак басып йөри, матурлана, зифа-сылуга әйләнә. Аңа сексуальлек өстәлә. Моны тирә-юньдәгеләр дә күрми, сизми калмый, әлбәттә...
Лилия әйтүе буенча, джаззо – ул театр. Хатын-кыз бу биюне биегәндә төрле рольләргә кереп карый ала. Әйтик, гаражда, тимер-томыр арасында биегәндә (ә Лилиянең анда да биеп караганы бар!) күңелеңнең хисле өлеше – романтик ягы, әлбәттә, ял итә: беренче урынга хәтта үзең дә барлыгын белмәгән башка кырлары калка. 
Джаззо белән шөгыльләнә башлагач, теләсә кайсы бию мәйданчыгына аяк басуга ук йолдызга әйләнәчәксез – бертөрле генә биегән, дөресрәге селкенгән халык арасында аерылып торачаксыз. Башкаларныкына охшамаган хәрәкәтләрегезгә игътибар итмәү мөмкин түгел! Лилия бу сокланулы карашларны инде бер генә сизмәгән. Әмма иң мөһиме – ире дә, кызы да аның бу шөгылен хөрмәт итә. Кирәк чакта булышалар да: әниләре биегәнне видеога алар төшерми кем төшерсен?! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар