Әйдә, үтерик әтине...

"Улларым өшегән, ирем асылынган” язмасына кайтаваз.

Журналдан эчкече бер ирнең балаларын салкында катырып үтерүе хакынла укыдым да, дерт итеп киттем. Йа раббем, исерек белән яшәүче һәр хатын-кызны шушы язмыш сагалый ләбаса!

Салгаларга яратуын өйләнешкәнче үк белә идем. Яшь чакта бит җүләр буласың, игътибар да итмәдем, начарны да уйламадым. Югыйсә, чакрымнан урап узарга булган да бит үзен.

Туй мәҗлесендә эчә башлаган иде, менә унбиш ел — әле һаман туктарга исәбе юк. Балалар булгач, акылына килмәсме, дип рәттән ике кыз таптым. Кая ул! Хәзер ник башта ук аерылмадым икән, дип үкенәм. Балаларны ятим итмим, янәсе. Мондый ата белән яшәгәнче, ятим булулары артык икәнен соңлап аңладым. Олысыңда йөрәк чире таптылар. Тынычлык, бары тик тынычлык кирәк, диләр. Айнымас ата янына да каян килсен инде ул. Кечесе ике ел элек: "Әни, әйдә, әтине үтерәбез”, — дип өнемне алды. "Ашына агу салыйк та, сорасалар, без белмибез, диярбез”, —ди. Ачуландым да, матур гына итеп аңлатып та карадым, әмма күзләреннән күреп торам — теге уеннан әле дә ваз кичкәне юк. Ә бит балаларның эчүеннән туеп әтиләрен үтергән очраклар аз түгел тормышта.

Мин дә ир белән яшим инде. Бер тапкыр парлап кунакка барганыбызны хәтерләмим. Хәер, бер бардык. Эчеп, егылып, теләсә ни сөйләп, сүгенеп аләм көлкесенә калгач, башка аның белән йөрмәскә тәүбә иттем. Аннан, минем кеше арасына киеп чыгарлык киемем дә юк.

Кешегә дә бармыйбыз, үзебез дә кунак чакырмыйбыз. Мин өйгә берәрсе очраклы гына килеп керсә дә, оялам. Коп-коры стеналар, буш табын... Бар булганны аракы йотып баруын атлаган саен аңлатып та торасы килми әле ул.

Быел җәй, уйламаганда-көтмәгәндә, беренче йөрегән егетем белән очраштык. Танымады. Үзем дәшкәч, бик уңайсызланды. "Үпкәләтәсем килми, Гөлия, әмма син бик картайгансың” — ди. Бәхетле хатын утыз биш яшендә илле яшьлек булып күренми шул инде ул.

Бөтен таныш-белеш: "Ник аерылмыйсың?” — диләр. Әллә шул исерекне яратып тора дип беләсезме? Мин куып чыгарсам ул кемгә кирәк? Эчә-эчә кыяфәте дә, ирлеге дә калмады инде аның. Чыкмаган җаны гына бар. Жәллим, күрәсең.

 


 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (5)
Cимвол калды:
  • 20 август 2020 - 11:20
    Без имени
    Ике Кыз була торыр исерек БН торасыз анламаем.кыз бала анасын ташламай ул .Ир бала узекнке тугел.хатыныкы.
  • 20 август 2020 - 07:58
    Без имени
    Менэ шулай жэллэп харап итэбез дэ инде ирлэрнен.
  • 19 август 2020 - 22:02
    Без имени
    Ник аны жэллэргэ , ул сезне жэллиме.Балаларыгызны чиргэ урап бетергэнче , китегез сез.Аннан укенерсез , сон булыр.Сез гаепле булачаксыз.Балалар бит сездэн башка чыгып китэ алмыйлар.
  • 19 август 2020 - 12:25
    Без имени
    Э ирен сине Хэм балаларын жэллиме сон?
  • 29 октябрь 2019 - 08:15
    Без имени
    Нишләп түзеп ятасыз инде,аерылыгыз,балалар авыруга әйләнеп беткәнче . Әгәр үзегезне харап итсә.Сез бит балаларга бик кирәк.
Хәзер укыйлар
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...