Логотип
Тормыш кыйммәтләре

ӘЙБӘТ КЕШЕЛӘР БАРЫБЕР ДӘ КҮБРӘК!

 

Яңа ел ыгы-зыгысы тәмам һуштан яздыра дисәм инде… Һәм, әлбәттә, берәр маҗарага да юлыкмый калмыйсың әле.

Бәйрәмгә берничә көн генә калган иде. Эштән кайтышлый, үзебезнең яндагы «Бәхетле» супермаркетына кереп чыгарга булдым. Шунда ук китап кибетенә дә сугылдым, парфюмерия бүлегенә дә җитештем. Китап, сувенирлар, крем-шампуньнар, шоколадлар, мандариннар…

Алган әйберләрдән канәгать калып, чыгып барганда, реклама кәгазьләре тоттырдылар, телефонга акча саласы искә төште, кемдер автобус тукталышын сорады. Ике кулга да пакетлар тотып, акча янчыгын сумкага салырга да онытып, өйгә ашыктым. Ниндидер могҗиза белән өй ачкычлары бәйләме дә кулда иде әле. Әй, ерак түгел лә: бер атлыйсы да сикерәсе!

Кайтып керү белән кухняга атылдым. Тизрәк, тизрәк тавыкны духовкага тыгам да…

Ул да булмады, кесә телефоны шалтырады. Таныш түгел номер. Ягымлы ирләр тавышы русча эндәште:

– Добрый вечер, Эльмира Мизхатовна!

Әһә, арзан бәягә интернет уздырабыз диләрдер инде, йә пластик тәрәзәләр куярга кыстый башлаячаклар. Сәламен теләр-теләмәс кенә алдым.

– Вы случайно не потеряли банковсие карты? – димәсенме!

Өнсез калдым.

– Юк, югалырга тиеш түгел берничек тә, – дим. – Алай да карыйм әле.

Ябып та бетермичә, сумкага да салмыйча кулга тотып кайткан янчыкның банкомат карталары бүлкәсе буп-буш! Ярый әле акчалар үз урынында…

– Юк! Югалган! Сезне каян табыйм? – дип кычкырдым.

– Мин «Бәхетле»дә. Шунда килегез, – ди.

Куртканы гына элдем дә, башка бәйләргә дә онытып, чыгып чаптым. ( Ерак барасы түгел,күрше йортта гына!)

Ашыга-кабалана тылсымлы номерны җыям: йә «занят», йә «недоступен»! Ниһаять, үзе җыйды ягымлы тавыш. «Аптека янында аулаграк, халык бик йөрми, шул почмакка килегез», – ди. Йә, Ходаем! Нинди аулак почмакларга чакыра бу? Курка-курка билгеләнгән урынга атладым.

Берәр шантаж булса? Табып кайтарган очракта, күп акчалар сорый башласа? Акчам җитмәсә? Әнә шәундый шөбһәле уйлар һич баштан чыкмый.

Кулына тартмалар тоткан матур кыяфәтле яшь ир-ат сынап карады:

Сезме Эльмира? – ди. – Берәр документыгыз бармы?

Каян булсын инде! Кем документлар тикшереп торыр дип уйлаган!

– Юк шул,уйламадым да… – дим, тәмам коелып төшеп. – Хәзер өйгә йөгерәм… Мин якында гына…

Әллә кызганды шунда:

– Ярар, нәрсәләр югалтканыгызны гына әйтегез, – дип, «имтихан» алуга күчте.

– Ун процент ташламалы «Бәхетле» картасы, «Сбербанк», «Ак барс» карталары, үземнең визитка… – дип, мәктәп баласы кебек санарга керештем.

– Барысын да дөрес әйттегез. Ышандым инде, сез икәнсез. Ярый әле телефоннар язылган визиткагыз булды. Юкса банкка шалтыратырга туры килер иде, – ди.

– Мин күпме тиеш сезгә? Ничә сум? – дип сорыйм.

– Бернәрсә дә тиеш түгел! Сез нәрсә? Шундый хәлдә калучыга үзегез ярдәм итмәс идегезме әллә? – дип елмая.

– Берәү булса, алып кына китәр иде. Андыйлар күп бит, – дим.

Килешмим, әйбәт кешеләр барыбер дә күбрәк! Әйбәткә өметләник әле, – ди ул. – Сез кай якка? Әйдәгез, бергә кайтабыз, мин дә шул якка. Сезнең өй каршындагы комлыкка хатыным кызыбызны гел уйнарга алып чыга. Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне! Карагыз аны, башка вакытта игътибарлырак булыгыз, ашыгып, әйберләрегезне югалтмагыз, – дип саубуллаша.

Мин рәхмәтләр укып, шундый әйбәт кеше белән күрешүемә сөенеп, өйгә ашыгам. Исеме Адель икәнен, «Җылылык челтәре» компаниясендә эшләвен генә ачыклап калам. Булса да булыр икән шундый ярдәмчел, киң күңелле, башкаларны шатландырырга әзер олы йөрәкле кешеләр! Яңа ел алды могҗизасы дими, тагын ничек әйтәсең моны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мондый әйбәт кешеләр очраткач, яшисе килә. күңелгә рәхәт була. Күбрәк булсын иде андый Кешеләр)))

    Хәзер укыйлар