Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Язмышлар язылганда

Әйе, колонияләрдә дә, хатын-кыз төрмәләрендә дә булырга туры килгәләде. Козловкадагы хатын-кызлар төрмәсендә кайтыр көнен көнләп түгел, сәгатьләп санаган ханымның: «Балалар кызганыч. Ә кылганыма үкенмим», – дигәне әле дә булса колак төбендә яңгырап тора. Дус булып йөргән иптәш кызын сөекле ире белән бергә күргәч, ничек итеп пычакка тотынуын үзе дә абайламый кала ул.

Журналист хезмәтен кызыклы дип әйтәләр. Бәлки, читтән караганда кемгәдер җиңел дә тоеладыр: бара, күрә, кем беләндер сөйләшә дә шуны утырып яза. Нәрсәсе, нинди кыенлыгы бар инде аның... Әйе, беренче карашка шулай күренә...

Ә чынында... 
Язмаң укучы игьтибарын җәлеп итәрдәй гыйбрәтле, сабак алырдай яки үрнәк булырдай килеп чыксын өчен, иң элек әле андый мәгьлүматны эзләп табарга кирәк. Ә алар бар, адым саен, яңа көн туган саен... Тик күрә белергә, вакытында җиткерә белергә генә кирәк. Ә иң мөһиме – юлга чыгарга әзер торырга. Чөнки аның ярты гомере дисәм, һич ялгышмам, юлда үтә. Көне-сәгате белән җыенып чыгып киткән чаклар булды. Таңнан кузгаласың, кайчак дүртәр-бишәр сәгать юл үтеп барып җитәсең дә, көне буена «кызыклы материал» артыннан чабып, төн уртасында гына кайтырга чыгасың. Юлда да, кайтып ятканда да башта гел бер уй – күргәннәреңне укучыга ничек тә кызыклырак итеп җиткерергә! Шуның белән... һәм шулай яши иҗат кешесе. Ул башкача мөмкин дә түгел, чөнки күргән-ишеткәннәрең сине йокысыз калдыра. Ә кайчак... куркыта да. 
Социаль темаларга язучы журналист буларак, җан өшеткеч вакыйга-хәлләр турында күп язарга туры килде миңа. Әлбәттә инде, укучыны, бая әйткәнемчә, куркытыр өчен дип түгел, гыйбрәт өчен, башка шундый вакыйгалар кабатланмасын өчен яза идем. Ә шулай да кайберләре бүгенгәчә эзәрлекли мине, юк-юк та искә төшеп, сискәндереп куя.

Яздым да оныттым түгел...
Бөтен шәһәр халкын аякка бастырган, озак вакытлар телдән төшми йөргән ул фаҗига суд, прокуратура, тикшерү органнары эшчәнлеге тарихына гадәттән тыш хәл буларак кереп калыр. 16 яшьлек яшүсмернең, үзе әйткәнчә, вак-төяккә акча бирмәгәннәре өчен әти-әнисен, апасын үтереп, колониягә эләгүе, колониядә шул тоткын белән сөйләшүләрем – барысы да бүгенгедәй күз алдында. Кат-кат тимер ишекләр аша үтеп, кечкенә генә бер бүлмәгә килеп эләгәм. Озата килүче: «Кем икәнегезне әйтмәгез, югыйсә сөйләшмәячәк», – дип кисәтә. Хөкем ителүчене каршыма кертеп утырткач, күтәрелеп аңа карыйм. Үзен искиткеч тыныч тота. Ни-нәрсә эшлим мин монда дигәндәй, бер битарафлык йөзендә. Сорауларыма ул «әйе», «юк»тан башканы әйтми. Бары әңгәмә ахырында гына: «Мин гаепле түгел», – дип куя.

Әйе, колонияләрдә дә, хатын-кыз төрмәләрендә дә булырга туры килгәләде. Козловкадагы хатын-кызлар төрмәсендә кайтыр көнен көнләп түгел, сәгатьләп санаган ханымның: «Балалар кызганыч. Ә кылганыма үкенмим», – дигәне әле дә булса колак төбендә яңгырап тора. Дус булып йөргән иптәш кызын сөекле ире белән бергә күргәч, ничек итеп пычакка тотынуын үзе дә абайламый кала ул. Нәтиҗәсе хәтәр тәмамланган бу хәлләргә карата аның үз фикере. «Ирем килеп, кат-кат аягыма егылды. Гафу үтенә», – дигән иде ул, үз-үзен тынычландыргандай. Хыянәткә җинаять белән җавап биргән хатынның инде ирен кичергәнен шул чагында ук аңлаган идем. 

...Мин эшләгән чорларда редакциягә хатлар бик күп килә иде. Һәркайсында авторның үзе өчен күтәрә алмас тоелган җитди проблема: ир белән хатын, ана белән бала мөнәсәбәтләре, гомерләре көзләргә кереп барган карт-карчыкларның, артык кашыкка әйләнгәч, картлар йортларына килеп эләгүләре, ятимнәр йортларындагы балаларның хәле... Саный китсәң, күп инде алар. Аеруча дулкынландырган бер хат эзеннән Казан янындагы бер бистәгә барганымны хәтерлим. Хат авторы язганча, хәлләр ул кадәр үк мөшкел булыр дип уйламаган идем. 

Кояшлы матур көннәрнең берсе. «Байлар» бистәсенең киң-төзек урамнары буйлап бара торгач, озата килүчем мине тар сукмак буйлап аска – куе нарат агачлары үсеп утырган бер урынга китереп чыгарды. Каршымда искереп, ишелергә җиткән кара мунча. Ишекне ачып эчкә үткәч, тимер караватта бөгәрләнеп йоклап яткан карчыкны күреп имәнеп китәм. «Син тиле, без сине психбольницага салабыз», дип куркыткан улы белән килененнән качып, 80 яшен тутырган әби шушы мунчада яшеренеп ятарга мәҗбүр. Мине күрүгә, карчык куырылып киткәндәй булды. Алырга килделәр дип уйлаган микән?.. «Юк, мин шушыннан беркая китмим. Шушында үләм...» – дип кенә әйтә алды. Ул чагында әбине өенә кайтару өчен бик күп кешеләр белән сөйләшергә туры килгән иде. Ярдәмгә хокук саклау, социаль яклау органнары хезмәткәрләре килеп кушылды. Ничек кенә булмасын, бичара карчык өенә кайтып утырды. Ул инде күптән бакыйлыктадыр. Әгәр дә син кызган уттай көйдергән шундый язмышлар әсирлегенә килеп эләгәсең икән, инде берничек тә ычкынып китә алмыйсың. Ни әйтергә теләгәнемне аңлагансыздыр: әйе, яздым да оныттым түгел. Очрагы, мисалы, язмышы башка. «Син бит адвокат түгел, син – журналист, синең эшең – язу», дигән сүзләрне күп тапкырлар ишетергә туры килде. Шулай анысы. Язманы бит аны һәрвакыт ниндидер максаттан чыгып язасың: йә ул булышуны, йә гаделлек урнаштыруны, һичьюгы гыйбрәтле хәлләрне кисәтүне күздә тота. Югыйсә аның ни файдасы, ни кирәге бар? Һәрхәлдә, мин шулай уйлыйм. Элек редакциягә хатларны «...инде соңгы чиккә җиткәч...» дип язалар иде. Димәк, безнең халыктан язуны гына тугел, ярдәм итүне дә өмет иткәннәр булып чыга.
Әлбәттә инде, монда сүз проблеманы яисә кайгыңны уртаклашу турында бармый, ә бәлки кайгыңны кайгырту турында бара. Болай дигәндә, янә баласы куып чыгарып, подъезд төпләрендә кунып йөргән әбинең: «Шундый көн дә бар диген, җиде ятлар кайгыртсын, ә үз балаң өйдән куып чыгарсын...» – дип офтанганы искә төшә. Барыр юллары өзелгән, ашыгыр җире калмаган карчык турында язып чыккач, «Әбине миңа алып килегез, миндә яшәсен», – дип шалтыратучылар да булмады түгел.

Тормышның үзе
...Әнә шулай гомерләре төрле сәбәпләр аркасында кыл өстендә калган язмышлар турында язуы җиңел түгел, чөнки бу – тормышның үзе. Ул минут эчендә үзгәрергә, дөньяңны астын өскә китерергә мөмкин. Тикмәгә генә без: «...тормыш моңа кадәр һәм моннан соңгыга бүленде», дип язарга, кабатларга яратмыйбыз. Миңа да бу сүзләрне еш ишетергә туры килде. Гомер иткән иренең сөяркәсе белән авылдан китеп, шәһәргә күченүе, аннары бердәнбер улларының вафат булуы... Аның – җан газабы кичергән, үзе әйтмешли, күкрәгендә утлы кисәү тойган бичара хатынның – күргәннәрен бәян итә башлауга беренче сүзе шул булды: «...Дөнья шул көннән икегә аерылды». Бу очрашуны, икәүдән-икәү сөйләшүне онытасым юк: ул елый-елый сөйли, мин елый-елый тыңлыйм. Ә шулай да... иренең соңлап булса да аңа әйләнеп кайтуына, картаймыш көннәрендә: «Бу дөньяда без икәү», – дип, кулга-кул тотынышып яшәүләренә куанып кайткан идем ул чагында.

Язмаларда берсеннән-берсе җитди проблемаларны күтәрү, көн сулышы, көн вакыйгалары-яңалыклары белән бер адымда (ә бәлкем, бер адым алдарак) бару ни дәрәҗәдә әһәмиятле, ни дәрәҗәдә актуаль икәнлеген әйтеп тормыйм. Болай да аңлашыла. Миңа калса, хатын-кыз журналын кызыктырган, аның максатына, мәгънәсенә яңа юнәлеш, җитди борылыш биргән вакытларның берсе – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайланган (2010 ел) чорлар. Ник дигәндә, без бит нәкъ менә гаилә, бала проблемалары тирәсендә кайнашабыз. Дөресен әйткәндә, бу – безнең кыйбла... Иң беренче эш итеп, әлеге дә баягы вәкаләтле вәкилләр, депутатлар, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Гаилә» фонды, кризис үзәге җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәргәнебез хәтердә. Ана һәм бала хокукларын яклардай җитди оешмалар барлыкка килүенә куанган идек шул чагында. Вакыт үтүгә, аларның кирәклеге, файдасы әйтеп бетергесез булуын тормыш үзе раслады: чөнки илдә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булган гаиләне һәм баланы яклау системасы эшли башлады. Иң кирәк вакытта! Вазгыять көннән-көн киеренкеләнә барган бер чорда. 

Балалар – җәмгыятебезнең кагылгысыз катламы, без аларга бармак белән дә кагылмыйбыз, дип, үз-үзебезне тынычландырып йөргән бер заманда «киләчәгебез»гә карата кылынган рәхимсезлек мисалларыннан «ялгыш ишетмимме» хәленә калдык. Шул вакытларда Европа Советының Балаларны рәхимсез мөнәсәбәттән, җәберләүләрдән саклау елы игълан итүен искә алып, проблеманың никадәр җитди булуын, ниһаять, без дә аңладык. 

Күп язылды бу темага. Вәкаләтле вәкилләр белән бергәләшеп районнарда, авылларда, яшүсмерләр колонияләрендә булулар, балаларның авыр хәлгә төшү сәбәпләрен ачыклап, көне-сәгате белән ярдәмгә килүләр эзсез югалмагандыр дип уйлыйм. Ни дисәң дә, ситуация бүген башкачарак. Башкача – чөнки хәзер авыр хәлдәге, эчкече гаиләләрендә җәфа чигүче ул сабыйлар җәмәгатьчелек тәрбиячеләре, хокук саклау органнарының балигь булмаган балалар белән эшләү комиссияләре карамагында. Күз уңында, дип әйтәсе килә. Шунсыз булмый да, ярамый да. Балаларның эчкече әти-әнидән качып өйдән чыгып китү, кайда туры килә, шунда көн үткәрү, юктан гына килеп чыккан мәсьәләгә чишелеш таба алмыйча, үз-үзенә кул салу кебек аянычлы очраклары һаман булгалап тора. Бу хакта күп мәртәбәләр язарга да туры килде.

Хатлар буенча...
Җан ачысы белән ялварып килгән үтенеч хатларының берсе дә игьтибар үзәгеннән читтә калмады. Чынбарлыкны ачып сала торган ул язмаларда җәмгыятебезнең һәм дә аның нәни бер «дәүләт»ен тәшкил иткән гаиләләрнең җитдидән-җитди проблемалары чагылыш таба торган иде. Журналыбыз гомер-гомергә мохтаҗлар, балалары тарафыннан кыерсытылган әниләр турында яза килде. Аларның борчулары – безгә дә борчу, безнең дә авырткан җиребез. Без аларны яклыйбыз, язмаларыбыз аша ярдәм итәргә ашыгабыз. Бу уңайдан йөрәкне уеп алырдай бер вакыйга искә төшә. Озак вакытлар язмага алына алмыйча йөрүемне дә онытмыйм. Ана – кызны, кыз ананы аямый торган иң гыйбрәтле, иң хәтәр мисалларның берсе иде ул. Яшисен яшәгән, күрәсен күргән әни кешенең фатир өчен кызын үтертергә кеше яллавын ишеткәч, ышанмыйча тордым. Булмас, дидем. Сәбәпләре бардыр, дип әйтмәдем, чөнки бу дөньяда андый сәбәпләр юк һәм була да алмый. Ә әни кешегә 74 яшь... Киллерның: «Бәлкем, куркытырбыз гына?» – дигән тәкъдименә ана: «Юк, үтер, башкача аннан котылу юлы юк», – дип җавап бирә. Әйе, исең китәрлек хәлләр. Ярый әле бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр итеп, фаҗига булмый кала.

...Министрлар, район башлыклары, төрле оешмаларның җитәкчеләре, республиканың күренекле эшмәкәрләре, гомерен халык сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган танылган табиблар белән әзерләнгән язмалар, парламент хәбәрчесе буларак, депутатлар белән кызыклы әңгәмәләр... Югары дәрәҗәдә оештырылган киңәшмәләр, мавыктыргыч очрашулар – күпкырлы, колачлы, тынгысыз эшебезнең (югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә) бер юнәлеше генә әле ул. Һәрнәрсәдән хәбәрдар, җитез һәм үткен, ә кайчак, кем әйтмешли, ябык ишекләрне дә ачтыра, ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән керә, әллә нинди катлаулы проблемаларны чишә, күпләргә ярдәм итә, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын таба, кирәкле вакытта кирәкле урында булып, башкалар язмышын хәл итә... Менә шулай җаваплы да, мәртәбәле дә ул журналист эше.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар