Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Василиса

— ...Ишмөхәммәт исемле яшьлек дустым бар иде. Ишем, дип йөрттеләр аны. Укытучы иде. Актаныш районының Мари Суксу авылыннан мари егете иде ул. Ватан сугышы тәмамланганга алтмыш ел гомер узгач, яшең сиксән икегә җиткәч, яшь чакларга бер кайтып килсәң дә ярый торгандыр бит! Сугыш еллары турында сораша башлагач, әллә нишләп шул егет исемә төшә минем.

Миңа ул чакта әле унҗиде генә. Чистай фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлагач, Актаныш районына эшкә җибәрделәр. Кызыл Йолдыз (хәзерге Балык Бистәсе) районының Казан Чаллысы авылында туып-үскән кызны Татарстанның иң ерак бер төбәгенә озатканда әти-әниләр ниләр кичергәндер, әмма минем үземнең хәлләр бер дә шәптән түгел иде. Тора-бара ияләндем тагын. Матур яклар икән — ул Суксу ягындагы бетмәс-төкәнмәс болыннар, әрәмәлекләр... Кыскасы, табигатьнең матурлыгы теләсә кемне әсир итәрлек. Шулай да тиешле өч елымны эшләгәч, туган якларга кайтып китәргә булдым. Тик егерме биш көн генә эшләп калдым — районнан бер төркем кызларны армиягә алдылар. Мин дә шулар белән бергә сугышка китеп бардым. Актаныштан китмәгән булсам, миңа чират җитмичә кала иде. Чөнки иң беренче чиратта армиягә Казанга якынрак урнашкан районнардан чакыртып алганнар икән. Менә шулай Ишмөхәммәт белән дә аерылыштык. Әмма сугышка киткәч, хатлар алышып, хәбәрләшеп тордык без.
Василиса апаның сугыш турында бик сабыр, бик тыныч кына сөйли алуына шаккатып утырам. Күз алдына китер инде, гомереңнең чәчәктәй гүзәл, саф-пакь чагында, сөяр-сөелер чагында аякларыңа озын кунычлы күн итек, өстеңә солдат шинеле киеп, еллар буе кан-җәрәхәт, ыңгырашу-сызлану эчендә яшәп кара әле менә. Юк икән, ветеран апаның тыныч, сабыр кыяфәте дә беренче карашка гына шулай тоелган миңа. Ара-тирә күзләре мөлдерәп тулып, тавышы киселеп-киселеп куйгандай була. Күрәсең, шул мизгелләрдә күңеле белән үзен һаман да яралы солдатлар арасында итеп тоя, бомбалар шартлавын, снарядлар ярылуын ишетә сыман...

Хәрәкәттәге армия составында фронтка алып киттеләр безне. Гомельгә илле чакрымлап калган иде. Баштагы мәлне колхозга бәрәңге алырга йөрдек әле. Аннары Орел өлкәсенең Злынка станциясендә тукталдык. Немецлардан калган ат торакларын чистартып, яралы сугышчыларны шунда кабул итә башладык. Яраларын чистартабыз, бәйлибез, тылга озатабыз. Фронт артыннан күчә-күчә Житомир өлкәсенә барып җиттек. Ничек исән калганбыздыр, биредә немецлар безнең госпитальне бомбага тоттылар. Ә менә гомерләре өзелгән докторлар һәм авырулар байтак булды ул чакта. Ике көн генә тынып тора да, тагын бомбага тоту башлана иде. Сугышчылар күпләп җыйналган чагында берничә мәртәбә шулай кабатланды. Соңрак беленде: баксаң, станция башлыгы немецларга сатылган бәндә икән, шул бөтен мәгълүматны хәбәр итеп торган икән.   
— Госпитальдән өч чакрымлап ераклыктагы авылда яшәп эшләдек без, — дип сөйләп китә Василиса апа. — Кышын-җәен, буран-яңгырда да урман арасыннан уза торган шомлы юллар аша япа-ялгызыбыз чыгып киткән, кайтып кергән чаклар аз булмады. Шулай да, нилектәндер, күңел тыныч иде. Югыйсә, бандерачылар кылган начарлыклар турында да гел ишетеп тордык. Төннәрен немец прожекторларыннан җирдән инә табарлык була иде. Иң куркынычы — бомбалар шартлаганда, снарядлар сызгырганда. Башка килеп төшәме әллә дип, йөрәкләр ярылыр чиккә җитә иде. Андый чакларда да качып утыра алмыйбыз, безгә траншеяләр казырга, каты яралыларны шунда күтәреп ташырга кирәк. Авылдан киеп килгән өс-баш киемнәре тузды, ертылды. Фронтка алынганда безгә обмундирование бирмәделәр ич. Хром итек киеп киткән идем авылдан. Азмы-күпме акча бирәләр иде, шуңа үзебезгә кием-салым, сабын-фәлән сатып алабыз. Әйбәт эшләгән кешеләргә акчаны да алданрак бирделәр. Инде ул гына да җитмәгәч, авылга әтиләргә хат язып салдым. Бераздан миңа бер мең сум акча җибәрделәр. Шул акчага фронтка китеп баручы бер солдаттан кырыгынчы үлчәмле кирза итек алып калдым. “Минем итегем бар хәзергә.Үлми калсам, бирерләр әле тагын”, — дип биреп калдырды. Зур үлчәмле итекне сөйрәп йөрүе җиңел түгел, өстәвенә, аякны кыра. Үлгән солдатларның шинельләрен алып кала идек кияргә. Фронт шартларында яшәсәк тә, пычрак йөрмәдек анысы. Юынырга су, мунча була иде. Эчке кием-салымны үзебез тегеп кидек.

Бик яхшы эшләгән кешеләргә “Санитария хезмәте отличнигы" дигән исем бирделәр. Мин дә лаек булдым мондый мактауга.
Аннары Польшаның Познань шәһәрендә урнаштык. Берлинга җитәргә дә күп калмаган иде. Поляклар госпитале иде ул. Поляк монашкалары, ризыкларына агу кушып, совет солдаларын агулый торган булганнар. Аларны куып җибәрделәр, ә безгә тагын матрас, юрган сыру, кайбер төр киемнәр тегү эшен дә йөкләделәр. Миңа әле аптекада эшләп алырга да туры килде. Биредә чорына карата ярыйсы гына акчасын да бирәләр иде. Берничә мәртәбә әниләргә посылка да салдым. Әти сугышта, әнигә өч бала белән гомер итүләре җиңел түгел иде. Әйе, фронт шартларында да офицерлар белән азып-тузып йөрүче кызлар җитәрлек булды. Баеп кайттылар, күңел ачып, типтереп яшәделәр. Миңа да бәйләнеп карадылар ул. Нык тордым, берсенә дә ышанмадым. “Кыргый”, диләр иде мине. Аның каравы, намусым чиста булды, ирем алдында йөзем якты иде. Сугыш бетеп, җиңү дигән татлы сүзне ишетеп, күкләргә сикергәч тә әле безне тиз генә кайтарып җибәрмәделәр. 1945 елның декабрендә генә фронттан кайтып төштем. Исән-сау һәм җиңүче!

...Ишмөхәммәт белән аралар мин сугыштан кайткач өзелде. Мине күзләп йөргән бер авылдаш егет Ишмөхәммәтнең хатын ачып укыган да: “Ул инде кияүгә чыкты, бүтән язып, борчыма”, — дип хат язып җибәргән үзенә. Без бүтән очрашмадык. Исәндерме-юктырмы? Актаныш белән Балык Бистәсе якын ара түгел шул, каян беләсең? Әгәр исән булып, бу язманы укыса, ул да яшьлекләрне искә төшереп, бер уйланып алыр әле, мөгаен. Мөмкинлектән файдаланып, күп сәламнәр юллыйм аңа. Мин үзем егерме өч яшемдә бер мәктәптә укыган Алексей исемле егеткә тормышка чыктым. Ул да Ватан сугышы ветераны, фронттан III группа инвалид булып- кайткан. Кырык алты ел гомер кичердек, эчмәде, тәмәке тартмады, тәртипле булды, эшләмәгән эшe юк иде. Үзем кырык биш ел шәфкать туташы булып эшләп пенсиягә чыктым, уникешәр сәгать эш урыныннан китмичә эшләгән көннәрем онытылырлыкмыни соң? Ике бала тәрбияләп үстердек. Кызым Роза кечкенәдән үк тырыш булды. Инде профессор дәрәҗәсенә иреште, Казан педагогика университетында факультет деканы, бик хөрмәтле кеше, диләр үзен. Улым Геннадий да төзүче-инженерлар институтын тәмамлап, хәзер гаиләсе белән Чаллыда яши. Анысы да начар тәрбия алмады. Ата-анасына кайгы-хәсрәт китермәсәләр, акыллы оныклар үстерсәләр, ата-аналарын ташламасалар, булышып торсалар, ана кешегә тагын нәрсә кирәк? Ирем генә балаларының бәхетен күреп, озак куана алмады, алданрак китеп барды шул...

Бөек Ватан сугышы сиксән ике яшьлек Василиса Марганованың йөрәк ярасы булып гомерлеккә язылып калган. Алтмыш елдан соң да ул көннәр аны бүгенгедәй әрнетә, төшләренә кереп җәфалый. Йә, Хода, әле ярый, төштә генә!

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул вакытта исэн калучылар- тере могжизалардыр ул, минемчэ...... Кайда да кеше булып кала белу анлатып бетергессез зур гамэл, Рэхмэт барчаларыгызга да! Э монашкаларга шаккаттым.

    Хәзер укыйлар