Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучыбыз хаты

 Хатын-кызның бәхете ир-ат кулында, диләр, дөрес сүз. Моның чынлап та шулай икәнлегенә Гөлзаданың язмышы белән танышкач инандым.
 
Гөлзада авылда, тугыз балалы гаиләдә туып-үсә. Кечкенәдән эшләп үсә, хезмәт тәрбиясе ала. 15 яшендә Яшел Үзәнгә китеп, училищега укырга керә. 1975 ел була бу. Студент кызны тулай торакка урнаштыралар, кием бирәләр, хәтта бушлай ашаталар да. Җәннәткә килеп эләккәндәй тоя үзен Гөлзада. Авылдагы кебек, исерек әтиләре дә тынычлыкны бозмый, тамагы да туяр-туймас йөрми. 
 
Училищеда укыганда ук фанера заводына эшкә урнаша. Заманында артта калган заводларның берсе була ул, хезмәт хакы да аз. Балалыгы да чыгып бетмәгән 16 яшьлек кыз өчәр смена эшли, исеме мактау тактасыннан төшми. Биредә өч ел эшләгәч, «Серго» заводына күчә. Монда да өчәр смена хезмәт куя – торак алырга өметләнә. Ялны-ялны белми ун ел буена эшли шулай. Аннары контролер итеп күчерәләр, эше дә, ниһаять, бер генә сменага кала. Бергә эшләгән Равия исемле хатын аны апасының улы белән таныштыра. 
 
Рәшит – әти-әнисенең бердәнбер улы, чиста-пөхтә егет.  Җиде ай очрашып йөргәннән соң, яшьләр өйләнешә. Гөлзаданы тулай торактан яхшы машиналарда алып китәләр. Ике көн шәһәрдә туй иткәннән соң, тагын ике көн авылда гөрли әле бәйрәм. 
 
Алар Рәшитнең әти-әнисе белән яши башлый. Соңрак Гөлзада тулай торактан бер бүлмә ала. Дүрт ай тыныч кына уза. Аннары ир үзгәрә – кунарга кайтмый, кайтса да, таң алдыннан гына исереп кайтып егыла. Берсендә тоташтан биш көн кайтмый. Гөлзада инде әллә нәрсәләр уйлап бетерә. Бәхеткә, үзе кайтып килә тагын. 
Тора-бара фатирдан әйберләр югала башлый, хәтта капчык-капчык бәрәңгегә кадәр «аяклана». Әллә барысын да ташлап, авылга гына кайтып китимме, дигән уй да килә Гөлзаданың башына. Тик авылдашларыннан ояла. Әнисе дә: «Берегезне дә көчләп бирмәдек, баргансыз икән, түзегез. Мин түздем бит», – дип кенә тора. Бәлки, бала тугач, үзгәрер, дип тә уйлагандыр инде.
 
Бервакыт авылдан катып килгәндә Рәшит киндер кырында машинаны туктата да, ике капчык киндер җыя. Кайткач, Гөлзада бу хакта кайнанасына сөйли. Әни кеше каушап, коелып төшә һәи теге үләнне чүплеккә чыгарып ыргыта. Кич аны Рәшит чүплектән кире алып кереп, бәдрәф бүлмәсенә кереп бикләнә. Озак чыкмый торгач, нишли бу, дип, ишекне барып ачса, ире киндер төя. Имеш, дусты Гришаның теше сызлый икән, бу шуңа дару ясый. Тәҗрибәсез, беркатлы хатын ышана.
 
Икенче балалары тугач, Гөлзадада кан агулану – сепсис башлана. Сигез ай урын өстендә ята. Шул вакытта балаларын караган өчен әле дә кайнанасына рәхмәтле ул. Ә Рәшит исә вакытны бушка уздырмый, тулай торактагы кызлар белән «типтерә».
 
Гомер бара. Балалар акрынлап үсә, Гөлзада белән Рәшит «Серго»да эшлиләр. Ниһаять, аларга кухнясы өч гаиләгә уртак фатир бирәләр. Гөлзаданың әтисенең сеңлесе Нурсөя апалары да шушы ук фатирда яши. Күршедәге гаилә икенче фатир алып чыгып киткәч, ул бүлмә дә Гөлзадаларга кала. Шулай итеп, Нурсөя апасы белән бер гаилә булып яши башлый алар. Әмма туганының хәле көннән көн авырлаша, хәтта кашык тотып ашый алмас була. Рәшит баштарак аңа карата мәрхәмәтле булып кыланса да, соңрак җәбер-золымны кызганмый башлый. Гөлзада апасын унҗиде ел буена карый, берүзе күтәрә, берүзе юындыра. Берсендә ире исереп кайтып, бик холыксызлана башлагач, балаларын алып, өйдән чыгып кача, ә Нурсөя апасы берүзе ятып кала. Бичара хатын бу төнне мең кат үлеп, мең кат терелә. Үтерәм мин сине, дип, Рәшит аны мендәр белән дә томалый, пычак белән дә яный. Ике баласын ияртеп, Гөлзада иртәнге дүрттә генә кайта. Фатир ишеген ачучы булмагач, кече улын фортачкадан кертә. Бичара Нурсөя апасы төнлә булган хәлләрне тотлыга-тотлыга сөйли. Гөлзада аны башкача ялгызы гына беркайчан да калдырмый. 
 
Иренең эчүенә дә, холыксызлануына да күнә ул. Кешеләр исерек ир белән дә яшиләр бит. Тик ачы хакыйкатьне – аның наркотик иснәвен дә белгәч, бөтенләй югалып кала. Өстәвенә, ата кеше унҗиде яшьлек улын да үз артынна ияртә. «Кил монда, минем белән эч!» дип янаганда, техникумның икенче курсында укучы бала: «Юк әти, син исерек», – дип җавап бирсә, аны фатирдан куа. Әмма... тора-бара улы барыбер наркотиклар коллыгына төшә. Әтисе белән алар иснәп кенә калмыйлар, кадала ук башлыйлар. Ирен генә түгел, баласын да бу баткактан йолып кала алмаган хатын яшәү мәгънәсен бөтенләй югалта.
Ә бөркөнне... ирен ванна бүлмәсендә асылынган килеш таба ул. Бер ай элек кенә Нурсөя апасын җирләгән хатын, инде ирен җирли. Алга таба тынычлап яшәрбез, бәхетсезлекләр артта калды, дисә дә, насыйп булмый. Өйләнеп, матур гына яши башлаган, онык сөю бәхетен биргән Рөстәмнәренең үле гәүдәсен алып кайтып салалар. Наркотиклар башына җитә аның. Кече улы Рамил дә гомерсез булып чыга – абыйсының вафатына биш ел булганда, аның да йөрәге тибүдән туктый. Ул да этил спирты һәм ниндидер таблеткалар белән агуланган булып чыга.
 
«Бер-бер артлы барысын да югалтырмын дип уйламаган идем. Ике балам һич кенә дә күз алдымнан китми. И Аллам, акылыма гына зәгыйфьлек китермә. Урын өсләренә калдырганчы, җанымны күкләргә, улларым янына ал», ди Гөлзада. Ачы язмышы өчен ирен каргамый ул, яшьлегем, юләрлегем аркасында наркоманнан бәхетсез балалар таптым дип, үзен битәрли. Киягә чыкканда кызлар балаларына яхшы әти булырдай егетләрне сайласыннар иде, ди.
 
Сөмбел МОГЫЙНОВА.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә бит бу егет өйләнешкәндә наркоман булмаган . Бу дөньяга килгән афәт гаепле дип уйлыйм . Дөньясы шуңа этәрә. Тотрыксызырак кешеләр бу ятмәгә бик тиз эләгә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Монда бу доньяга килгэн афэткенэ гаепле тугел, эгэр кеше узе телэмэсэ аны бер кемдэ кочлэп наркотик кулланырга кушмай.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Өйләнгәндә наркоман булмаган дип ничек ышанып әйтәсез?! Зависимость дигән нәрсә геннардан килә, көчле ихтыярлылар бирешми инде, көчсез - бетә. Аракымы, наркотикмы, комарлы уеннармы- асылы бер. Ул бәйлелек, русча әйткәндә " зависимость". Андый кешегә эләккәнсең икән башыңны ал да кач инде, нинди икешәр бала табып яту. Ул елларда хәбәрдарлык юк иде шул, наркотикның ни икәнен аңламаган инде ул Гөлзәда.

        Хәзер укыйлар