Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Туган йортым күрке

Мин тугач та әтием юкә агачыннан йорт салган. Аның тәрәзә йөзлекләре өтерге белән уелып, бизәкләп эшләнгән иде. Зур гына түгәрәк өстәл урнашкан түр бүлмәсе, аш бүлмәсе, тыйнак кына чоланы да бар. Йортыбызны җылытып торучы, курчак кебек җыйнак ак миче гаилә учагының күрке булды. 

(Нәсер)

Мин тугач та әтием юкә агачыннан йорт салган. Аның тәрәзә йөзлекләре өтерге белән уелып, бизәкләп эшләнгән иде. Зур гына түгәрәк өстәл урнашкан түр бүлмәсе, аш бүлмәсе, тыйнак кына чоланы да бар. Йортыбызны җылытып торучы, курчак кебек җыйнак ак миче гаилә учагының күрке булды. 

Йортыбыздан кунаклар өзелмәде. Алар килсә, әнием икешәр итле бәлеш әзерләп, мичкә куяр иде. Ул бу эшне бик яратып башкара иде. Мичтә ике бәлеш пешә. Берсе кунакларга, икенчесе без – тәмле тамак балаларга. 
Урамда суытса, мәктәптә дәресләр укытылмады. Без бала- чагага таудан шуарга менә дигән сәбәп! Агач чана тартып, капка ачып чыгуыбыз була, күзебез йортыбызның морҗасына төшә. Аннан агылган төтеннең төрле төстә булуы, агылышы гаҗәпләндерә иде. Әни әйтмешли: «Җил йөрсә, ул йөрер, бер сәгатьтә дөнья күрер». Морҗа төтене, кайчак, күк җилән кигән атка охшаш була яисә ак корабтай талгын гына йөзә, ә кайвакыт кап-кара диңгез дулкыныдай өерелеп агыла иде. 

Без үскәндә, кунаклар килгәч, үзебезнең өстәл артына утырганны белмим. Ә мич тирәли уйнаулар әле дә истә. Без балаларның башында бары бер нәрсә – уен иде. Мәктәп дәресен караудан тыш, йортта сиңа йөкләнгән гамәлләрдән ары, бүтән бер эш тә юк. Рәхәтләнеп уйныйбыз. Мич безнең төп уен үзәген үтәүче бер почмакка әверелә иде. Уеннан безне өйгә таралган хуш ис кенә туктата алды. Ул мич эчендә тәгәрәп пешкән бәрәңге дисеңме, кызарып, авыз суларын китереп торган бәлеш булсынмы, кабарып пешкән коймаклармы – бар да телеңне йотарлык була иде. 

Җәйләр җитте исә уйнау мәйданчыгын урамга үзгәртәбез. Анда безне биек яшел капкабыз каршында өелеп яткан, яңа гына киселгән, татлы исле бүрәнә өеме үзенә сыендыра. Нинди генә уеннар уйналмады: «Унике таяк», «Йөзек яшерү», «Чәчкәләр исемен әйтү», «Саңгырау телефон», «Штандр» (тупны өскә чөясең, башкалар йөгереп, ераграк чаба, аларның якынрагына туп атасың), «Классиклар», «Качыш», «Чичикай» яшерү (Пыяла ватыкларын җыеп, бер тартмага салып, җир астына күмү ), сикергеч аша сикерү уеннары. Ә кышын – чана, чаңгы шуулар. Үзебез урам буйлап йөреп, бүләк җыеп, балалар Сабан туена кадәр үткәрдек. Ә җәйге кичләрдә өебез каршындагы каз үләнле болында, кое янында, кемдер калдырган бүрәнәләр өстенә утырып, җырлар җырладык.

Безнең яшел капкабыз да үзенчәлекле иде. Капка түбәсе тоташ тактадан эшләнгән булуы белән охшый иде безгә. Серлелеге шунда иде аның: елан теле кадәр келтифун – биге дә эленгән бит үзенә. 
Мичкә ягар өчен утын өмә оештырып әзерләнә иде. Әтиемә утын кисәргә әнием дә булыша, мәктәптән бергә эшләгән укытучылар да килә, күрше Зәйтүн абый да керә иде. Олылар көрән төсле кытыршы тешле, агач саплы озын пычкы белән тарта-тарта утын кисәләр. Аннан утыннарны нык саплы балта белән ваклап-ваклап яралар. Ә инде ярылган утынны сарайга ташу безгә йөкләнә торган булды.
Салкын кыш көннәрендә мичнең кадере, бәһасе икеләтә арта. Әнием күмер кыскыч белән кисәү агачын бер якка куеп, кипкән бер өем утынны кичтән үк мич алдына кертеп куя иде. Мичебез җылыны саклый торган булса да, иртән йорт шактый суына. Әни иртән торып, гаилә торганчы, мичкә ут төртеп җибәрә. Ул аны бер ярату белән башкара, кипкән каен тузына шырпы сызып кабыза да, утын өсти иде. Утыннар, шуны гына көткәндәй, юкарак агачларга кабып, чалт-чолт килеп яна башлыйлар. Татар теле укытучысы булгангадыр инде, «Кара айгыр утка сикерә», –  дип такмаклап, кисәү агачы белән ул утыннарны арлы-бирле китерә башлый иде. Без, юрган астыннан чыгарга куркып, утынның чытыр-чытыр килеп дөрләп янганын тыңлап ята бирәбез. Алар нидер сөйли-көйли кебек тоела. Нинди генә эш булмасын, әнием аны гел берәр моңлы җыр көйләп башкарды. Сугыш чорында иза чигеп, арбага җигелеп корыган агач ташуларын исенә төшерептер, «Олы юлның тузаны» җырын бик еш җырлый иде. Өебезнең күрке булган ак мичебез шул мизгелләрдә беp балалар өчен җыр бишеге дә булган, күрәмсең! 

Өйгә җылы дулкын тарала. Мичтә әнием коймак пешерә булса кирәк, исе борыннарны кытыклап безгә дә килеп җитә. Берәм-берәм түгәрәк өстәл артына җыелышабыз.

Ә кичләрен әнинең бишек җырына: 
«Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем,
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем», – дип җырлаганына изрәп йоклап китәсең.

Рәвешенә китереп, җан җылысын биреп, оста салынгангадыр, мичебез беркайчан да ишелеп яисә ватылып җәфаламады кебек. Гел төзек булды. Әнием аны гел акбур белән агартып торды. Аның корымга буялган, таплы чагын хәтерләмим. Ак фәрештә кебек иде ул – безнең мичебез.

Ә без, шук балалар, чак кына йорт башына җитмәдек! Әти белән әни өйдә юк чак иде, эшкә чыгып киткән вакытлары булгандыр инде. Без сеңлем белән икәү ни булса да уйлап чыгарырга гына торабыз. «Күрергә күркәм, тотарга куркам», дип тормадык, кулга шырпыны алып кабыздык та, мич алдындагы идән ярыгына ташладык. Анда чүп-чар аз булмагандыр инде. Без ташлаган шырпы чүпкә эләгеп янып китә, без тагын ташлыйбыз, тагын яна. Безгә кызык, матур бит – караңгылыктан ут, яктылык сирпелә. Янгын чыгып, өйсез калырга мөмкин булуы уебызга да кереп чыкмый. Аннан әти-әни сизеп алды, бу эш өчен ярыйсы гына эләкте үзебезгә.

Безнең балачак урамда үтте дисәм дә, ялгышмам. Көннәр буе урамнан кайтып керми идек! Аеруча кышны зарыгып көтеп алабыз! Безнең бәрәңге бакчабыз артыннан борылып-борылып аккан Урсалы елгабыз кышын боз белән каплана. Киез итеккә тимераяклар бәйләп елгага төшәбез. Тимераякта шуабыз, шуып арыгач хоккей уйныйбыз. Мин, уйный белмәгәнгәдер инде, гел капкада торам. Саклаган капкама бер алка да кертәлмиләр, чөнки аны ерактан ук күреп тотып алам.

Яр башыннан күзәткән күрше апа әнигә барып: 
– Кызың сәгатьләр буе елга буенда бозда ята, суык тидермәс микән? – дип, борчылуын белдерә торган булган. 
Балачакта бары бер тапкыр тамак авыртып чирләгәнем истә калган. Елга буеннан кызарып, алсу алмадай тулышып пешкән битләр белән өйгә кайтып, мичкә сыенасың да барлык туңганнарың юкка чыга. Әйтерсең лә ул сине көтеп торган, җылыта, кыздыра. Без балалар гына түгел, әти-әни дә билләре авыртуны сизсәләр, кайнар мичкә сөялеп, сызлаган урыннарын дәвалыйлар иде.
Туган йортыбыз күрке булган ак мичебез  күңелем түрендә мәңге истән җуелмас ядкарь булып саклана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рушания исэнме, укып чыктым, балачагымны искэ алдым, бик эчтэлекле, ул мичне мин дэ искэ тошердем, бик биек, ак мич иде ул, Фидания апа гел пешерэ иде, бердэ иренмэгэннэр дэ инде. Рушания бер сорау бар, Ринат абыйнын кызы Ризидэ кая ул, Марс абыйнын Кызы Эльза, малаеРуслан кая, белэн яз эле яме, Гумэр абый да сорый, рэхмэт заранее.

    • аватар

      Миляуша

      0

      0

      Бу нэсер мине бала чагыма алып китте. Кунелемне жылы уйларга тутырды. Бала чагым Уфанын тимер юлы вокзалы таунда утсэдэ, ауыл кызынын балык иле белэн бик окшаш. Рэхмэт.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рушания, сэлам малай, елаттын да, колдерден дэ, узем укыйм, уземнен куз алдымнан барлык хэтирэлэр йогереп бара. Ул без уйнаган болыннар, утырып жырлар жырлаган бурэнэлэр, су буендагы таллар, йогереп уйнап аргач эчэсе килеп эчкэн Имай бабай чишмэсенен су тэмнэрен авызымда тойган кебек булдым. Фидания апа коймакларын минем дэ авыз иткэн булды. Эле дэ хэтерлим яна елда сезгэ елка бэйрэменэ ой тутырып без балалар жыела идек, шунда Азат абый кыш бабай булып киенеп шул мич артыннан килеп чыга иде. Рэхмэт дускай, хэтирэлэр очен. Тагын шулай яз эле, авыл бик сагындыра бит.

        Хәзер укыйлар