Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Әтисе баланы яратмый...

Өч фикер 
«Ирем белән аерылыштык. 7 яшьлек улыбыз минем белән калды. Баштарак әтисе көн саен шалтырата, атна ахырында килеп йөри, улымны кинога, сәүдә үзәгенә, кафега, паркларга алып бара, төрле бүләкләр бирә иде. Бала безнең аерылышуны сизмәде дә диярлек. Ләкин тора-бара әтисе балага карата суынды. Атналар буе шалтыратмый башлады. Очрашу билгеләп тә, берничә тапкыр килми калды. Соңыннан, эшләрем килеп чыкты, дип акланды. Улым баштарак көн дә әтисен сорап аптырата, аңа шалтыратырга куша иде. Ә хәзер үз эченә йомылды, әтисенең суынуын үзе дә сизде кебек. Шулай да кайвакыт: «Хәзер әтием мине яратмыймыни?» – дип сорап куйгалый. Менә шундый чакта эсселе-суыклы булып китәм, нәрсә дип җавап бирергә белмим, сүзне икенчегә борырга тырышам. «Балам, әтиең мине яратмый башлагач, сине яратуы да сүрелде», – дип әйтиммени? Элеккеге иремнең ике тамчы судай үзенә охшаган улын яратмый башлавын аңлый алмыйм...» 

Ләйсән. Казан шәһәре. 


Укучыларыбыз фикере 
Альбина ШИҺАПОВА, 25 яшь: 
– Мин ир-атлар ике төргә бүленә дип саныйм: җаваплылар һәм иреккә омтылучылар. Җаваплылары үз өстенә бурыч, вазыйфалар алудан курыкмыйча, аларны үтәп яшәсә, икенчеләре исә җаваплылыктан кача, иректә яшәргә тели. Андыйларында үз-үзләрен ярату көчле инде. Үзләрен генә кайгыртып яшиләр. Ирнең кайсы төргә караганлыгы балага мөнәсәбәтендә күренә дә инде. Үзен генә яратучы ир баласына да тиешле тәрбияне бирми, баласын үстерү, тәрбияләү, ярату аның эчке вазыйфасына керми. Кемдер ярату хисен күрсәтә белми. Ә кемдер ул хисне бөтенләй тоймый. Андыйларны таш бәгырьле, диләр. Балага карата сүрелүнең сәбәбе дә шундадыр дип уйлыйм. Бәлки, хатыны белән аерылышканнан соң, ир-атта ниндидер үпкә, хәтта нәфрәт хисе уянгандыр һәм ул хисләр балага да күчкәндер... 


Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ, 67 яшь: 
– Ир-атның табигате шундый инде: безгә чынлап торып ярату бирелмәгән. Ярату турында сүз киткәч, бер мисал китерим әле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. г. в-гә сәхабәләре сорау белән мөрәҗәгать итәләр. «Рәсүлебез, бу фани дөньяда безнең өчен иң якын, иң изге кеше кем булыр – шуны аңлат әле», – диләр. «Анагыз», – дип җавап бирә Рәсүлебез. «Аңардан соң кем?» – дип сорыйлар сәхабәләр. Тагын: «Анагыз», – дигән җавап алалар. Өченче тапкырында да Рәсүлебез: «Анагыз», – дип җавап бирә. Дүртенче тапкырында гына: «Атагыз», – дип әйтә. Димәк, адәм баласының ярату хисләрен бер түгәрәк итеп алсак, шуның дүрттән бер өлеше генә атаны ярату булып чыга. Баласының менә шул 25 процент яратуын да тулысынча файдалана алмаган ир-атлар шактый. Моның сәбәпләре төрле. Беренчедән, аерылышкач, хатын-кыз ирне санламый башлый, баласы каршында аның дәрәҗәсен төшереп, хурларга тотына, ирнең мин-минлелеген җиргә салып таптый, горурлыгын юкка чыгара. Шуңа күрә ирдә хатынга карата нәфрәт, ачу барлыкка килә һәм ул хис балаларга да күчә. Чөнки ир аларның барысын да бер яссылыкта күрә башлый. Икенчедән, күп хатыннар, аерылышкач, баланың фамилиясен алыштыра – атасыныкын сызып ташлап, үзенекен яздыра. Бу күп кенә ирләрнең җен ачуларын чыгара. Хатынга булган ачу янә балага төшә. 

 

Психолог фикере 

Ләлә БӘҺРАМШИНА, психолог: 
– Гадәттә, мондый хәл ир белән хатын начар итеп аерылышканда күзәтелә. Хатыны белән низагта булган ир тора-бара баласын да тормышыннан һәм күңеленнән кысрыклап чыгара башлый. Шундый гыйбарә яши бит: ирнең үзенең балалары юк, аның яраткан хатыны табып биргән балалары гына бар. Хатыны аша ир-ат үзен ир буларак, ә баласы аша ата буларак күрсәтә. Ир белән хатын аерылышса да, балага барыбер ата да, ана да кирәк. Күп очракта барысы да хатын-кызның зирәклегенә, уйлап эш итә белүенә кайтып кала. Зирәк хатын-кыз ата белән бала арасындагы җылы мөнәсәбәтне саклап калу өчен тырыша. Бала алдында әтисен (элекке ирен) хурламый, мин аны хөрмәт итәм, дип кабатлый, балада әтисе белән горурлану хисе формалаштыра. Баланың ике канаты бар: берсе – әти, икенчесе – әни. Ике канаты булган бала гына оча, биеклекләргә күтәрелә ала. Ә гаиләдә ата начар итеп күрсәтелсә, бала бер генә канатлы булып, шулай булуына үзе дә кимсенеп үсә. Ата бала тәрбиясендә катнашмый икән, аны бетереп ташларга ярамый. Ир-ат җәмгыятьтә эш күрсәтә, төрле үрләр яулый торгандыр, шуларны балага сөйләргә, күрсәтә белергә кирәк. Ирен яманлап, хатын-кыз иренә түгел, балага зыян сала, аның канатын сындыра. Бала белән утырып сөйләшү дә бик мөһим. Ул тыңлауга, аңлауга мохтаҗ. Ананың аңлавы, яратуы атаның юклыгын капларга ярдәм итәчәк, бала тынычланачак. «Хәзергә әтиеңнең эшләре күп, ә эше беткәч, ул синең янга киләчәк, ул сине ярата», – дип кабатлап тору да хатын-кызның зирәклеген күрсәтә. 

Шул ук вакытта хатын-кыз әти кеше (элекке ир) ягын да җайларга тырышырга тиеш. Үзе турында гаиләдә ничек итеп сөйләүләрен ир кеше белеп торсын, үзенә хөрмәт булганын сизсен. Хатын-кызга элекке иренә: «Балаңны да карамыйсың, юньсез», – дип, көн саен ачуланып шалтыратырга түгел, ә бәлки: «Балаң сине сагынды. Балаңның синең белән сөйләшәсе килә. Балаңның сиңа әйтер сүзе бар», – дип мөрәҗәгать итәргә һәм моны ир-атның күңеленә үтеп керерлек итеп эшләргә кирәк. 

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар