Әти дә, әни дә

Янәшәмдә йомшак тавышы, ягымлы елмаеп торган әниемне күргәч, күңелемдә әйтеп бетергесез сөенеч тоям. Әни белән дөнья ямьле, тормыш матур, дип юкка гына әйтмиләрдер. Ходай безгә бүләк иткән изге җанлы кеше бит ул әни. Сагыш-шатлыкларыңны ярты сүздән, йөрәк тибүеннән аңлаган, күз-карашыннан хәлеңне тоеп юаткан тагы кем бар икән? Күңел яраланса, әни сизә, күрә, ярдәмгә ашкына. Саф ак чәчәк төсле ул әни йөрәге. Үз баласы өчен шатлана да, көя дә. Җирдәге гүзәл чәчәккә тиңлим үз әниемне. Аның исеме дә “гөл”дән башлана.
1945 елны Пүскән авылында җәй урталарында Гаптелгани гаиләсендә сөйкемле кыз бала дөньяга туа. Гөлнур дип аңа исем кушалар. Гаиләдә сигез бала була. Эш сөючән, тыйнак, кешеләргә карата шәфкатьле булып үсә ул. Мәктәптә елмаеп каршы алган укытучысы Нәсимә апасын әни әле дә сагына. Бишенче класска җиткәч кенә язмыш әнигә көтмәгәндә “бүләк” ясый. Мәктәптән кайтканда, басмада карлы боздан аягы таеп егыла. Балтач хастаханәсендә һәм дәвалау йортларында озак еллар ятарга туры килә. Еллар буе хәрәкәтсез яткан аякларны яңадан йөрергә өйрәтәсе була. Язмышына буйсынып, алга таба өметләнеп яши. Үзлегеннән төрле кул эшләренә өйрәнә, әдәби китаплар укый. 1965 елда, Казанда чәчтарашлар өчен сигез айлык курслар барлыгын ишетә. Өйдәгеләрнең: “Әле яңа терелеп киләсең, сакла үзеңне, ашыкма”, — диюләренә карамый. Гүзәл затларның чәчен бөдрәләтә, хезмәте белән кешеләрне сокландыра. Шулай итеп, алты ел үткәнен сизми дә кала ул. Яңгул авылына кияүгә чыга, гаилә кора. Берсеннән-берсе кечкенә алты бала тәрбияләп, булганына шөкер итеп яшәп ятканда, язмыш әнигә тагы сынау китерә. Гомер уртасында, безне — алты баласын күкрәгенә кысып ялгыз кала. Әнинең ул чакта сагышын, күз яшьләрен мин бик хәтерләмим. Балалар күңелендә авыр яра калмасын диптер, безгә ул йөрәк борчулары күрсәтмәде. Үсә төшкәч кенә, әнигә берьялгызы безне тәрбияләү җиңел булмаганын аңладык.
1974 елда ул төзелешкә эшкә керә. Бергә эшләгән иптәшләреннән калышмыйча, бер өйрәнмәгән, белмәгән килеш, штукатур-маляр һөнәренең серләренә тиз төшенә. Чиләк-чиләк измә ташу, кирпечләр бушату... Арып-талып өйгә кайткач та ял итү юк, өй эшләрен карау, яшәр өчен акча җиткерим дип, берәрсенә өй ремонтларга, агартырга, буярга китү... Берьялгызы алты бала үстергән анага тормыш итү җиңел, дисезме?! Күпме авырлыклар кичерсә дә, ныклыгын, сабыр холкын, көчле рухын югалтмады әни. Әти дә, әни дә була белде. Гомер буе туганнарына, әйләнә-тирәдәге кешеләргә дә ярдәмчел, шәфкатьле булды.
Авыр көннәр артта калган. Бүгенге көндә әни безнең өчен зур таяныч, киңәшче, бәхет нуры бөркүче. Дәү әбием, кадерле әбием дип, янында бөтерелеп үсеп килүче биш оныгы аның тормышына яшәү мәгънәсе өсти. Ямьле җәй урталарында әниебезгә 60 яшь тулды. Әниебез, картайдым дип, тик утырмый, тәмле ризыклар пешереп, ул-кызларына, килен-кияүләренә ягымлы сүзен, җылы ана назын биреп, йорт эшләрен карап, оныкларын да яратып, ярдәм итеп, намаз өстенә баскан ак күңелле изге әни, әби булып яши. Йорт-җирне нык тота. Туганнар арасында татулыкны саклап, безнең өчен көрәшеп, язмышка баш имичә яшәгән әниебезгә бик рәхмәтле без. Әниебезне чын күңелдән котлыйбыз. Нык тазалык, куанычлы картлык, хәерле озын гомер, бәхет нуры булып озак яшәвен теләп калабыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.