ТЕЛ ТИБРӘТҮ

Тел тибрәтү дип яздым да үземә кызык булып китте. Әгәр мин «тел тирбәтү» дип язып куйган булсам, бу бит «бишек тирбәтү» кебегрәк гамәл булып аңлашылыр иде. Ә менә тал тирбәлә дә, тибрәлә дә ала.
Әй, нинди гүзәл, нинди нәфис, нинди сизгер син, татар теле. Хәтта үз урынын төрки телләр анасы сыйфатында дәгъвалаган төрек теле дә һәр халәт төсмеренә сизгерлек җәһәтеннән татар теленнән бик нык калыша. Иң кызыгы: фәкать татар баласы гына шул күзгә күренмәс ефәк кебек нәфис аерманы тоемлый ала. Игътибарга алганым бар: бүтән халык арасында үскән, татар телен яхшы беләм дип уйлаган татар балалары да шул нәзеклекне югалткан булып чыга. Әйтик, ул кеше кемнеңдер өенә кайтуын хәбәр итәргә теләгәндә: «ул өйгә килде», дип сөйләп куярга мөмкин. Тел гыйлеме бала чагында сеңеп кала шул ул. Соңыннан өйрәнгәне барыбер чит тел кебегрәк үзләштерелә.

Шулай бер кичне «Бәкер» шифаханәсенең зур юлында кичке шифалы һаваны сулап йөреп торам. Миннән алдарак шундый ук салмак адым белән тагын дүртәү атлыйлар. «Бәкер»дә Себер якларында бәхет эзләгәннәр еш очрый. Кырым, Төркияләрне түгел, нәкъ менә «Бәкер»не сайлыйлар алар ял итү урыны итеп. Татар мохитен сагыну, җирсү кайтара аларны. Болар да шундыйлар, ахрысы. Атлый-атлый кошлар исемен йөрткән биналарны күзәтәләр. Исемнәрен татарчага тәрҗемә итеп баралар. Үзенә күрә бер имтихан: янәсе, онытылмаган икән әле туган тел. Бик җиңел генә «Сандугач»ны тәрҗемә итеп куйдылар: «Соловей! Да, да, соловей!» «Аккош»ның тәрҗемәсе тагын да җиңелрәк, чөнки сурәте бик төгәл төшерелгән. Өстәвенә, әнә генә күлдә аккош үзе дә йөзеп тора. «Карлыгач»ны да ерып чыктылар. Чиратта «Тургай». Ни җырчы кошның үзен таный алмыйлар, ни сүзен белмиләр. Түзмәдем, бик тавыш күтәрмичә генә, ярымпышылдап кына диярлек «жаворонок» дип куйдым. Туйда кәләш гөлләмәсен тотып алган кызлар кебек сөенештеләр: «Тургай! Как красиво звучит! Ты ведь у нас тоже тургай!» Араларыннан берсе калыша төшкән иде. Һаман үз алдына сөйләнә бу: «Что это такое – не знать свой родной язык? Как это называть?»
Мин тагын ярдәмгә ашыгам: «Это позор!» Ишетте бит бу сүземне дә: «Да, да, позор! Но я не виноват! Не учили меня! В русской школе я учился».Таныш, бик таныш проблема бу. Күпләр шулай «югалтты» ана телен. Татар теле «кухня теле» статусын саклаганда да югалмый иде әле ул. Ләкин «телсез буын» дәү әниләр яшенә җиткәч, кинәт кенә хәл хөртиләнде. Чөнки 90 нчы елларда «уянган» зиһенле яшьләребез үз балаларын җәйгә, әби тәрбиясенә өмет баглап, авылга кайтаралар. Ә тегеләр...
Башлыйм әле яңабаштан. Әлеге дә баягы «Бәкер» күленә якындагы Иштирәк авылыннан бер матур апа дүрт оныгын ияртеп су коенырга килгән. Балалар тереләр, үткеннәр, тыңлаучаннар. Күренеп тора – тәрбияле гаиләдән болар. Исемнәре дә уптым илаһи түгел, уйлап куелган матур, мәгънәле исемнәр.

Менә шушы Нариман, Сәмерхан, Зәринә, Сәмирәләр белән дәү әни фәкать русча гына сөйләшә. «Татарча сөйләшергә өйрәт дип кайтаралар да бит. Балалар мине аңламагач, русча кычкырам инде», – дип аклана, үзе татарча бик килештереп сөйли белүче бу дәү әни. «Соң син аларны үзең «аңлама», – дип котыртам аны. – «Аңгыра» дәү әни аңласын өчен татарчага күчкәннәрен сизми дә калырлар».

Халык арасында буталып йөри торгач, файдам да тиде. Сигез яшьлек Алсу әнисенең «мама» түгел, «әни» икәнен белеп китте. Ә бит югыйсә кыз баланың анасы ниндидер оешмага күчкәнче мәктәптә татар теле укыткан. Безнең алга утырып бер-ике татар әкияте тыңлаганнан соң, бу бала әнисенә беләсезме нинди дәгъва белдерде: «Ты со мной совсем не занимаешься!» Киләчәктән кайтаваз бу. Киләчәктә әйтеләчәк гаепләү. Тагын да аянычы бу да түгел әле. Алсу татар гимназиясенең беренче сыйныфын тәмамлаган икән. Димәк, әни кеше кызын телдән аерырга җыенмый. Ләкин безне, Алсуны да, урап алган рус телле мохит татар баласын йота бара.
Тирбәлгәндә, ничектер, бер эш башкарган кебегрәк димме соң. Ә менә тибрәлгәндә бу эш-гамәлгә хисләр килеп кушыла сыман, үтә дә нәзек, нечкә хисләр... Бу тибрәлүгә инде, һичшиксез, шул талга кунып, сандугач сайравы да кирәк.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 07:00Без имениБу ситуациядә сез үзегез гаепле бит. Дус кызыгызны гаилә арасында үзегез керткәнсез. Безгә гел әйтер киләләр иде. Кияүгә чыккач ир беренче урында булырга тиеш дип. Дус кызлар читтәрррәк. Ә сез икесен дә бер күргәнсез. Мондый ситуациядә киңәш бирергә бик авыр. Ләкин үзегезгә бикләнеп яту, шулай ук дөрес түгел. Ирегез белән сөйләшкәндә дөрес сүзләр кулланырга тырышыгыз.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
20 апрель 2021 - 22:40Без имениБалакаем, Аллах ярдэменнэн ташламасын сине. Минем дэ якын иптэш кызым иремне аздыра башлаган иде. Вакытында сиздем.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.