Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Татар теле ул – татар кызлары һәм сандугач

«Чит милләт вәкилләре булсак та, татар теле белән кызыксынып, аны өйрәнәбез. Бик матур тел бит ул сезнең!» – ди алар. Сүзебез Тукай телен үз итүчеләр турында. Күп икән андыйлар! Алар белән сезне дә таныштырырга булдык. Кунагыбыз – Мәскәү шәһәрендә яшәүче Семён ЭЯССУ.


«Чит милләт вәкилләре булсак та, татар теле белән кызыксынып, аны өйрәнәбез. Бик матур тел бит ул сезнең!» – ди алар. Сүзебез Тукай телен үз итүчеләр турында. Күп икән андыйлар! Алар белән сезне дә таныштырырга булдык. Кунагыбыз – Мәскәү шәһәрендә яшәүче Семён ЭЯССУ.

Татар теле белән кайчан беренче тапкыр таныштыгыз, Семён?
– Мәктәптә укыганда ЦСКА футбол командасы өчен җан ата идем. «Рубин» белән уенын карар өчен әти белән Казанга бардык. Казанда үземне чит илдә кебек тойдым. Элмә такталарда башка телдә язылган, сирәк булса да кешеләрнең башка телдә сөйләшкәннәрен ишеттем. Мәчетләр... Бу тәэсирләр бик көчле булды. Миңа шәһәр ошады. Россиядә руслардан кала башка милләт вәкилләре дә яшәгәнен, аларның үз телләре булуы шунда ныклап аңлап җиткердем бугай. 
Ни өчен татар телен өйрәнергә булдыгыз?
– Нәкъ менә шушы тәэсирләр татар телен өйрәнергә этәргеч биргәндер. Шул чорларда Россиядә яшәүче халыкларның телләре белән кызыксына башладым һәм иң беренче татар телен өйрәнергә булдым. Моның өчен ресурслар да бар иде – Мәскәүдә татар телен өйрәтүче курс эшли. Аннан соң «Ана теле» дигән бик яхшы платформа таптым. Телне өйрәтәләр икән, нигә әле өйрәнмәскә?!
Безнең туган телебезне өйрәнгәндә сезне нәрсә рухландыра?
– Кемнәр дип сорасагыз, җавап бирә алам. Татар кызлары! Тормыш юлымда татар кызлары еш очрый. Татар кызлары бик чибәр! Алар алдында ана телләрен белгәнемне күрсәтәсем килде. Җай булганда нигә әле мактанып алмаска?! Ә инде җитди итеп әйтсәк, глобализация заманында татар телен өйрәнү кызык бит. Күпләр арасыннан аерылып торасың. Җитмәсә, файдалы! Чөнки төрки телләр бер-берсенә охшаган. Бер телне белү башка телне аңлау мөмкинлеген ача. Бу бик шәп!
Татар телен бер сүз белән ничек тасвирлар идегез?
– Сандугач! Татар телендә, татар җырларында бик еш очрый ул. Минем өчен әлеге матур сүз татар теле белән аваздаш.
Татар телендә сезгә ошаган тагын сүзләр бармы? 
– Миңа нигәдер «гүзәл» дигән сүз ошый. Ул бик матур әйтелә, яңгырашы да матур. Гүзәл... гүзәл.. Шәп бит! «Матур», «мин сине яратам», «сылу» сүзләре күңелемә якын, һәм еш әйтәм. Матур күренешләрне матур сүзләр кулланып тасвирлыйсы килә бит.
Читтән караганда әйбәтрәк күренәдер – татар теле башка телләрдән кайсы яклары белән аерыла?
– Көчле тел булуы белән. Татарстан Россия уртасында утыруга карамастан, телдә гарәп, фарсыдан алынган сүзләр рус теленнән кергәнгә караганда, күбрәк. Бу – милләтнең көчле ислам культурасы булуы турында сөйли. 
Телне өйрәнгәндә иң зур кыенлыкны нәрсә тудырды? Фонетика, орфография, морфология – кайсысы авыррак бирелде?
– «Ң» авазын әйтү бик авыр булды баштарак. Бик озак күнектем.Төрле укытучыларның видеоларын карадым. Шуларның берсе генә дөрес итеп әйтергә өйрәнергә ярдәм итте. Татар теле грамматикасы рус теленекеннән бик нык аерыла. Ул аңлаешлы, мантыйклы, әмма сөйләмдә куллану авыр. Татар телендә нәрсәдер әйтер өчен җөмләне иң элек башыңда төзергә кирәк. Бу авыррак минем өчен.. 
 Татар теленнән кала, тагын нинди телләр беләсез, Семён?
– Инглиз, испан, швед телләрен университетта, португал телен мөстәкыйль өйрәндем. Мин әлеге телләр белән эшлим. Ул телләрне белеп, акча эшләп була. Әмма акча мотивация түгел иде, миңа аларны өйрәнү кызыклы булды. Шулай ук удмурт телен өйрәндем. Аңлыйм, текстларны укыйм. Нидер сөйли алам. Хәзер тай телен өйрәнеп ятам. Тайландка барырга телим. Телләрен бераз булса да өйрәнеп барасым килә. 
Ничек уйлыйсыз, тел яшәсен өчен нишләргә кирәк?
– Татар теленең киләчәге булуына шигем юк. Социаль челтәрләрдән карап барам, татар теле киң кулланыла. Бигрәк тә заманча музыкантларның туган телләрендә иҗат итүе – күңелле күренеш. Татар телендә медиалар да, татарча сөйләшүче кешеләр дә күп. Билгеле, глобализация үз ролен уйнамый калмый. Өйдә аралашу өчен бөтен кеше дә ана телен сайламый. Әбиләренең оныклары белән үз телләрендә сөйләшмәвен аңлап бетерә алмыйм. Россиянең башка телләре белән чагыштырганда, татар теле терерәк. Аның мәңгелек тел булырга бөтен мөмкинлекләре бар. Бары тик телнең абруен күтәрергә кирәк. Татар теле гаиләдә генә чикләнмичә, киләчәктә тормышта ярдәм итүче тел буларак та кабул ителсә, өйрәнүчеләр күбрәк булыр иде. Бу инде дәүләтнең бурычы. Аңлавымча, Татарстанда татар телен белгән кешеләргә ихтыяҗ бар. Ул ихтыяҗны тагын да арттырыр өчен, шартлар булдырырга гына кирәк. Шул очракта телне өйрәнергә дә  кызык булачак. 
Татар телендә аралашасызмы?
– Таныш татарларым белән аралашам. Камил сөйләшәм дип әйтә алмыйм, әмма татарча хәтта шаярта алам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар