Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Шәфкать марафоны

Азнакайда ел саен шәфкатьлелек марафоны уза. Соңгысында 4 миллионнан артык акча җыелган. Бу акча тиененә кадәр инвалидларга, ятимнәргә, күп балалы мохтаҗ гаиләләргә тотылачак. 

Була шундый җирләр, ник мин монда яшәмим икән, дисең. Матур табигатенә кызыгып кына түгел, кешеләре белән аралашып, халык өчен тудырылган уңайлыкларын күргәннән соң ярала ул фикер. 
Азнакай яклары белән танышкач та шундый уй туган иде.

Ятимнәр хакы хакланганын, өлкәннәрнең ихтирам ителгәнен, күп балалы гаиләләрнең, авыр тормыш шартларында калганнарның читкә тибәрелмәвен  күреп гаҗәпләнеп тә, сокланып та кайткан идек.
Башка районнарда да шулайдырмы, юктырмы, ә менә Азнакайда һәркемне зур юбилее белән район башлыгы үзе килеп котлый. Беренче тапкыр кулыңа паспорт алу да күңелле тантанага әверелә аларда. Җиләк бәйрәмнәре дә Чатыр тау якларында гына түгел микән әле? Азнакайлыларның көтеп алган иң күңелле көне бу – автобусларга төялеп, яше-карты җиләкле болыннарга тарала. Берәү дә җәй нигъмәтеннән авыз итми калмый бу көнне. Үзләре бара алмаганнарга чиләге белән җыеп алып кайтып бирәләр. Кичен исә Азнакай урамнары җиләк исенә күмелә. Урамы-урамы, йорты-йорты белән берләшеп, урамнарга зур-зур табыннар корыла. Җиләк кагы, җиләк кайнатмасы, җиләк ширбәте, җиләк бәлеше... сыйлан, авыз ит!

Иң беренчеләрдән булып үзләрендәге ятимнәр йортын бетерүчеләр дә азнакайлылар. Аларның бер Чалпы авылында гына да дистәләгән ятимне сыендырган сигез гаилә яши. Никадәр бала әти-әниле, туганлы, туган нигезле булган дигән сүз бит!  Ул балалар арасында сәламәтлеккә туймаганнары да, акыл үсеше тоткарланганнары да бар. 

Рушания һәм Әзһәм Галиевлар гаиләсендә 11 бала. Икесе – Рушания апаның үзе тапкан уллары, калганнары... Калганнары да үзләренеке! 
Барып күргәнче үк, мин аларны нәкъ шушылай күзаллаган идем – миһербанлык бөркелеп торган көләч йөз, сабыр акыллылык... Тугыз ятимгә бирерлек җан җылысын каян алган алар?
– Без башта Алинәне генә алып кайткан идек. Балалар йортында абыйсы белән энесе калган икән. Кунакка гына алып кайткан җирдән, малайлар: «Без сездә калабыз, китәсебез килми», – дигәч, Алмаз белән Айнур да безнекеләр булып куйды. Алмаз – коррекция мәктәбендә укый торган бала. Мәктәптә гел елап кала. «Тагын шундый берәр бала юк микән? Бер-берсенә иптәш булырлар иде», – дип, Максимны алып кайттык. Аннары менә Айгөл һәм Айнур Каюмовлар... Әбиләре белән генә авылда үскәннәр, әбиләре үлгән. «Бер дә ияләшә алмыйлар, авылны сагыналар», – дигәч, кызгандык. Аннары Гөлнараны, Данилны, Люданы алдык. Данил быел мәктәпкә барасы. Татарча бик матур сөйләшә. Кайтканда «юк» дигән сүзне генә белә иде, – ди Рушания апа, шулкадәр дә Әзһәм абыйның үзенә охшаган төпчек улларының башыннан сыйпап.
– Безгә 11 сыман да түгел алар. Өйдә берсе генә булмаса да, юксындыра. Үзләре дә татулар. Килгән бер кеше: «Ничек сезнекеләр сүз тыңлый?» – дип аптырый. Тыңлыйлар шул. Бер-берсен бик яраталар, бөтен эшне бергәләп эшлиләр, берсенең кайтканын берсе көтеп кенә тора, – ата-ананың һәр сүзеннән балалары беән горурлану сизелә.
Алмаз, әтисе белән әнисе кебек, Галиев фамилиясендә. «Кызгандык. Акылга да сау түгел, кая барыр бу бала, дидек тә, үз балабыз итеп яздырдык», – ди Рушания апа. Без күрешкән көнне балаларны Казанга циркка озату хәстәре белән йөриләр иде. Күп балалы гаиләләргә районның бүләге икән. «Бер генә бәйрәмнән дә калдырмыйлар. Бездә авыру балалар өчен махсус Сабантуйлар, Чыршы бәйрәмнәре дә уза», – ди алар.   

Рәмилә һәм Фәрәгать Зәкиевлар – Азнакай районының Ирекле авылыннан. Үзләренең өч уллары янына тагын дүрт ятимне сыендырган олы йөрәкле бу гаиләдә – җиде баланың кайсыларын үзләре тапкан, кайсылары тәрбиягә алынган – аңларлык та түгел. Тыңлап торсаң: безнең Айгөл, безнең Маша, безнең Вика...   
– Ирек белән Радиктан соң ук бер кыз баланы тәрбиягә аласыбыз килгән иде инде. Ничектер, ул вакытта уйда гына калды. Аннары менә Камилебез туды. Бик авырлык белән, 700 граммлы гына булып дөньяга килде ул. «Теге вакытта ниятебезне тормышка ашырмаганга, Аллаһы Тәгаләнең сынавы булдымы», – дип, Камил исән-сау үсеп китсә, берәр ятимне сөендерү уен күңелгә салып куйдык та, 2008 елда Минзәлә балалар йортыннан 8 яшьлек Айгөлне алдык. Тагын ике елдан Каринаны алып кайттык. Казандагы гадәти бер гимназиядән, дәрестә утырган җирдән алып чыгып бирделәр аны. 3 нче сыйныфта укый иде. Кемнәр, ничек укыткан, ятим балага ничек тә ярар, дигәннәрме, безгә кайтканда бер хәреф тә танымый иде. Тырыша торгач, алдырып китте үзе. 
2014 елда Виктория белән Машаны алдык. Маша авылдагы урта мәктәпне тәмамлады, өч кызыбыз коррекция мәктәбендә укыдылар, – ди әниләре. 

Викадан кала, кызларның өчесе мәктәпне тәмамлаган инде. Айгөл – штукатур-маляр, Маша – ашчы һөнәрен үзләштергән. Ә Кариналары әле студент. Көн дә иртән машина белән илтеп куя, барып ала аны Рәмилә апа. Викалары узган ел Кырымда ял итеп кайткан. Путевканы исә районнан бүләк итеп биргәннәр. 
Алар да Айгөлне үз фамилияләренә яздырган. «Тик торганнан гел елый торган булды. Нигә елаганын аңламыйбыз. Әтиләре: «18 яше тулгач, бездән китәсе булыр дип елый, ахрысы, бу бала. Әйдә, елатмыйк, яздырыйк үзебезгә», –  дигәч, Айгөлне үз кызыбыз итеп яздырдык», – ди әни кеше. Айгөл белән икесе дә социаль хезмәткәр булып эшли алар. Эшли дип кенә әйтү дә аз, ул аларның яшәү рәвешенә әйләнгән инде. 

Азнакай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев: 
– Бездә биш ел инде «Азнакай» шәфкатьлелек фонды эшли. Төрле җитәкчеләрнең, оешмаларның, эшкуарларның иганә акчаларына булдырылган фонд ул. Инвалидларга, ятимнәргә, күп балалы гаиләләргә, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм итү өчен оештырдык без аны.
Районда 3593 кеше төрле дәрәҗәдәге инвалидлык белән көн күрә. Алар арасында 276 бала да бар. Өч ел элек кенә инвалидлар саны дүрт мең ярым иде. Акрынлап, бу санны киметүгә ирештек. Хәзер халык та үз сәламәтлегенә игътибарлырак, спортка тартылучылар да күп. Инвалидларның саны кимүен без шуннан да күрәбез. Азнакайның үзендә инвалидлар өчен 13 төрдәге спорт тренажеры белән җиһазландырылган «Шәфкатьлелек» паркы ачтык. «Чатыр тау» комплексында инвалидлар өчен махсус җиһазландырылган спорт залы бар. Андый заллар авылларда да ачыла.  
Әле бөтен республикада ятимнәр йорты эшләгән вакытта да бездә инде андый оешмага ихтыяҗ калмаган иде. Районыбыздагы 186 тома ятим бала кабаттан әти-әниле булды, һәм аларның берсен дә читкә җибәрмәдек. Халык киң күңелле шул бездә, сау-сәламәт балаларны гына түгел, авыруларын, акылга зәгыйфьләрен дә сыендырдылар. Унар бала алучы гаиләләребез бар.
Бездә менә 65 бала коляска белән йөри. Аларның күбесе яшьтәшләре белән көн дә мәктәпкә укырга бара. Бу балаларга уку, хәрәкәтләнү өчен шартлар тудыру безнең бурыч. Авырумы ул, урында гына ята торган гарипме – берәү дә үзен кирәксез кеше итеп тоярга тиеш түгел. Һәрбер инвалид балага җитәкчеләрдән, депутатлардан берәр куратор билгеләдек. Гаилә үз проблемасы белән ялгызы гына калмасын өчен кирәк бу. Мөмкинлеге чикле һәркемне район башлыгы Марсель Шәйдуллин инвалидлар көнендә, бәйрәмнәрдә шәхсән үзе барып тәбрикли. Хакимият белән халык арасындагы күпер әнә шулай салына. Ай саен фонд утырышы була, гаризаларны район башлыгы үзе карый. Гозерләрне кире каккан очракны хәтерләмим. 

Балаларның ялларын оештыру, инвалидлар өчен Сабан туйлары, Яңа ел кичәләре оештыру, унынчы-унберенче сыйныфта укучы авыру балаларга компьютерлар, планшетлар, мөмкинлеге чикле кешеләргә заманча коляскалар, каты авыручыларга дәвалану, тернәкләнү мөмкинлеге тудыру – фондның эшчәнлеге якынча шуннан гыйбарәт. Бер баланы Германиягә дәваланырга җибәрдек, берсе Мәскәүдә дәваланып кайтты, ике балага гәүдәне туры тотып йөрү мөмкинлеге бирүче экзоскелет алдык. 12 кешене атна саен Бөгелмәгә гемодиализга йөртәбез.... 100 баланы Казанга алып барып, җентекле тикшерү уздырдык. 

Халык үзе дә бик актив. 114 иҗтимагый оешма эшли бездә. Иң көчлесе – инвалидларныкы. Предприятиедә мөмкинлеге чикле өч кеше булса да, без аларга инвалидлар оешмасы төзергә кушабыз. Башкасын әйтмим дә, хәтта балалар да хәйрия белән шөгыльләнә. «Шәфкатьлелек» видеомарафонында шушы балалар көче белән кырык меңгә якын акча җыелды. 

Әнә шулай бергә тотынсак кына җәмгыятьне үзгәртергә була. Бергәләп хәл иткәндә, иң зур проблеманың да чишелеше табыла. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар