Сәйләннән үреп ясалган «Тукай илендә» кунакта без.
Өздереп сандугачлар сайрый, берсеннән-берсе зифа яшел каеннар күзне иркәли, әнә агачлар арасына качкан Шүрәленең дә күзләре ялтырый, Былтыры да, балтасын кыстырып, урманга юл алган. Алтын тараклы Су анасы да, Кәҗә белән Сарык та, бүреләр дә монда, пар атлар да туп-туры Казанга юл тоткан... Юк, Тукаебыз китабын укып утыруым түгел. Әкияткә дә килеп эләкмәдем.
Ә чынбарлыкта, үз күзем белән күргәннәрне сөйлим. Сәйләннән үреп ясалган «Тукай илендә» кунакта без.
Тукай иҗатын белмәгән, яратмаган кеше юктыр... Ләкин аңа кечкенәдән үк җаны-тәне белән гашыйк булып, иҗатына, чын мәгънәсендә, җан өреп, аны мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән иҗади кешеләр дә шактый. Мөсәмирә апа белән Вакыйф абый Сәлиевләр өенә килеп эләккән кеше Тукайны тагын да тирәнрәк өйрәнә алыр иде. Энә очы кадәр сәйләннәрдән ябыштырып кына түгел, ә чигеп, үреп ясалган кул эшләреннән зур күргәзмә залы ачарга мөмкин. Бөртекләп җыеп эшләнгән матурлык белән якыннан таныша башлаганчы, гаҗәеп талантлы кешеләрнең тормыш юллары белән кызыксынам...
Сугыш чоры балалары алар. Тормышның бар авырлыкларын да күреп, ачлы-туклы заманда, юкны бар итеп яшәгән кешеләр. Икесе дә күрше төбәк Чувашиядән. Шыгырдан авылы кызы Мөсәмирә апа якында гына урнашкан күрше Тимәш авылында еш кунак булган. Кызчыкка Вакыйф абый балачактан күз салып куйган, бергә уйнап үскәннәр. «Барыбер Мөсәмирәгә өйләнәм», – дип әйткән сүзләрен бүген дә кабатлап: «Һәм беркемгә дә бирмәдем, өйләндем. Шөкер, 55 елга якын иңне-иңгә куеп яшибез», – диде Вакыйф абый.
– Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен әдәбиятыбыз, сәнгатебез дөньясы аеруча кадерле. Кечкенәдән Тукайга гашыйк булып үстем. Әти-әнием аның шигырьләре, җырлары аша тәрбияләде. Әни бик оста тегүче иде. Өйне дә үзебез теккән, чиккән кул эшләре белән бизи идек. Ә мәктәптә ана теленә карата мәхәббәтне укытучылар сеңдереп үстерде. Татар җыры ишетсәк, бөтен эшебезне ташлап тыңлый идек. Тукайга гашыйк булып үсүемә сөенеп туя алмыйм. Аның иҗаты кешелекле, эш сөючән, намуслы булырга, кеше әйберенә кызыкмаска өйрәтте. Нинди генә авыр вакыт булса да, Тукайны искә төшерә идем. Ул бирешмәгән, түзгән, дип юата идем үземне, – дип дулкынланып сөйли Мөсәмирә апа.
Казан педагогика институтын тәмамлаган Мөсәмирә апа, сайлаган һөнәренә тугры калып, укытучы булып эшли. Башта мәктәптә балаларга белем бирә, аннары хезмәт юлын Казан медицина көллиятендә директор урынбасары вазыйфасында дәвам итә. Вакыйф абый диңгез флотында хезмәт итеп, башта фәнни институтта, аннары секретный заводта бик җаваплы вазыйфалар башкара. Кызлары Диләрә белән Лилия дә изге һөнәр ияләре – медицина юнәлешен сайлаганнар. Ләкин кайсы гына өлкәдә хезмәт куйсалар да, гаиләләре белән кул эшләреннән башка тора алмыйлар.
Үз балаларына да, укучыларына да, хәзер инде оныкларына да Тукай иҗаты аша тәрбия биргән ханымны бу иҗат эшләренә шагыйрьгә булган мәхәббәтеннән бигрәк, тормышындагы зур югалту алып килә. Әнисе вафатын әтисе бик авыр кичерә. Озак еллар матур пар булып яшәгән әти-әнисен бер тапкыр да изге догасыннан калдырмаган Мөсәмирә апа бу вакытларны үзе дә күз яшьләре белән искә ала. Әтисенең хәсрәткә бирелгән күңелен бераз булса да күтәрү өчен нишләргә белмәгән кызының төшенә чигелгән түбәтәйләр керә.
– Әле сәйлән белән чигелгән түбәтәйләр юк иде. Дөресен әйткәндә, сатып аласым да килмәде. Шуңа тиз арада түбәтәй тегү курсларын тәмамладым да, тимерчыбыктан сөйләннәр ясап, үз кулымнан эшләнгән түбәтәйне әтинең башына кидерттем. Соңрак башка төрдәгеләрен тегеп бүләк итсәм дә, салып, шушы беренче түбәтәйне кия торган булды һәм соңгы көннәренә кадәр шуның белән генә йөрде.
Вакыйф абый Колшәриф мәчетен чигеп ясау конкурсы турында ишетеп ала да, оста куллы хатынын катнашырга өнди. Чигү өчен станок ясап бирә, башка ир-ат эшләрен дә үз кулына ала. Рамнар әзерләү, агачтан, тимердән кирәк-яраклар ясау, иң мөһиме: илһамландырып, ышандырып, ярдәм итеп тору – Вакыйф абый эше.
– Колшәрифне эшләп бетергәч, төне буе йоклый алмадым. Шуның манарасыннан азан тавышы ишетелә кебек тоелды. Гомумән, миңа идеяләр төнлә килә, төшемә дә керә, аннары уянып китәм дә хыялланып ятам. Шул хыялларны чынбарлыкка әйләндерәм. Үзем чигеп ясаган «Айга менгән Зөһрә кыз» картинасында да Зөһрә, күлмәкләрен җилфердәтеп, салмак кына атлый кебек. Хәтта агачлар шаулавы, айның серле елмаюы да сизелә. Сара Садыйкованың 100 еллык юбилеена сәйләннән чигеп ясалган портреты да җанлы кебек чыккан иде. Бер рәссам карандаш белән генә рәсем ясап биргән иде, мин аны чиктем.
Ул Тукайның балачагы узган Кырлай авылы булып чыкты. Шул эшләрне күреп, якташлары хәтта елап җибәргән иде. Дөрестән дә, Тукай арабызда кебек. Әнә Мөсәмирә апа чигеп ясаган зур портреты аша серле елмая. Уйчан күзләреннән сөенеч чаткылары күренә. Әйтерсең, иҗатының нәкъ шушы юнәлештә киләчәк буынга тапшырыласына сөенеп тора. Вакыйф абыйда да шагыйрьлек сәләте ачылган. Хатыны Тукай шигырьләрен сәйләннән «үрсә», ул сүзләрдән шигырьләр «тезә». Һәр кул эшенә – бер шигырь! Менә шундый иҗади тандем булып яши алар.
Соңгы елларда бер-бер артлы ике инсульт кичергән Мөсәмирә апаның йөрәгенә авыр операция ясаганда инде өметләрен өзгән табиблар да могҗизага ышана – ул исән кала. Шушы авыр сынаулардан соң да матурлык тудыруын дәвам итә ул.
Эшлисе килмәгән вакытларда каян көч табасыз дигән соравыма аптырап ук калды.
– Без эшләп үскән, авырлыкларны да эшләп җиңгән балалар. Арымыйм, киресенчә, көч кенә җыям. Җырлый-җырлый, рәхәтләнеп эшлим. Хәзерге балалар да эштән курыкмасын иде.
Табигатьтә үскән, хезмәт сөйгән балаларның күңелендә начарлык булмый. Шушы кул эшләрем алдагы көндә балаларны тәрбияләрлек булсын иде. Эшләремне чит илләрдән сорап килүчеләр булды, күбесен бүләк иттем. Ләкин төп эшләрем Татарстанда калырга тиеш. Шушы теләкләремне хуплаган иремә, кызларыма, кияүләремә, оныкларыма рәхмәт. Һәркайсы – минем таянычым, ярдәмчем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк