Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Һәркемнең матур сыйфаты бар...»

– Үскәч кем буласың? – Нурзидә апа кебек татар теле укытучысы! Класста кызларның барысының да җавабы бер. Укытучының сәнгатьле сөйләвенә, матур киенүенә, кирәк вакытта шаярта, нәкъ син көтеп торган чакта ярдәм итә белүенә соклана идек һәм аның кебек буласы килә иде.


– Үскәч кем буласың?
– Нурзидә апа кебек татар теле укытучысы!
Класста кызларның барысының да җавабы бер. Укытучының сәнгатьле сөйләвенә, матур киенүенә, кирәк вакытта шаярта, нәкъ син көтеп торган чакта ярдәм итә белүенә соклана идек һәм аның кебек буласы килә иде.

Нурзидә Шәрәф кызы Кукмара районының «Березняк авылы Х. В. Ваһапов исемендәге төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә 25 ел татар теле һәм әдәбияты дәресен укытты. (Алдан ук шуны әйтеп куйыйм: без, авыл балалары, бер укытучыга да әтисенең исеме белән дәшми идек. Шуңа язмамда да укытучымны «апа» дип язуыма аптырамагыз.) Хәер, сүзләрем ничек кенә сәер тоелмасын, дәрес бирү укытучы эшенең меңнән бер кыйпылчыгы гына иде. Нурзидә апа безнең белән мәктәптә «яшәде», укучылар тормышындагы бер генә вакыйга, бәйрәм дә аннан башка узмый иде.


...Кыңгырау шалтырады, чираттагы дәрес – татар әдәбияты. Кабинетка килеп керсәк, укытучы өстәлендә дистәләгән китап, әсәрдән өзек яздырылган пластинканы уйнатырга патефон корылган, аерым өстәлдә газета-журналлар ята, тактага зур портрет беркетелгән. Әһә, бүген Әмирхан Еники иҗатын өйрәнә башлыйбыз икән. Әдәбият белән кызыксынган берничә укучы дәрес башланганчы китапларны, язучы иҗаты турында язмалар басылган матбугатны караштыра башлыйбыз. Нурзидә апа читтән күзәтә, тәртипләп тезелгән өс-тәлнең астын өскә китерсәк тә, дәш-ми. Безгә ачарга ярамаган серле шкафының ишеген каерып ачып куеп, диафильм тасмаларын барлый. Димәк, бүген дәрес бик кызык булачак. Хәер, аның һәр дәресе кызык уза. Хәтта әсәрне укып килмәгән өчен борчылуыңны да онытып, әдәбият дөньясына чумасың да, укытучы туктап калган кызык урыннан соң нәрсә булганын белү өчен кулыңа китап аласың. Юк, әле башта укыган кыяфәт белән алдап карыйсың. Узган дәрестә колакка кергәннәрне җиңел генә әйләндереп-тулгандырып сөйләп чыктым. Котылдым дигәндә генә сорау яңгырый:
– Әнә шул мөһим вакыйга алдыннан геройның эчке кичерешләре сурәтләнгән урынга тирәнрәк тукталыйк әле.
Беттем! Укытучы сине дөм батырып бетерми анысы, тик оялырга мәҗбүр итә, һәм икенче көнгә инде шәпләп укып киләсең.
Ул чакта өлгерешне район, республика күләмендәге олимпиада нәти-җәләренә карап билгелиләр иде. Ә без татар теле буенча ел саен призлы урыннар алып килдек.
– Дәрестән соң бүген китапханәгә барабыз.


Яңа язучының иҗатын узган саен, Нурзидә апа безне китапханәгә алып бара иде. Китапханә аерым бинада урнашкан. Кышкы салкын биттән чеме-тәме, коеп яңгыр явамы — йөз метрны Нурзидә апа артыннан йөгереп узабыз. Аннан ул һәркайсыбызга китап сайлаша: яхшырак укучыларга калын романнар алып бирә. Укырга яратмаучыга юкарак китап тоттыра да:
– Әйдә, энем, биш көндә шушы китапны укып чык, дан булсын, классташларыңның исе китсен, – дип, укырга яратмаган балада азарт уятып та өлгерә.


...Бүген безнең шигырь ятлый торган көн. Юк ла, программа буенча бирелгәнен түгел. Һәр укучы атнага бер шигырь ятларга тиеш иде. Аны үзең эзләп табасың, шигырь дәфтәренә матур итеп күчереп аласың һәм ятлыйсың. Аннары иң авыры – сыйныф алдында сөйләргә кирәк. Ятлавын ятлыйбыз ла аның, ә менә сәнгатьле итеп сөйләмәсәң, логик басымны бутасаң, кисәкчәләрне кушасы урында кушып, аерасы урында аерып әйтә белмәсәң – беттең! Киләсе атнада ике шигырь тапшырасы була! Шуңа сәнгатьле сөйләү сәләте булганнарга шигырь укып күрсәтәбез, басым төшәсе, аерып әйтәсе, туктап торасы урыннарын карандаш белән билгеләп куябыз. Нурзидә апа шулай итеп бездә шигърияткә мәхәббәт уяткан, сүз тәмен тоярга өйрәткән икән бит! Шуның өстенә әле бердәмлеккә дә өндәгән, чөнки бөтен укучы да вакытында тапшырса, сыйныф алдынгылар рәтенә чыга, димәк, бергәләп тырышырга кирәк.


...Дәрес тәмам. Бер катлы мәктәпнең озын коридорындагы нәкъ татар теле кабинеты янында турник итеп кулланылган штанга куелган. Спорт залы юк, көн салкын булганда безнең физкультура дәресләре шунда уза иде. Нурзидә апа тәнәфескә безнең белән бергә чыга. 
– Кабинетка кереп утырырга өлгерерсез, йә, кем озаграк «эленеп» тора ала? – ди дә, ике куллап шул штангага ябыша. Малайларның укытучы белән ярышасы килмиме инде?! Букчаларын идәнгә тотып аталар да шул штангага атылалар. Дәрес арасында бераз тәннәрне язып алу булган инде бу.


Миңа мәктәптә бердәнбер «ике»лене дә Нурзидә апа куйды! Гел «биш»легә укыган мәктәпнең иң алдынгы кызына тотты да «ике»ле куйды! Инша язылган дәфтәрне өйдә онытып калдырган өчен. Мәктәп белән өй арасы – 500 метр, кайтып килим әле, дим. 
– Юк, онытып калдыргансың икән, башкалар белән бертигез җәзасын да аласың, – диде. 


Бик зур сабак булды ул миңа. Кирәк-ярагыңны җыеп йөрергә генә түгел, масаймаска, тыйнак булырга да өйрәтте.
Инша язарга ярата идем үзе: 18 битле бер дәфтәргә бары ике тема «сыя» иде. Ә менә матур язу минеке түгел инде. Башыңда шулкадәр фикер, әйтәсе сүз булганда бармаклар ничек матур итеп язарга өлгерсен инде, йә?! Нурзидә апа һаман шул язуны матурларга тырыша, сызгалаган өчен билгемне дә төшерә иде әле хәтта.


– Язуыгыз энҗе бөртеге кебек булсын! Ул сезнең күңел көзгесе, – ди иде укытучы. Мәктәпне тәмамлаганга инде 24 ел узган. «Истәлекләр дәфтәре»н карап утырам: барыбызның да язуы бертөрлерәк, әмма шул ук вакытта кем язуы икәнен дә танып була. Хәтта егетләр дә шундый матур итеп язган! Язмыйча, кулыңа каләм алуга Нурзидә апа сүзләре искә төшә: күңелне матур итеп күрсәтәсе килә.
«Ике»лесе истә, тик Нурзидә апа-ның ачуланганын хәтерләмим. Укучы берәр ярамаган эш эшләсә, ул аның белән үзе күзгә-күз калып сөйләшә башта. Нигә шулай кылануының сәбәбен ачыклый. Аннан үз киңәшен бирә, тик бервакытта да сыйныф алдында сүкми. Безнең иң шаян малайлар да татар теле дәресендә үзгәреп китәләр иде. Юк, алар укытучыдан курыкмый. Алар аңа ышана, ни генә булса да укытучы белән аңлашып булачагын белә, үз итә иделәр. 


...Театр атналыгына һәр мәктәп спектакль әзерләргә тиеш икән. Тагын Нурзидә апага чабабыз: нинди әсәр сайларга, ничек куярга? Батулланың «Кичер мине, әнкәй» драмасын сәхнәләштердек бер елны. Көн саен кич репетициягә төшәбез. Үз вазыйфасына кермәсә дә, Нурзидә апа да безнең белән: ул, режиссер кебек, һәр хәрәкәтне, һәр сүзне дөресли, уйнап күрсәтә, кем нәрсә киясен уйлый. Миңзифа роле өчен район күләмендә «Хатын-кыз ролен иң оста башкаручы» дигән диплом күтәреп кайттым бит тәки! 


– Иртәгә каникулның беренче көне, өйдә тик ятмагыз. Көндезге бердә чаңгыларыгызны киеп, савытлар алып безнең өй янына килегез, чишмәгә барып кайтабыз. 
Каникул алдыннан уза торган линейкада Нурзидә апа шундый белдерү ясый.
Чишмәнең иң ерагына авылдан биш чакрым барасы. Бер көтү бала ияртеп, берүзе ни йөрәге белән чыгып киткән икән ул?! Тезелешеп, Нурзидә апа салган эздән шуабыз. Ул, вакыт-вакыт туктап, арттагыларның хәлен белә. Аннан тагын кузгалабыз. Бераз баргач, барыбызны бер тирәгә җыя да, шушы урын турында сөйли башлый. Кортлык чишмәсе, Әсән тавы, Икеара басу... Алар ник шулай аталган, авыл янындагы посадканы кем утырткан — барысын да сөйли. Аннан тагын кузгалабыз. 


Арып-талып чишмәгә килеп җиткәч, Нурзидә апа үзе барыбызның да шешәләренә су тутырып бирә. Мондый сәяхәттән соң йокының тәмлелеген белсәгез! Әле шул чишмә тавышы колакта бик озак чылтырап тора, юлда ишеткәннәр төшкә керә... Ә җәйге каникулда чәйләр, тәм-том салган биштәрне асып, шул чишмәгә велосипедта барабыз. Чишмә янында тамак ялгап алгач, «Куышлы», «Әбәкле», «Йөзек салышлы» уйнап алабыз. Чишмәдән соң Нурзидә апа безне өч кенә өйле Тәмле Чишмә авылына алып керә. Аның тарихы, халкы, бүгенге авылларның киләчәге турында сөйли... Тәмам хәлдән тайгач, кояш баешында өйгә кайтып керәбез. Мондый онытылмас сәяхәтләр безне берләштерә, укытучыга якынайта иде.


...Миңа һөнәрне дә Нурзидә апа сайлашты. Хәер, миңа гына дип әйтү дөрес булмас. Берничә укучысын театр училищесына җитәкләп үзе алып барды, имтиханга әзерләнгәндә киңәшләрен бирде ул. Аның укучысы Алсу Хәбетдинова бүген Татарстанның атказанган артисты. Безнең авыл мәктәбендәге яшь коллективта барысы да аның укучылары. Башка район һәм шәһәрләрдә ул укыткан татар теле укытучылары әллә ничә дистә. Ә миңа, җиденче сыйныфтан ук, син яза беләсең, журналистикага барырсың, ди торган иде. Ул чакта тере журналист күргән юк, аның ни эшлисен дә белмим. Алай да Нурзидә апа киңәше белән район газетасына, балалар газеталарына хәбәрләр, язмалар әзерләп җибәрә башладым. Газетада үз исемеңне күрү бик рәхәт икән лә! Укытучым алып барган «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәгенең иң актив әгъзасы булдым. Авылда минем каләм язмаган кеше сирәк булгандыр. 


«Һәр кешенең матур сыйфаты бар ул, күрә белергә кирәк», – дип өйрәтә иде укытучым. Нурзидә апа мине район газетасына экскурсиягә дә алып барды. Газетаны ничек эшләгәннәрен шунда беренче тапкыр күрдем. Редакция тормышына беренче адым шулай салынды. Аннан «Алтын каләм» бәйгесендә җиңеп, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем алдым. Инде 18 ел – газетада, үз эшемне бик яратып эшлим.


Нурзидә апа бүген лаеклы ялда. Хәер, аның ял итәргә вакыты да юк. Кышын чаңгы-чана шуу бәйрәме уздыруда катнаша, җәй буе велосипедта йөри. Кичләрен авыл апаларын җыеп, авыл әйләнә. Мәдәният йортындагы бер генә чара да аннан башка узмый. Юбилей, туйга баручылар башта аның янына сугыла, чөнки Нурзидә апа бик матур итеп котлау тексты, шигырьләр язып бирә. Ул бүген дә китапханәгә йөри. Яңа чыккан китапларны да, классик әдәбиятны да укый. Спектакльләр, аларның куелышы белән дә кызыксына. Тел, әдәбият, мәдәният язмышы өчен борчылып яши. 


Бүген уйлыйм да, шуны аңлыйм: Нурзидә апаның эш алымнары аңа булган хөрмәтебезне арттырган икән ләбаса. Укучыларын үз итеп уйнап-көлеп йөргән, кирәк чакта ярдәм кулы сузган, киңәшен биргән, адашканда юл күрсәтеп җибәргән укытучыны ничек хөрмәт итмисең инде?! Әнә шул үзенә булган хөрмәте аша Нурзидә апа туган телебезгә, әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга карата мәхәббәт уята алды бездә. Үз балаларымның мәктәптәге хәл-ләрен тыңлаганнан соң, күп кенә укытучыларның бала күңелен яулый алмаулары борчый мине. Әйе, бүгенге балалар башка, аларның кумиры булу өчен бер генә түгел, биш башка югары булырга кирәктер. Тик бала күңелен кешелеклелек, ярдәмчеллек, самимилек, гадилек һәм мәхәббәт белән тизрәк яулап буладыр... Безне үз артыннан ияртә алган Нурзидә Шәрәф кызы кебек!

 

Абдуллина Нурзидә Шәрәф кызы.
  I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
  Тормыш девизы: «Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес могҗиза булырга тиеш!»


Фотолар: Нурзидә Абдуллина архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар